Домой Жизнь татар Татары в России и в мире Дамир Исхаков: Дастаннарда бернинди йогынтыга бирелмәгән милли аңыбыз саклана

Дамир Исхаков: Дастаннарда бернинди йогынтыга бирелмәгән милли аңыбыз саклана

3
Дамир Исхаков: Дастаннарда бернинди йогынтыга бирелмәгән милли аңыбыз саклана
Дамир Исхаков Фото: Рамил Гали

Тарих фәннәре докторы, «Туган җир» журналы баш мөхәррире Дамир Исхаков дастаннар ярдәмендә халыкның милли аңын үстереп була дип саный.

«Дастаннарда бернинди йогынтыга бирелмәгән милли аңыбыз саклана. Мәсәлән, «Идегәй»дә сез татарның кем булганын, аның психологиясен күрә аласыз. Мәктәпләрдә милли тарих бик аз өйрәнелә. Шуңа күрә безгә милли аңны сеңдерә торган башка ысулларны кулланырга кирәк. Дастаннар аркылы шуңа ирешеп була», – диде Дамир Исхаков «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Дамир Исхаков мәктәп программасында дастаннарның аз булуын белдерде. «Фәкать 8нче класста «Идегәй» дастаны турында бераз сүз бар, ә башка дастаннар бөтенләй каралмый. Безнең балалар аларны белми. Кыргызлар, казахлар, азәрбайҗаннар, башкортлар үз дастаннарын мәктәпләрдә укыталар. Аларның балалары хәтта яттан сөйли. Без ул яктан артта калабыз. Безгә дастаннар буенча аерым хрестоматия чыгарырга кирәк. Ул әсәрләр катлаулы, аларны эшкәртмичә биреп булмый», – диде галим.

Дамир Исхаков фикеренчә, китаплар белән генә чикләнмичә, дастаннарга нигезләнгән спектакльләр, мультфильм, кинолар чыгарырга кирәк. «Күптән түгел «Шаян ТВ»ны караганда Америка мультфильмнарының күрсәтелми башлаганын күрдем. Татарчага тәрҗемә ителгән рус мультиклары да бик аз. Дастаннарга нигезләп, ник үзебезнекен ясамаска? Алар «Гарри Поттер» дан ким булмас иде», – диде ул.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров 2023 елның конгресс тарафыннан «Милли дастаннар елы» дип аталуын әйтте.

«Бөтендөнья татар конгрессы 2023 елны милли дастаннарыбыз елы дип игълан итте. Дастаннарны халкыбыз тарихын, милли аңны чагылдыручы әсәрләр буларак кабул итәргә кирәк. Ел дәвамында уздырылачак чараларны милли дастаннарга бәйләп оештыру планлаштырыла», – диде Данис Шакиров «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

3 КОММЕНТАРИИ

  1. Рәхмәт ХЕЗМӘТЕГЕЗ ӨЧЕН, МИЛЛӘТНЕ ЮГАЛТМЫЙК!!! АЛГАРЫШ!!! ЯҢАРЫШ!!!

    • Фикерләрегез өчен рәхмәт! Ул безнең өчен бик мөһим)

Comments are closed.