Домой Жизнь татар Дамир Исхаков: «Без милләт дигән төшенчәгә күнеккән»

Дамир Исхаков: «Без милләт дигән төшенчәгә күнеккән»

0
Дамир Исхаков: «Без милләт дигән төшенчәгә күнеккән»

1897 елда беренче тапкыр халык санын исәпкә алу узган. Бу Россиядә Европа стандартлары буенча эшләнгән җанисәп була, ди тарихчылар.

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков сүзләренчә, ул кампаниядә милләтне туган тел аша билгеләгәннәр.

– Туган тел мәсьәләсе дә бик җитди була. Чөнки соңгы вакытта Башкортстанда шул 1897 ел җанисәп нәтиҗәләрен күтәрәләр, анда башкортлар саны күп булган, диләр. Әмма Башкортстанның танылган галиме Раил Кузеев, инде күптәннән 350 мең мишәр һәм типтәр шул башкортлар исәбеннән саналган, дип язган иде. Бу – тел мәсьәләсенә бәйле рәвештә килеп чыга. Бүген Башкортстанның төньяк-көнбатышында башкорт диалектымы яисә Минзәлә диалектымы, дигән бәхәс бара. Аңа нинди маркер куясың — шул сан килеп чыгачак. Анализлаган вакытта, без шуны истән чыгармаска тиеш, – дигән фикердә Дамир Исхаков.

Гасыр азагында милләтләрнең тулысынча оешып бетмәгән булуы да роль уйнаган, дип саный тарихчы.

– Халык санын алыр алдыннан башта кешеләрнең исемлеген төзегәннәр һәм ул 1996 елда басылып чыккан. Аны ачып карасаң,бик кызык әйберләр күрәсең. Мисалга, анда Әзәрбайҗан татарлары, тау татарлары, Себердә тагын себер татарларына кагылмаганнар бар. Мәсәлән, Алтайдагыларның, хакасларның яртысы үзен татар дип йөргән. Моны белгечләр чын татарлардан аерып санарга тырышып караган, әмма аера алмаган. Чөнки тел ягыннан монда охшашлык та, татар дигән төшенчә дә бүгенгегә караганда киңрәк була. Без милләт дигән төшенчәгә күнеккән. Ә чынлыкта аның артында дини берләшмә ята, – дип саный Дамир әфәнде.

Теле – татар, дине – мөселман, үзен рус дип яздыру очраклары да булган. Галимнәр моны җәмгыятьтә катлаулар булу белән дә бәйләп аңлата. Чөнки беренчедән, хакимияттән, яңа салымнардан курку була. Икенчедән, Россия дәүләтендә яшәгәч, күпләр асылны аңламыйча, үзләрен шулай яздырган, дигән аңлатмалар да бар.

– Халык санын исәпкә алу вакытында, хаталар ясалмасын өчен, башта анализ ясарга кирәк. Гыйльми яктан анализ ясамыйча, аны автоматик рәвештә кулланып булмый. Һәр җанисәпнең үз артында проблемалары бар. Тел ягыннан да, миллилекне билгеләү ягыннан да, төрле төркемнәргә бүлү ягыннан да. Ул әйберләрдән котылырга кирәк, – дип белдерде Дамир Исхаков.

Лилия МИНСАФИНА

shahrikazan