Дөнья матурлыгы дәү әнидән башлана

0
41

Без дәү әниләребезгә “нәнәй”, “картинәй”, “әби” дип яратып дәшәбез. Чынлап та әниләребезнең һәм әтиләребезнең әниләре безнең күңелләрдә ниндидер бер аерым урын алып торалар.

Минем ике картинәем дә йөрәгемдә саф һәм пакь фәрештәләр булып сакланалар. Аларны һәрвакыт күңел җылысы белән искә алам. Миңа 3 – 4 яшь кенә булган чакта картинәем белән иртән торып сәхәр ашаганымны хәтерлим. Ә нинди тәмле коймаклар пешерәләр иде алар мичтә! Шар кебек кабарып пешкән коймакларны акмай белән майлап җибәрсәң, дөньяда аннан да тәмлерәк ризык юк иде кебек.

Картинәйләрем, ак яулыкларын бәйләп, үзләре теккән күлмәк-алъяпкычларын киеп, каз бәбкәләре саклап утырганнарын елга буена төшкән саен искә төшерәм, шулчак күңелләрем тулып китеп, күземә яшьләр килә…

Ә безнең оныкларыбыз хәзерге дәү әниләрен – безне, ничек искә алырлар икән? Безнең сөйләгән әкиятләрне, җырлаган бишек җырларын искә төшерерләрме? Үзебезнең йөрәк җылысын, сафлыгыбызны аларга бүләк итеп калдыра алырбызмы?

“Бар нәрсә дә дәү әнидән башлана” дип аталган проектны оештыручы координаторлар Оксана Бондаренко һәм Лариса Сенатованы да шушы сораулар уйланырга мәҗбүр иткәндер, күрәсең.

Самара Ветераннар йортының Тәскирә Сханова җитәкләгән “Самара мозаикасы” клубында “Дәү әниләр өчен кичәләр” дә – шул уйланулар нәтиҗәсе. Без – дәү әниләр, бу бәйрәмдә инде 4 тапкыр очрашу бәхетенә ирештек. Чыннан да бәйрәм булды ул безнең өчен. Әкиятләр сөйләшеп, бишек җырлары җырлашып, чәйләр эчеп утырдык. Чарада Идел буенда яшәүче төрле милләт халыкларының әкиятләре, бишек җырлары яңгырады.

Беренче очрашуда славян халыкларының әдәбият һәм мәдәният эксперты, тарихчы Александр Фогель безне рус халык әкиятләре тарихы белән таныштырды. Балаларга сөйли торган әкиятләр XX гасыр башында гына барлыкка килгәннәр, ә элек алар олылар өчен генә язылганнар.

Татар халык әкиятләренең үзенчәлеге белән тарих фәннәре докторы, профессор Наилә Фәрид кызы Таһирова таныштырды. Ул кунакларга Габдулла Тукайның “Су анасы”, “Шүрәле” әкиятләре турында сөйләде. Безнең татар халкына хас булган уңганлык, әдәплелек, олыларны хөрмәтләү сыйфатлары әкият геройларына да күчкән. “Бәләкәй кошчык”, “Васыять” әкиятләренең геройлары да ярдәмчеллек, тырышлык белән аерылып торалар. Әкияттәге урман, су җәнлекләре, кошлар, агачлар кешеләргә хас сыйфатларга ия, алар бер-берсенә булышып, начарлык, явызлыкны җиңеп чыгалар, уңай нәтиҗәләргә ирешәләр. Шуңа да төрле милләт халыкларының әкиятләре балаларны тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия булып торалар, тормышта очраган сикәлтәләрне акыл, тырышлык, түземлелек, кайчакта хәйләкәрлек белән дә җиңеп чыгарга өйрәтәләр.

– Безнең әкиятләр балаларга олыларның сүзен тыңларга, урманга, су буена берүзләренә бармаска, бер-берсенә терәк булырга, эш сөючән, кыю булып үсәргә өнди, – ди Наилә Таһирова.

Ә мин үзем татар теленең матурлыгын, кош сайравы кебек ягымлы яңгырашын күрсәтеп, балачактан истә калган Габдулла Тукайның “Шүрәле” поэмасыннан өзек укыдым. Самара татарлары арасында гармун уйнау остасы буларак танылган Мидхәт Әминов, гармунда, кубызда, курайда уйнап, бәйрәмебезгә ямь өстәде, гүзәл табигатебезнең мизгелләрен данлап, көйләр көйләде.

Чуваш һәм татар халык әкиятләре бер-берсенә охшаш булып чыктылар. Дөнья матурлыгын зурлаган, тормыш сынауларына каршы торган чуваш халык әкиятләре геройлары белән Татьяна Коршунова таныштырды, ә Галина Петрова борынгы җырлар башкарды, үз тормышыннан гореф-гадәтләргә кагылышлы мисаллар китерде.

Мордва халкының урман ияләре белән бәйле әкиятләре турында мәдәният хезмәткәре, этнограф Мария Ледяева сөйләде.

Бу очрашуларның иң истә калган өлеше бишек җырларына багышланган иде. “Горница” этнографик музее җитәкчесе, методист Марина Кузнецова рус халкының бишек җырлары, аларның тарихы белән таныштырып узды. Ә шәхси этнографик музее җитәкчесе, этнограф Ирина Филатова әтисе күлмәгенә төрелгән “балага” бишек җырын башкарды. Милләттәшебез, “Идел” ансамбле җырчысы Алинә Шәйхелисламова Габдулла Тукай сүзләренә язылган “Бишек җыры”н җырлады.

Петр Алабин исемендәге музейның этнография бүлеге хезмәткәре Анна Олищук һәм этнограф, техник лицейның технология укытучысы Татьяна Дейс безгә бишек курчаклары ясап күрсәттеләр. Алар белән бергә без энәсез, кайчысыз төрле тукымалардан бармак озынлыгында гына булган курчаклар ясадык. Ул курчаклар бишектәге баланың беренче уенчыгы булган.

Безнең татар халкында да бик күп бишек җырлары сакланган. Бишек баланың беренче йорты булып саналган. Аны ашыкмыйча гына, туачак балага бәхет, сәламәтлек теләп ясаганнар. Балага күз тимәсен өчен, юрганын төрле тукымалардан (корама юрган) теккәннәр.

Мин үзем дә оныкларыма бишек җырлары җырлыйм. Сүзләре үзеннән-үзе күңелгә киләләр. Күбрәк көйләгән саен яңадан-яңа матур мәгънәле сүзләр туа. Татар халкының бишек җырларында балаларны кояш, ай, йолдыз, кошлар, чәчәкләр белән тиңләүче сүзләр очрый. Бала тугач ук аңа нинди кеше булып үсәчәге турында җырлана.

Милләттәшләрем, сезгә үтенечем бар. Үзегез белгән, яисә уйлап чыгарган әкиятләрегезне, бишек җырларыгызны барлагыз! Шуларны түкми-чәчми балаларыбызга тапшырсак, бу мирас бүләге булыр иде. Халкыбызның тарихын, әби-бабаларыбызның истәлеген саклап калу – безнең бурыч бит.

Мин бу проектны бик урынлы, балаларыбызны, оныкларыбызны чын кеше итеп тәрбияләү өчен кирәкле, дип саныйм. “Бар нәрсә дә дәү әнидән башлана” проекты кысаларында оештырылган кичәләрдә катнашырга теләсәгез, түбәндәге телефоннар буенча шалтыратып мәгълүмат ала аласыз:

8-937-067-76-93 – Оксана,

8-927-692-81-28 – Лариса.

Шулай ук Вконтакте социаль челтәрендә “Культурология в разных измерениях”, Центр всестороннего развития личности “Добрая традиция” төркемнәренә рәхим итегез.

Тәслимә Мостафина,

Самара шәһәре

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here