Домой Главные новости ДАНИС ШАКИРОВ ЧЕЧЕН РЕСПУБЛИКАСЫНДА САБАНТУЙ УЗДЫРУ УРЫНЫН КАРАДЫ

ДАНИС ШАКИРОВ ЧЕЧЕН РЕСПУБЛИКАСЫНДА САБАНТУЙ УЗДЫРУ УРЫНЫН КАРАДЫ

0

Милли татар бәйрәме республикада беренче тапкыр үткәрелә. Ул Шелково районында Гребенская станицасы янында 30 июньдә узачак дип планлаштырыла.

Чечен Республикасында татарларның яши башлавына 300 еллар тирәсе, алар кумык теленә якын телдә сөйләшәләр. Шелково районы Гребенская станицасы элек Чечен татарлары телендә Сарапан районы Яңакала дип атап йөртелгән. Сугыш вакытында һәм сугыштан соңгы елларда яшьләрнең күбесе тирә-як төбәкләргә таралышкан, алар җәйләрен туган якларына кайталар.

Бөтендөнья татар конгрессы