Дөнья кешесе

0
Дөнья кешесе
mahalla1.ru

17 июльдә Самарада Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) нәсел дәвамчысы, Коръән тәфсирчесе, Иорданиядәге Ис-лам фәннәре халыкара университеты профессоры Абдурразак әс-Сәгъди булып китте.

Безнең шәһәргә шәехнең беренче тапкыр килүе. Аны тәрҗемәче – Болгар академиясе магистры Абдулвәли хәзрәт озата йөрде. Мәхәллә кешеләре могтәбәр кунак белән Җәмигъ мәчетендә өйлә намазыннан соң очраштылар. Имам Ильяс Яруллин Инстаграмдагы аккаунтыннан туры эфир алып барды.

Башта вәгазь булды, соңында очрашуда катнашучылар бурычка акча бирергә һәм кредит алырга ярыймы, компьютер уеннары уйнарга рөхсәт ителәме, хатынны ничек сайларга, никахта хатын-кызның хәле, аерылышу тәртибе кебек сораулар бирделәр. Шәех җавап биргәндә ислам хокукына һәм шәригать кануннарына нигезләнде.

Кунакның үзенең шәхси тормышына кагылышлы сораулар да күп булды. Шәех Абдурразак әс-Сәгъди Мөхәммәд пәйгамбәрнең 41 буын нәсел дәвамчысы. Аның бабалары һәм бабаларының бабалары барысы да мәшһүр галимнәр булган. Ул зур гаиләдән, аның 5 ир туганы бар. Алар барысы да ислам мәдәнияте буенча докторлык дәрәҗәсенә ирешкән галимнәр, дөньяның төрле университетларында укыталар. Аның 5 улы һәм 5 кызы бар. Әлеге вакытта Абдурразак әс-Сәгъди Казанның ислам институтында һәм Болгарда шәригать фәннәре һәм гарәп теле укыта.

Очрашуда Самара өлкәсенең төбәкара Диния нәзарәте рәисе, Самара өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин да катнашты. Ул шәехка Самарага килүе өчен рәхмәт әйтте һәм очрашуларның дәвамлы булачагына өмет белдерде. Ахырда шәех Самара шәһәре һәм Самара өлкәсе мөселманнары иминлегенә дога укыды.

Тәнзилә ӘҺЛИУЛИНА.