«Дуслык» җиңде!

0
«Дуслык» җиңде!

27 мартта Самараның МТЛ «Арена» универсаль комплек­сында «Милләтләр дуслыгы» дип аталган чираттагы мил­ләтара спорт фестивале үткә­релде.

Чарада татар, башкорт, казах, таҗик, чуваш, белорус, укра­ин һәм башка милләт командалары катнашты. Фестивальне «Юллё» корея барабаннары ансамбле һәм «Алпан» кавказ биюләре ансамбле чыгышы ачып җибәрде.

Спорт фестивалендә катнашучыларны өлкә спорт министры урынбасары Лидия Рогожинская, Самара өлкәсенең Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Петр Сучков сәламләделәр. Соңгысы: «Халык­лар дуслыгы-2020» юби­лейлы спорт фестивале уз­ган елда нәкъ карантин алдын­нан уздырылган иде. Быел без янә спорт мәйданчыгында җыелдык, һәм бу бик шәп!» – дип билгеләп үтте һәм  катнашучыларны Самара өлкәсендә футбол, волейбол кебек спорт төрләре үсеше тарихына багыш­ланган викторинада катнашырга чакырды.

Самара өлкәсе мөсел­маннарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин исе­меннән Руслан Мостафин чыгыш ясады: «Кеше гәүдәсе һәм сәламәтлеге – Аллаһы Тәга­лә бүләге. Шуның өчен һәр­кем үзен-үзе кайгыртырга тиеш. Спорт – сәламәтлекне сак­лауның бер чарасы», – диде ул.

Шобага буенча уенны “Салават Юлаев” башкорт командасы һәм осетиннарның “Алания” командасы башлап җибәрделәр. Башкортлар көчлерәк булып чыкты һәм беренче  уен 4:1 исәбенә тәмамланды. Башкорт командасына көч биреп торучылар Башкортостан флаглары күтәреп килгәннәр иде. Бәлки шул да аларга дәрт һәм дәрман өстәгәндер. Тренер Ришат Гобәйдуллин җитәкчелегендәге башкорт командасы, гайрәтләнеп китеп, казахларның “Кайрат” командасын да 9:1 исәбенә тар-мар итте. Ярымфинал таҗикларның “Пайвад” командасы белән 1:0 исәбенә тәмамланды.

Икенче яктан татарларның “Дуслык” командасы да  үзе­нең көндәшләрен җиңеп килә иде. Җәлил Шәрипов җитәк­челегендәге команда башта “Зубр” (1:6), аннан “Дагес­тан” (0:5), ярымфиналда азәрбайҗаннарның “ЛАСО” командаларын (1:6) җиңеп, финалга барып җитте. Шулай итеп, һәр елдагыча, башкортлар белән татарлар финал уенында кабат очраштылар һәм, һәр елдагыча, кем көчлерәк дигән сорауга җавап эзли башладылар. Беренче таймда беркем дә капкага туп кертә алмады. Икенче таймда татарлар ике гол кертеп, инде ничәнче мәртәбә көчлерәк булуларын дәлилләделәр. Пьедесталның өченче урынына таҗикларның “Пайвад” командасы күтәрелде.

Волейбол турнирында да татарларның “Дуслык” командасы – беренче, чуашларның “Атал Волга” – икенче, украиннарның “Водограй” – өченче урыннарны яуладылар.

Халыклар дуслыгы йорты оештырган ярышта “Дуслык” татар командасы җиңеп килүе очраклы хәл түгелдер, бәлки. Чөнки милләтара чараларда дуслык җиңәргә, оттыручылар булмаска тиеш. Димәк, татарлар команда исемен дөрес сайлаганнар булып чыга. Чөнки быел да “Дуслык” җиңде!

“Халыклар дуслыгы-2021” спорт фестивале җиңүчеләрен котлыйбыз һәм киләчәктә дә бирешмәүләрен телибез.

Гөлнур МУСИНА.

Бердэмлек