Домой Жизнь татар Дамир Йосыпов Свердловск татарларының мәдәни чараларында катнашырга җыена

Дамир Йосыпов Свердловск татарларының мәдәни чараларында катнашырга җыена

0
Дамир Йосыпов Свердловск татарларының мәдәни чараларында катнашырга җыена

Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллегендә Россия Герое Дамир Йосыпов белән очрашу узды. Биредә Дамир Йосыповның Свердловск өлкәсе татарларының милли-мәдәни тормышында катнашу мөмкинлеге турында фикер алыштылар.

Шулай ук Свердловск өлкәсе татарларының милли-мәдәни тормышы, күмәк чаралар, туган телне һәм мәдәниятне саклау һәм үстерү проблемалары турында да сөйләштеләр.

Россия Герое Дамир Йосыпов күренекле сәүдәгәр Агафуровларның тарихи бинасы, шулай ук Даими вәкиллек эшчәнлеге белән танышты.

Очрашуда Екатеринбургта «Татар бистәсе» проектының координаторы Илдар Хәбибуллин катнашты. Ул Екатеринбургның «татар» тарихы һәм борынгы биналары турында сөйләде.

tatur.tatarstan.ru