Домой Поздравления Дан ул үлмәс – мәңгелек

Дан ул үлмәс – мәңгелек

0
Дан ул үлмәс – мәңгелек

Исәнмесез хөрмәтле мө­хәррир сеңелләрем. Менә бү­ген, үземнең хәлләремне белгер­теп, сезгә хат язарга булдым бит әле. “Бердәмлек” килеп, сезнең хәлләрегезне белгертеп тора. Эшегез бик яхшы бара, сеңелләрем! Һәрвакыт шулай “Бердәмлек”не күркәм итеп, озак еллар чыгарып, туган телебезне саклап яшәргә язсын Ходаем!

Дан ул үлмәс – мәңгелек

Күпме кеше җиргә

                          килеп-киткән,

Кем аларны санап караган.

Ә без гомерләрнең һәрбер

                                           аен,

Һәрбер елын санап барабыз.

Әҗәлләрне җиңә ала, диләр,

Кешеләрдә булган

                             батырлык,

Батыр үлә, аның даны кала,

Димәк, дан – ул җирдә

                                  мәңгелек!

Бар иде бит фани бу

                                   дөньяда

Батыр дустым минем

                              бердәнбер.

Үзе китте, аның даны

                                      булып,

Калды җирдә утыз ел элек

Ул булдырган күркәм

                            “Бердәмлек”.

“Бердәмлег”ем, бүген сиңа

Бар күңелдән эндәшәм:

“Утыз ел иптәш булсаң да,

Тагын йөз ел син яшә!

Гөрләсен даның, авазың

Хәтсез гасыр елларга,

Сәләт табып, без

                            картлардан

Киләчәк буыннарга.

Без китәрбез, җир йөзенә

Килер яңа буыннар.

Алар да безнең шикелле

Сине сөяр булсыннар.

Һәм алар да сакласыннар

Безнең “Бердәмлег”ебезне.

Ана телен, әткәй җирен,

Бөтен туган илебезне”.

Габделәхәт Латыйпов.

Пестравка авылы.

Бердэмлек