Домой Главные новости ДАНИС ШАКИРОВ ТАТАРСТАН КИНЕМАТОГРАФИЯСЕНЕҢ 100 ЕЛЛЫГЫНА БАГЫШЛАНГАН ТАНТАНАЛЫ ЧАРАДА КАТНАШТЫ

ДАНИС ШАКИРОВ ТАТАРСТАН КИНЕМАТОГРАФИЯСЕНЕҢ 100 ЕЛЛЫГЫНА БАГЫШЛАНГАН ТАНТАНАЛЫ ЧАРАДА КАТНАШТЫ

0

Казанда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстан кинематографиясенең 100 еллыгына багышланган чара узды. Юбилей уңаеннан тантаналы кичәгә Бәйсез Дәүләтләр берлеге илләреннән киностудия җитәкчеләре, режиссерлар, продюсерлар, республиканың киноиндустрия тармагы ветераннары, “Татаркино” оешмасы хезмәткәрләре, артистлар җыелды.

Чарага җыелучыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде. “Татаркино” оешмасы җитәкчесе Миләүшә Айтугановага рәхмәт белдереп юбилей уңаеннан истәлекле бүләк тапшырды.

100 еллыкны каршылап “Йөз ел-йөз мизгел” («Сто лет – сто мгновений») дип исемләнгән фотоальбом әзерләнгән. Шулай ук “Казан. Кинематограф. Гасырдан гасырга” («Казань. Кинематограф. Из века в век») дип исемләнгән китап та чыккан. Бүген Казанда “Үзбәк киносы” көннәре башланды.

https://vk.com/tatarcongress