Домой Жизнь татар Чулпан Җәлилова: «Әтием үз иҗатының халык хәтерендә сакланачагына ышанган»

Чулпан Җәлилова: «Әтием үз иҗатының халык хәтерендә сакланачагына ышанган»

0
Чулпан Җәлилова: «Әтием үз иҗатының халык хәтерендә сакланачагына ышанган»

Бүген Казанның 1 Май мәйданында Советлар Союзы герое Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен гадәти булмаган форматта искә алдылар. Спас манарасындагы сәгать унбер тапкыр сукканнан соң, Муса Җәлилнең кызы Чулпан ханым шагыйрьнең 1942 елда хатында язылган сүзләрен халыкка ирештерде. Ул әтисенең үләсен сизүен, үз иҗатының онытылмаячагына ышануын әйтте.

«Монда килгән һәр кешегә рәхмәт әйтәсем килә. Унбер героебыз әле дә күз алдында тора. Һәрвакыт әтинең әнигә 1942 елда хатында язган сүзләрен искә алам. Ул үлемен сизүен, үлгәннән соң да тормыш барлыгын, иҗатының халык хәтерендә дәвам итәчәгенә ышануын әйтә. Аның әйткән бу сүзләре чынга аша», — дип сөйләде Чулпан Җәлил.

Чулпан Җәлил әтисенең «бәлкем, миңа багышлап портретлар да ясарлар», дигән сүзен искә алды. «Быел без Муса Җәлил исемендәге очкычта утырып, Казанга кайттык. Әткәемнең исеменә багышланган очкычның булуы — хәтернең үлмәве хакында сөйли», — билгеләп үтте ул.

«Еллар үтә, яңа буын үсә. Алар сугыштан шулкадәр ерак. Без, сугыш балалары өчен, сугыш ничектер якын, коточкыч иде. „Моабит дәфтәрләре“н укыганда да, яшьләр аны йөрәк һәм күңел аша уздыра белсен иде», — дип теләкләрен җиткерде Чулпан Җәлил.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Тимур Кадыйров геройларның хәтер акциясен перфоманс форматында уздыруны яңалык дип әйтте. «Быел без Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең иҗаты төрле форматта яши алуын күрсәтергә теләдек. Аның дәвамы — шигырь уку, чаралар уздыру марафоны булачак. 15 февральдә исә нәтиҗә ясаячакбыз», — диде ул.

«Җәлилчеләр без матур яшәсен, илебез чәчәк атсын өчен, үзләренең башларын гильотинага салды. 11 татарның йөрәгеннән өзелеп төшкән куллары шушы минутларда үзләренең җанын фида кылды. Халкым, без һәрвакытта да егетләребез, азатлыгыбыз матур тормыш өчен гомер бирүләрен һәрчак шулай искә төшерергә тиеш. Киләчәктә дә үзебезнең улларыбызны онытмасак иде», — диде Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов.

Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис җәлилчеләрнең каһарманлыгын тиңдәше булмаган гомуми батырлык дип саный. «Аны халык батырлыгы дип тә атап була. Бирегә килгән кешеләрнең йөрәгендә шушы ялкын тибрәлеп куйды һәм ул ялкын күңелдә һәрвакыт янар дип уйлыйм», — диде ул һәм Чулпан Җәлилгә «Татар аты» дип аталган китабын бүләк итте.

Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина «Җәлил» операсыннан өзек башкарды, рояльдә композитор Эльмир Низамов уйнады, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина һәм Язучылар берлеге вәкилләре Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре шигырьләрен укыды, Нурбәк Батулла импровизацияләнгән сәхнәдә авторлык хореографиясен күрсәтте.

Һәр елны татар халкы герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алырга җыела. 11 җәлилченең гомере 1944 елда нәкъ 25 август көнне, сәгать уникедә, өч минут аралыгы белән, Плетцензее төрмәсендәге гильотина астында өзелә. Чара ахырында искә алу чарасына җыелган халык Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar