Япониядә җир тетрәгәннән соң ишелгән йортларны сүтеп, кешеләрне коткарып йөрүчеләр бер яшь хатынның йорты янында туктадылар. Ишелгән йорт җимерекләрен тикшереп йөргән вакытта сәҗдә рәвешендә яткан бер хатынны күрделәр. Бу ананың башы һәм иң башлары яраланган, тәне суык, ягъни ул үлгән иде. Әмма әлеге ананың күкрәк астында төрелгән бер әйбере булган. Коткаручылар, ишелгән бинаның ташларын казып, шушы төрелгән әйберне алып ачтылар. Һәм ни гаҗәп: бу төргәктәге әйбер ананың баласы булып чыга. Һәм тагын да гаҗәбрәге: бу бала исән була. Әлеге өч айлык бала, әйтерсең, бер әйбер дә сизмәгән кебек тыныч кына йоклап ята. Җир тетрәнү башланганнан соң бу ана, сабыен коткару өчен, гәүдәсе белән аны каплап куйган була. Үзе исә яраланып үлә. Бала белән бергә төрелгән кәрәзле телефоны да килеп чыга. Коткару эшләрендә катнашкан кешеләр, әлеге телефонга язылган язуны бер-берсенә биреп укып еладылар, чөнки анда: “Балам, исән калсаң, бел: мин сине бик яратам!” – дип язылган була.
Хөрмәтле дин кардәшем, балаларын аналар кебек якын иткән һәм, кирәк булса, алар өчен җаннарын да бирергә әзер кешеләр юк, дип әйтсәк хата булмас. Югарыдагы вакыйганы укыганнан соң, бала булган һәр кеше үзенең әнисен аерым бер хөрмәт белән олыласын иде. Әниләрнең кадерен белеп, аларны хөрмәтләгән кеше үзе дә ике дөньяда хөрмәтле булыр. Пәйгамбәребездән килгән хәдистә: “Җәннәт әниләрнең аяк астында”, – дип әйтелә. Бу хәдиснең икенче бер ягы да бар. Әгәр дә әниләр рәнҗесәләр, әлбәттә, бу рәнҗеш безне дөньяда да, ахирәттә дә хәсрәтле итәчәк.
Мәхмүт хәзрәт ШӘРӘФЕТДИН, Казан шәһәре казые
Musulman.su