Домой Жизнь татар Татары в регионе Чын дуслык шундый була!

Чын дуслык шундый була!

0
Чын дуслык шундый була!

Бүгенге язмам озак еллар дәвамында сыналган чын дуслык турында

Март аенда классташым Гөлнур белән Рәшит Гыйльметдиновлар Димитровград шәhәре кафесында гаилә дуслары Халидә Әхмәтҗанова рухына багышлап мәҗлес үткәрделәр. Алар, шушы нәселнең барлык туганнарын җыеп, мул өстәлләр корып, “Ясин” укыттылар. Безнең вакытта сирәк очрый торган хәл бит бу, дип уйлап куйдым. Сәбәбе нидә икән соң?

Яңа Малыклы районы, Зирекле Куак авылында туып-үскән Рәшит белән Гөлнур Гыйльметдиновлар, матур гаилә корып, Самара шәhәрендә гомер кичерә. Аларның дус-тату гаиләләрендә уллары Ришат белән кызлары Гүзәл үсеп җитеп, үзләренә тиң парларын табып, югары белем алып, олы тормыш юлыннан атлыйлар. Оныклары да инде өлгереп килә, уңышлары белән куандыралар, бию буенча конкурсларда катнашып, һәрчак җиңү яулыйлар, икесе дә тәртипле балалар булып үсә.

Гыйльметдиновлар мул тормышта гомер кичерә. Алар гаилә корып җибәргән беренче көннән үк тырышып, армый-талмый хезмәт итә. 90нчы еллар башында ук автомобиль запчастьләре белән сәүдә эшен башлап җибәрәләр. Шул елларда, эш буенча Димитровград шәhәренә килгәч, Фидаил hәм Халидә Әхмәтҗановлар белән танышалар. Аларда да ике бала – уллары Рафаэль белән кызлары Юлия үсеп җитеп, гаилә корып, уңышлы гомер кичерәләр.

Бу ике гаилә утыз ел буе тормыш юлында очраган шатлык һәм кайгыларны, уңышлар һәм уңышсызлыкларны бергә уртаклашып, туганнарча дус һәм тату яши.

Алар татар милләтеннән булса, өченче гаилә – Николай белән Маргарита – чуваш милләте вәкилләре. Бу өч гаиләнең инде балалары һәм оныклары да дуслашып, тату яшиләр. Искиткеч, сокланырлык дуслык, татулык – хәзерге вакытта бик тә сирәк очрый торган күренеш. Бу гаиләләрдә балаларына исем кушу, туй мәҗлесләрен, дини бәйрәмнәрне барысы да бергә, аралашып, бер-берсенә булышып үткәрәләр.

Быел Әхмәтҗановлар гаиләсенә зур кайгы килде. Искиткеч ягымлы, олы йөрәкле, бик тә юмарт Халидә ханым көтмәгәндә бакыйлыкка күчте. Бу кайгыны якыннары, туганнары авыр кичерделәр. Гыйльметдиновлар Халидә ханымның җидесен үткәргәч кенә Самарага, өйләренә кайтып китте. Бүген бу гаиләләр үзара тыгыз элемтәдә торып, бер-берсенә таяныч һәм терәк булып яшиләр.

Сокланырлык, үрнәк итеп күрсәтерлек татулык бит бу! Алдагы гомерләре дә шулай дуслыкта узсын, татулык мөнәсәбәтләре беркайчан да өзелмәсен, бала-оныкларына рухи мирас булып күчсен иде.

Бу язмам Халидә ханым рухына дога булып ирешсен иде. Якты дөньяда калган якыннарына бала-оныкларының игелеген күреп, исәнлектә, тигезлектә гомер итәргә язсын. Бу гаиләләргә чын дуслыкны озак еллар саклап яшәргә, алдагы тормышны бергә кичерергә насыйп итсен.

Дөньялар тыныч булсын, киләчәк гомерләрегез бер-берегезгә таяныч, терәк булып, аңлашып үтсен. Бала-оныкларыгыз сезнең татулыкны, дуслыкны дәвам итсеннәр.

Нурия ХәФИЯТУЛЛОВА.

Димитровград шәhәре.