Домой Главные новости В области “Дуслык” татар иҗади-иҗтимагый оешмасы президентының алыштыргысыз киңәшчесе, Татарстан Республикасы Нурлат шәһәренең Мактаулы гражданины, Кораллы Көчләр ветераны, запастагы полковник Идеал Муса улы Галәветдиновның туган көне.

“Дуслык” татар иҗади-иҗтимагый оешмасы президентының алыштыргысыз киңәшчесе, Татарстан Республикасы Нурлат шәһәренең Мактаулы гражданины, Кораллы Көчләр ветераны, запастагы полковник Идеал Муса улы Галәветдиновның туган көне.

0
“Дуслык” татар иҗади-иҗтимагый оешмасы президентының алыштыргысыз киңәшчесе, Татарстан Республикасы Нурлат шәһәренең Мактаулы гражданины, Кораллы Көчләр ветераны, запастагы полковник Идеал Муса улы Галәветдиновның туган көне.

Хөрмәтле Идеал әфәнде!

Сез – чын милләтпарвәр, танылган җәмәгать эшлеклесе, татар милләте өчен янып яшәүче шәхес.  Динебезне, гореф-гадәтләребезне һәм туган телебезне тирәнтен өй­рәнеп, аларны торгызуга һәм саклауга зур өлеш кертәсез.

Милләттәшләребез сезне сәләтле журналист, берничә китап авторы буларак та беләләр. Похвистнево районы Мәчәләй авылының сугыш ветераннары һәм тыл хезмәткәрләре турында “Подвиг огненных лет” дип аталган китап (сез аның төзүчесе һәм баш мөхәррире) өчен  Мәчәләй авылы халкы сезгә бик рәхмәтле.

Идеал Муса улы! Сез Самара өлкәсенең “Дуслык” иҗа­ди-иҗтимагый оешмасы президенты киңәшчесе буларак та мөһим эшләр башкарасыз, оешма тарафыннан уздырылган чараларда актив катнашасыз, үзегез дә төрле бәйгеләр, кызыклы очрашулар оештырып, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш кертәсез. Яшьләр сезнең тормыш тәҗрибәгезгә таяна, төпле фикерләрегезгә колак сала. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә!

Хөрмәтле Идеал әфәнде! Бүген сезнең матур гомер бәйрәмегез. Бу истәлекле көндә сезгә исәнлек-саулык, тынычлык һәм иминлек телим.

Сездәге бетмәс-төкәнмәс энергиягә, яшәү дәртенә сокланырлык. Күңел күген болытлар каплаган чакта да гармуныгызны сузып, тормыш юлыннан җырлап барасыз. Киләчәктә дә шулай булсын. Тормыш иптәшегез Таисә ханым белән сезгә балаларыгызның һәм оныкларыгызның игелеген күреп, озын гомер итәргә язсын.

Алга таба да бергә-бергә халкыбызга хезмәт итәргә насыйп булсын!


Зур ихтирам белән

Фәхретдин Канюкаев,

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы әгъзасы,

Самара өлкәсенең“Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты.