Чыганакларга кайту

0
Чыганакларга кайту

19 декабрьдә Самараның техник университеты бинасында “Чыганакларга кайту” (Возвращение к истокам”) дип аталган форум уздырылды. Чараны, Самара өлкәсенең Мәдәният министрлыгы ярдәмендә, региональ Диния нәзарәте, “Болгар мирасы” мәдәни-тарихи фонды һәм Россия Журналистлар берлегенең Самара өлкәсе бүлеге оештырдылар. Чакырылган кунаклар арасында тарихчы һәм җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре докторы, професор Энгель Ризак улы Таһиров, Татар төбәкчеләре оешмасы рәисе Альберт Борһанов, өлкә хөкүмәте вәкилләре, университет укытучылары, студентлар һәм татар җәмәгатьчелеге бар иде.

Билгеле булганча, 2022 ел “Россия халыкларының милли-мәдәни мирасы” елы дип игълан ителгән иде. Болгар дәүләте тарафыннан Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы да шул кысаларда киң итеп үткәрелде. Ислам динен кабул итүгә багышлап Самара өлкәсенең “Болгар мирасы” оештырган күләмле чаралар моңа кадәр дә Самара регионында борынгы болгарларның истәлеген саклау өчен күп эшләр башкарып килделәр – Зубчаниновка бистәсендә шул ук исемдә мәчет төзелде, Ширяево авылы янында “Канатлы барс” сыны урнаштырылды, аның янына татар балаларын, татар җәмәгатьчелеген су юлы буйлап алып килеп, ачык һавада тарих дәресләре оештырылды. Ә быел шул ук мәйданчыкта, Ислам динен рәсми рәвештә кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап, истәлекле стелла да куелды. Быел җәен «Чыганакларга кайту» («Возвращение к истокам») дип аталаган тарихи китап та язылып бетте һәм бастырып чыгарылды. Аны тәкъдим итү чарасы фәнни-тарихи конференция формасында Бөтендөнья татар конгрессы бинасында, күпсанлы укытучылар, тарихчылар, галимнәр катнашында узган иде.

Ел башыннан Ширяево авылына 70 меңнән артык турист килеп-киткән. Туристлар гүзәл табигатькә соклану хисләре генә түгел, татар-болгар, Урта Идел тарихы турында белем дә туплап кайталар. Бу чаралар ватанпәрвәрлек һәм туган якка мәхәббәт хисләре тәрбияләү нисбәтеннән чыгып эшләнә – шушы җирләрдә Болгар татарлары яшәвен раслый, аларның югары культурасын пропагандалый, татарның бөек үткәне белән таныштыра… 

Менә әлеге форумда да Идел буенда яшәүче төрле милләт халыкларының яшәешенә һәм үсешенә багышланган докладлар яңгырады, “Россия халыкларының милли-мәдәни мирасы” елына нәтиҗә ясалды, милли костюмнарга киенеп килгән төрле милләт халыкларының чыгышларын, кәсепчелек үрнәкләрен күрергә мөмкин булды. Төрле милләт кешеләре милли-мәдәни, тарихи һәм фәнни кыйммәтләре белән уртаклаша алдылар.

Гүзәл Сәгадәтова, “Болгар мирасы” фонды директоры.