Әдилә Закирова: «Бәлки, татарның гореф-гадәтләренә кабат әйләнеп кайтырбыз»

0
68


Филология һәм мәдәниятара багланышлары институтының беренче курс студенты Әдилә Закирова курсташы Лалә Кәримовага #минтатар сериясендә интервью бирде


Әдилә, үзен чын татар дип атар өчен кешедә нинди сыйфатлар булырга тиеш?

— Татарлык — ул үзеңне милләтеңнең мөһим бер әгъзасы итеп хис итү. Татар булу дигәч тә күз алдына иң беренче булып горурлык килеп баса. Минемчә, татар кызлары оялчан, тыйнак, әхлаклы. Бу миңа бик ошый. 

Татар гореф-гадәтләрен саклап калу – татар милләтенең үсеше дигән сүзме?

— Әлбәттә, гореф-гадәтләргә тугры калу татар халкының киләчәктә көчле милләт булып формалашуына китерер дип уйлыйм. Әби-бабаларыбызның бик тә кызыклы гореф-гадәтләре булган. Ә хәзерге яшьләр яңалыкка омтыла, аларның аерылып торасы килә, шуңа гореф-гадәтләр кайдадыр артта калган кебек.

Тик шунысы кызык, кием мәсьәләсенә килгәндә, яшьләр әти-әниләр заманындагы модага таяна. Бәлки, гореф-гадәтләр белән дә шулай булыр һәм без яңадан аларга әйләнеп кайтырбыз. 

Классик һәм хәзерге татар әдипләреннән кайсыларының иҗатын яратасың?

— Һади Такташ, Зөлфәт иҗатлары күңелемә хуш килә һәм хәзерге татар яшьләре иҗатына да аерым мәхәббәт белән янам. Әйтик, Йолдыз Миңнуллина,  Рүзәл Мөхәммәтшин, үземнең апамның шигырьләре. Аларның язу стильләре бүтән юлдан бара, аерылып тора, шуңа укуы да рәхәт. 

Татар теле һәм әдәбияты филологы, журналисты һөнәрен алгач, шушы юнәлештә эшләргә уйлыйсыңмы? Үзеңне киләчәктә татар мохитендә, татар дөньясына хезмәт итәрмен дип күзаллыйсыңмы?

— Әйе, тик филолог, журналист исемлегенә психологны да өстисем килә, чөнки төп хыялым шул. Атаклы татар психологларын әлегә күргән юк, бәлки киләчәк эшем шул булыр. Нинди генә эш булмасын, татар мохитендә кайнаячагымда шикләнмим. 

Үзеңне татар дигәндә нәрсәне күз алдында тотасың?

Минем әти-әнием татар, татар мохитендә үстем, укыдым. Мин татарча сөйләшәм, үз халкымны, телемне бик яратам. Һәм, әлбәттә, татар теле һәм әдәбияты филологына, журналистына укырга керү юкка гына түгел инде. 

Татар теле, татар әдәбиятының үсеше синең өчен әһәмиятлеме?

— Хәзер бу татарлар өчен бик мөһим, чөнки аларны кысрыклау сәясәте алып барыла. 

Бер кеше дә үзенең туганнан бирле сөйләшкән теленең, рухи байлыкларының юкка чыгуын теләми. Бу мәгънәсезлек. 

Кысрыклау үзебездән торамы? Татарлар шундый юаш милләтме? Татарлар бердәм булып, җыелышып үзләрен күрсәтергә, өстен чыгарга мөмкинме?

— Барысы да үзебездән тора. Милләтебезне юаш димәс идем, бәлки ничектер җыелып, бер зур татар җәмгыяте булдыру кирәктер. Рабит Батулланың сүзләрен онытмаска кирәк: «Татар булсаң, татар бул!» 

Татар милләте кешесе булмасаң, кайсы милләт вәкиле булыр идең? Теле, йолалары, көнкүреш мәсьәләсеннән чыгып, кайсы милләт сиңа якын, кызыклы?

— Итальяннар — кызык халык. Аларның эмоциональ, аралашучан булулары тартым көченә ия. Итальяннар сөйләшкәндә кул хәрәкәтләре дә күзгә нык ташлана. Алар үз көенә яшиләр кебек. 

Хәзер популяр булган күп кенә ризыклар һәм эчемлекләр дә алар тарафыннан уйлап табылган. Әйтик, пицца, паста, капучино. Тәмле ашарга барыбыз да яратабыз. Мин итальяннарны яратам. Татар булмасам, итальян милләте вәкиле булыр идем кебек. 

Кызык. Татар милләте вәкиленең, үзен татар дип атап йөрүче кешенең бурычлары?

— Татар кешесе үз телен яхшы белергә, милләтеннән, татарлыгыннан оялмаска тиеш. Ул кеше татар дигән бөек исемне горур йөртергә һәм милләтне саклап калуда үз өлешен кертеп яшәргә бурычлы.

Лалә Кәримова

intertat.tatar

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here