Чират

0
Чират

COVID-19 авыруы колач җәйгән саен, медицина хезмәткәрләренә һәм өлкә хөкүмәтенә авыруларны урнаштыру, хәлләрен җиңе­ләйтү буенча төрле чаралар күрергә туры килә. Шулай, Середавин исемендәге клиник хастаханәсенең авыруларны кабул итү бүлеген үзгәртеп корганнар, күптән түгел генә кайтарылган яңа компьютер томографына тест сынаулары үткәрә башлаганнар. Бу авыруларга диагностика үтүне уңай шартларда үткәрергә мөмкинлек бирәчәк.

В.Д.Середавин клиник хас­таханәсенең хирургия бүлеге баш табибының урынбасары Рәсим Шәмсетдинов сүзләренә караганда, соңгы өч атнада коронавирус белән авыручылар саны бермә-бер арткан, шуңа хирургия бүлегенең бер өлешен аерып алып, анда “кызыл зона” оештырганнар, утырып торучылар өчен дә, ятып торучылар өчен дә өстәмә 40 урын булдырганнар. Кирәк булганда, шунда ук ашыгыч медицина ярдәме күрсәтергә дә була.

– Бу елның апреленнән башлап, өлкә клиник хастаханәсе инфекцион госпитальгә әве­релде, – дип сөйли рентген бүлеге мөдире Алексей Юдин. – Шул вакыттан бирле 23186 компьютер томографиясе үткәрелгән. Авыручылар саны күп булганлыктан, федераль бюджет хисабына яңа томограф кайтарылды. Әлегә ул тест режимында гына эшли, ләкин берничә көннән ул инде “кызыл зона”га күчереләчәк.

Тәүлегенә бер аппарат аша уртача 180 – 185 кеше үтә. Ә яңа томограф бигрәк тә уңайлы, ул үпкәгә ничә процент зарар килүен дә күрсәтә. Нәкъ шушы күрсәткеч авыруның хәле никадәр авыр булу-булмавын раслый, дөрес дәваларга мөм­кинлек бирә.

Кайтарылган аппарат Середавин хастаханәсендә чиратларны киметәчәк, дип ышаналар табиблар.

Эльвира РӘФЫЙКОВА.

Бердэмлек