Чит төбәкләрдәге матбугат чарасы мөхәррирләре: «Бүген һәр укучы өчен көрәш бара»

1
48


Татар газеталарының киләчәге бармы һәм аларны бүген нинди проблемалар борчый? Чит төбәкләрдән килгән татар телле матбугат чаралары мөхәррирләре белән шул хакта сөйләштек.

Соңгы елларда татар теленә карата игътибар күзгә күренеп артты. Телебезне саклау — бүгенге татар халкының иң мөһим бурычларының берсе. Татарстан Републикасы Президенты каршында татар телен саклау һәм үстреү комиссиясе төзелде, шул максатка юнәлдерелгән төрле әдәби бәйгеләр, чаралар үткәрелә. Телебезне саклау һәм үстерү эшендә татар телендәге матбугат басмалары да гаҗәеп зур роль уйный. Сүз Татарстандагы басмалар турында гына түгел, ә республикабыздан читтә, башка төбәкләрдә һәрдаим чыгып, шунда яшәүче татарларны сөендереп килүче газета-журналлар турында да бара. Татар матбугатының бүгенгесе һәм киләчәге нинди һәм аның язмышы өчен кем кайгыра? Туган җиреннән читтә яшәүче татарлар өчен матбугат басмалары кирәкме? Бу сорауларны төбәкләрдәге татар телле матбугат басмалары вәкилләренә бирдек. Бу көннәрдә алар татар дөньясы башкаласы — Казанга җыелган иде.

«Бүген һәр укучы өчен көрәш бара»


Рәмзия Габбасова, Удмуртия Республикасының «Яңарыш» газетасы баш мөхәррире:

Матбугатның хәле бүгенге көндә мактанырлык түгел. Ләкин без, чит төбәкләрдә яшәүче татарлар, үзебезнең «Яңарыш» газетасы булуы белән чиксез горурланабыз. Чөнки безнең газета — Удмуртиядә яшәүче татарларны берләштерүче бердәнбер матбугат чарасы, газетаны милләттәшләребезне берләштереп әйдәп баручы паровоз дип атыйм мин. «Яңарыш» газетасы, чынлап та, татарларны берләштерүгә зур өлеш кертә, милли оешмалар белән тыгыз эшли, аларның эшен, татарларның тормышын актив яктыртуы белән үзенчәлекле.

Бүгенге көндә газетабызның 4 мең тиражы бар. Хәзер «урак өсте» — басма матбугатка язылу кампаниясе бара, без әлеге тиражны саклап калырга тырышабыз. Укучыларыбыз белән бик күп очрашулар уздыра идек, пандемия аркасында массакүләм чаралар үткәрү тыелды, чикләнде, мөмкинлекләребез кимеде. Халык белән очрашулар кимегәч, газета белән укучылар арасы ерагайды. Өметсез шайтан гына диләр, шулай да без атна саен халык белән очрашырга авылларга чыгабыз, мәктәпләргә барабыз, үзебезнең барлыгыбызны белдерәбез, милли оешмалар белән берлектә телебезне, йолаларны, гореф-гадәтләрне сакларга тырышабыз.

Бүгенге көндә һәр газета укучы өчен көчле көрәш бара. Кызганыч, өлкән буынның күбесе аралардан китә, яшьләрнең татар газеталарын укырга теләкләре юк, теләкләре булса да, мөмкинлекләре булмаска мөмкин. Пандемия аркасында быел укучыларыбыз газеталарны вакытында ала алмады. Бу безгә тиражны туплауда тагын бер киртә булып тора.

Киләсе елга газетабызның 30 еллыгын каршыларга җыенабыз. Бу уңайдан укучыларның фикерләре белән дә кызыксынабыз, яңа сәхифәләр кертергә тырышабыз. Газетабыз турында бары тик уңай фикерләр генә ишетәбез. Өлкән, басма матбугат укып үскән буыннар «Яңарыш» ны бик яратып укый. Күбрәк мактау сүзләре ишетергә туры килә. Кешеләрнең уңай фикерләрен ишетү безне канатландыра. Киләчәккә планнар билгеләгән вакытта аларның әйткән сүзләрен истә тотабыз.

Хәзер интернет, социаль челтәрләр заманы. Бу басма газеталарга комачау итмиме?

Әлбәттә, заман үзгәргән саен таләпләр дә үзгәрә, заманчалаша. Ләкин барыбер 40 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен газетаны башыннан ахырына кадәр бер хәрефен дә төшереп калдырмыйча укып чыгу, аны көтеп алу, исен иснәү ләззәт бирә. Алар шушы хисләрен безгә дә язып җибәрәләр.

Яшь буын интернеттан укыйбыз дигән сылтау таба. Ә без бит интернетка газетаның тулы версиясен түгел, кызыксындыру өчен өзекләрен куябыз. Без дә заманнан артта калышмыйбыз, социаль челтәрләрдә актив эшлибез, сайтыбыз да, Аллага шөкер, яхшы гына эшләп килә. Ләкин газетаның киләчәге бүгенге көн белән генә туктамый әле, аның киләчәге бар. Чөнки бүген газетага ихтыяҗ бар. Бөтен кеше дә интернетта ике-өч җөмлә укып кына канәгатьләнми, мәсәлән, бездә күп кешеләр әдәби битләрне, проза, хикәяләр, шигырьләрне яратып укый. Менә шушы битләрне укыр өчен генә дә газетага язылалар. Күп кеше телепрограмма алыр өчен дә языла. Һәр кеше кызыксынган темасына мәгълүмат таба ала. Газетабызда шулай ук яңалыклар, татар халкының тормышы, дин, вәгазьләр, яшьләр һәм балалар өчен «Алтын йомгак» битләре бар.

«Татар халкы үлмәгән кебек, аның матбугаты да үлмәячәк»


Фәннур Гәйсаров, Оренбург өлкәсе «Яңа вакыт» газетасы баш мөхәррире:

Татар басма матбугаты өчен мин әлегә куркыныч күрмим, ул әле яши, яшәр дип уйлыйм. Әлбәттә, кыенлыклар бар: татар кадрлары җитми, акча мәсьәләсе дә кискенрәк. Әмма үзебезнең газетаны сакларга тырышабыз. Киләсе елга басмабыз 30 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге вакытта басма татар матбугаты бик кирәк. Социаль челтәрләр күп, алар да яшәргә тиеш, ә менә басма матбугат чаралары аз. Һәм без аларны саклап калырга тиешбез.

Кызганыч, тиражлар кимеде. Газетабызның бер меңнән артык тиражы бар, атна саен чыга. Дүрт кенә битле булса да, мәгълүматны сыйфатлы һәм мөмкин кадәр кызыклырак итәргә тырышабыз. Кечкенә газетаның тиражын үстерү бик кыен, укучыга күбрәк мәгълүмат кирәк. Газетаны берүзем чыгарып киләм.

Иң беренче чиратта, татар дөньясы, мәдәнияте, теленә карата чараларны яктыртабыз. Татарстандагы иң мөһим, иң кызыклы материалларны бастырабыз. Районнардан күп кенә укучыларыбыз яза. Алар безгә бик нык ярдәм итә.

Без — гел белемгә омтылган халык, шуңа күрә газеталар да яшәячәк. Татар халкы үлмәгән кебек, аның матбугаты да үлмәячәк.

«Укучыга интрига кирәк»


Гөлия Гыйнатуллина, Чувашия Республикасы «Вакыт» газетасы мөхәррире:

Укучыларга интрига кирәк. Хәзерге заман кешесе шоу-бизнес, гыйбрәтле хәлләр турында яратып укый. Ә без халык тормышы, дини темаларга караган язмалар бастырабыз. Әллә халык укырга яратмый, әллә үзебез мәгълүматны дөрес җиткерә алмыйбыз… Безнең якларда халык бик эшчән, бәлки укырга вакытлары юктыр.

Гадел Әхмәтҗанов


Кайбер социаль челтәрләрдә сәхифәләребез бар. Ул өлкәдә әле эшлиселәр алда. Мин үзем оператор да, язучы, журналист та, отчет та ясыйм — җитешеп булмый.

Чувашия татарлары автономиясе җитәкчесе Фәрит Гыйбатдинов вафатыннан соң, хәлләребез авырайды, проблемалар артты. Ул бөтен сорауларга җавап табып, эшне алып барган икән.

Фәнил Мусин, Марий Эл Республикасы Бәрәңге районының «Безнең тормыш» газетасы баш мөхәррире:

Иң төп проблема — татар басма матбугатларына кадрлар җитмәү. Кешеләр китә, яшьләрнең андый белеме юк. Аннан соң яшь буын татарчаларын гына түгел, газеталарны бөтенләй укымый башлады. Авылларда бераз карап барсалар да, шәһәрләрдә интернетта утыралар.

Гадел Әхмәтҗанов


Татарстан җитәкчелегенә төбәкләргә ярдәм иткәннәре өчен зур рәхмәт. Ләкин ярдәм күбрәк кирәк. Марий Эл Республикасы Татарстан белән янәшә генә тора, ә безнең өлкәдә үзебезнең татар газетасы юк. Бәрәңге районында кушымта чыгып килә, өлкәдә бөтенләй юк. Марий Элда чын татар газетасы чыгару белән кызыксынам. Бездә татарлар күп яши — ун меңләп тиражы булыр иде аның. Үз өстемә алыр идем, акчалата тарта алмыйм. Эшмәкәрләр бераз булышса, бик әйбәт булыр иде.

«Бушлай өләшсәң, укучылар күп»


Фәвия Сафиуллина, Екатеринбург өлкәсенең «Саф чишмә» газетасы баш мөхәррире:

Басма матбугатка язылучылар саны көннән-көн кими. Читтә татарларны үстерү ниятеннән, үзебезнең газетаны чыгарырга финанс кытлыгы булуга карамастан, газетаны бушка таратырга тырышабыз. Бушка килеп алып китәләр, «Беттемени?» — дип борчылалар. Аена 1,5 мең тираж чыга, ул үзебезгә дә калмый, алып бетерәләр. Әгәр дә инде аны сата башласак, кешеләр әз ала, ә укырга яраталар. Тиражны арттырсак, чыгымнар артачак. Укучылар була икән, газетаны бастырырга тырышачакбыз.

Сабира Абитова, Ульяновск өлкәсенең «Күмәк көч» газетасы баш мөхәррире:

Ничек тә газеталарны саклап калырга иде. Абунәчеләр кими бара — менә шул проблема зур. Өлкән буын әле укый, яшьләр интернет челтәрләргә күчә, татарча укый белмиләр, шул безне борчый. Яшьләр белән күбрәк эшләргә, аңлату эшләре алып барырга кирәк. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында татарча чыгып килүче газета-журналлар белән таныштырып, ачык дәресләр үткәрәбез.

2011 елдан бирле чыгарып киләбез, халкыбызга басмабыз бик ошый.

intertat.tatar

1 КОММЕНТАРИЙ

  1. “Күмәк көч” газетасы 2011 елдан бирле чыга дигәнме? Бу – хата, ул әле сугышка хәтле туган газета.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here