Домой Главные новости В стране и мире Бари Алибасов 73 яшьтә әти булырга җыена

Бари Алибасов 73 яшьтә әти булырга җыена

0
Бари Алибасов 73 яшьтә әти булырга җыена

«На-На» группасы продюсеры 73 яшьлек Бари Алибасов икенче тапкыр әти булачак, дип хәбәр итә “Комсомольская правда”. Аның яшь сөяркәсе Виктория үзенең Алибасовтан бала көтүен әйткән. Вика Алибасов белән бер йортта яши, аңа ашарга әзерли, массаж ясый. Алибасов мондый хатынга рәхәтләнеп өйләнер идем дип шаярткан булган. Хәзер аның Шукшина белән аерылышырга сәбәбе бар.

«Мин яратам! Тиздән безнең балабыз була! 73 яшьтә 17дәгедән дә көчлерәк яратып булганын белми идем. Вика, рәхмәт!» — дип язган социаль челтәрдә Бари Алибасов.  

Аның яңа адвокаты Александр Бенхин бала көтүләре фактын раслаган. Шукшина  белән аерылышкач, Бариның сөяркәсенә өйләнәчәген дә әйткән.

 Идел

matbugat