Домой Жизнь татар Читада Рамил Шәмсетдинов эше буенча мәхкәмә тикшерүе тәмамланды

Читада Рамил Шәмсетдинов эше буенча мәхкәмә тикшерүе тәмамланды

0
Читада Рамил Шәмсетдинов эше буенча мәхкәмә тикшерүе тәмамланды

22 декабрьдә гаепләү һәм яклау арасында фикер алышу башланачак.

Читада Икенче көнчыгыш бүлге хәрби мәхкәмәсендә узган елда сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдинов эшен карау тәмамланды. Мәхкәмәдә ул аткан вакытта аффект хәлендә булуын тагын бер кат әйтте, гаебен өлешчә таныды дип белдерде Азатлыкка Шәмсетдиновның адвокаты Руслан Нәгыев.

Адвокат әйтүенчә, бүгенге утырышка әзерләнү өчен бер атна вакыт бирелгән һәм бүген гаепләү белән яклау арасында фикер алышу башланырга тиеш булса да, зыян күрүчеләр утырышка килә алмады дип эшне карауның дәвамын 22 декабрьгә кичектергәннәр.

Шәмсетдинов сүзләренчә, аткан вакытта ул автоматны биле тирәсендә тоткан, шуңа төбәп ату булмаган. Ләкин дәүләт гаепләүчесе Шәмсетдиновтан нигә капитан Евсеевка тагын берничә кат атуын сорагач, ул җавап бирүдән баш тарткан.

1 декабрьдә мәхкәмәдә Рамил 2019 елның 22-25 октябрендә башка хәрбиләр белән “төрле документлар өйрәнгән” бүлмәдә төшерелгән видеоязмалар күрсәтелде. Гаепләү ягы Шәмсетдиновка һәм башка хәрбиләргә карата көч куллану очраклары ачыкланмады дип белдерде. Моңа җавап итеп Шәмсетдинов үзен видеокамералар булмаган бүлмәләрдә кыйнауларын әйтте, мисал итеп кием элгечләре янындагы кечкенә коридорны китерде.

Рамил Шәмсетдинов “Үтерү” һәм “Үтерергә омтылу” маддәләре белән хөкем ителә. Аның эшен присяжныйлар мәхкәмәсе карый.

Элегрәк ике шаһит Шәмсетдиновны кыйнаулар һәм аны җәберләүләр булды дип раслады. Моннан тыш, атышта үтерелгән хәрбиләрнең хатыннары һәм аналары Шәмсетдиновның хәрби бүлектә чәчәк аткан бабайлык турында сөйләгәнен ишетте.

2019 елның октябендә Байкал артында Горный бистәсендә рядовой Рамил Шәмсетдинов сигез кешене, шул исәптән ике офицерны атып үтерде, ике кешене яралады. Бу адымга баруын ул җәберләүләргә түзә алмавы белән аңлатты, офицерларның берсе көчләү белән янады диде. Соңрак адвокатлар көчләү белән янау факты булмаган дип белдерде.

Русия саклану министрлыгы Шәмсетдинов офицерларның берсе белән каршылыкка килгәнлеген таныды. Бабайлык турында җинаять эше ачылды. Чита гарнизон хәрби мәхкәмәсе Шәмсетдиновны җәберләгән солдат Руслан Мухатовка ике ел шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү хөкеме чыгарды. 2020 елның сентябрендә Шәмсетдинов эше мәхкәмәгә тапшырылды.

azatliq