Динә Гарипова бәбиләгән. 19 июньдә җырчының улы туган. Бу хакта ул социаль челтәрләр аша үзе хәбәр итә.
“19.06.2022 безнең улыбыз туды. Үзебезне яхшы хис итәбез. Барыгызга да изге теләкләрегез өчен рәхмәт”, – ди Динә.
“Матбугат.ру”га билгеле булганча, сабыйның авырлыгы 3220 г, буе – 51 сантиметр.
Җырчы 2015 елның августында Равил Бикмөхәммәтовка кияүгә чыккан иде.