Домой Жизнь татар Чулпан Хамматова һәм Гүзәл Яхина “Зөләйха” фильмында ни өчен татар теле кулланылмавын аңлатты

Чулпан Хамматова һәм Гүзәл Яхина “Зөләйха” фильмында ни өчен татар теле кулланылмавын аңлатты

0
Чулпан Хамматова һәм Гүзәл Яхина “Зөләйха” фильмында ни өчен татар теле кулланылмавын аңлатты

Тамашачылар “Зөләйха” фильмында баш рольне башкарган Чулпан Хамматовага сериалда нишләп татар теле юк, ник сериалда сез татар телендә сөйләшмисез, дигән сораулар юллый икән. Актриса әсәр авторы Гүзәл Яхина белән туры эфир вакытында бу уңайдан аңлатма бирде.

-Миңа оят, кызганычка каршы мин татарча белмим. Сөйләм телен аңлыйм, әмма сөйләшә алмыйм. Совет чорында  бердәм рәсми тел – ул рус теле булган. Мин традицияләрне, гореф-гадәтләрне, телләрне сакланган бәхетле гаиләләргә кызыгып карыйм. Әти-әнием гаиләдә русча сөйләшә иде. Мин аларны гаепләмим. Ул вакытта милли үзенчәлекләр аерылып тормый иде. Сериалда татар акцентына килгәндә, ул телне барысы да белми һәм фильмда субтитрлар файдаланасы булыр иде, – ди баш рольне башкарган Чулпан Хамматова.   

“Зәләйха күзләрен ача” әсәре авторы Гүзәл Яхина да сериалда татар теле нишләп кулланылмавы сәбәбен әйтте.   

-Сериалда башта татар телен, аннан русча бирү дөрес булыр иде. Әмма субтитрлар белән биргән очракта, вакыйгалар, читтән караганда, кәмит булып күренер иде. Татар йорты, татар костюмнары, татар җыры аша бу вакыйганың татар авылында баруы күренә, – дип аңлатты әсәр авторы Гүзәл Яхина.   

Шуны да әйтергә кирәк: сериал экраннарга чыкканнан соң, Чулпан адресына бик күп ямьсез сүзләр, каргаулар да килә башлаган. Аны татар халкы тормышын бозып күрсәтү белән бергә, тарихны дөрес күрсәтмәүдә дә гаеплиләр икән. 

matbugat