Домой Главные новости В стране и мире Данис Шакиров “Уйнагыз, гармуннар!” бәйрәменә багышланган эшлекле киңәшмә үткәрде

Данис Шакиров “Уйнагыз, гармуннар!” бәйрәменә багышланган эшлекле киңәшмә үткәрде

0
Данис Шакиров “Уйнагыз, гармуннар!” бәйрәменә багышланган эшлекле киңәшмә үткәрде

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында  «Уйнагыз, гармуннар!» XXXVI Республикакүләм  халык иҗаты бәйрәмен үткәрүгә багышланган очрашу узды. Киңәшмәне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакирова алып барды. Биредә БТК Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков, “Казан” бию ансамбле сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова һ.б. катнаштылар.

Очрашуда чараның гомуми оештыру мәсьәләләре, төп идеясе һәм кунакларга тәкъдим ителәчәк бай эчтәлекле программасын әзерләү хакында сүз барды.

Исегезгә төшерәбез, беренче тапкыр «Уйнагыз, гармуннар!» Республикакүләм  халык иҗаты бәйрәме беренче тапкыр 1985 елда үткәрелгән, шул чордан башлап ул ел саен үзенә Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән гармунчыларны җыя. Биредә  Татарстан районыннан һәм Россия төбәкләреннән килгән гармунчылар үз осталыгын күрсәтәчәк.  Бәйрәмдә фольклор, җыр һәм бию ансамбльләренең дә катнашуы көтелә.

Чара ТР Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Мәдәният өлкәсендә инновацияләрне кулланылышка кертү һәм традицияләрне үстерү республика үзәге» ДБУ тарафыннан оештырыла.