Домой Пресса «Дуслык» тик алга атлый

«Дуслык» тик алга атлый

0

      Күптән түгел генә Самара өлкәсе татар яшьләренең “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы “Tatar style” дип аталган Шаяннар һәм тапкырлар клубын (КВН) оештырганнар иде. Инде менә Яр Чаллы шәһәрендә үткәрелгән регионара 2011нчы елгы “КВНның татар лигасы” уеннарында катнашып, “Гран-при” алып кайту бәхетенә ирешкәннәр алар. Билгеле булганча, студент еллары — иң күңелле чор.

     Бигрәк тә, яшьләр ул вакытны дөрес уздыра белсә. Баскан җирдән ут чыгаручы шаян яшьләребез Галия Йосыпова, Альбина Насыйбуллина, Рафаэль Гайнетдинов, Равил Ихсанов, Алисә Гатина, Рөстәм Кильдиев матур чакларын файдалы, кызыклы итеп үткәрәләр, дөнья ямен тоеп яши беләләр. Алар «Дуслык» оешмасының вице-президенты Рәфыйк Бадамшин «канаты астында» һәр сишәмбе кичендә җыелып, берсеннән-берсе кызыграк мәзәкләр уйлап табып, үзләре сценарий язалар, төннәр буе репетицияләрдә югалалар. “КВНның татар лигасы” уеннары “Татар яшьләре көннәре” проекты кысаларында үткәрелә һәм тик татар телендә генә алып барыла. 16-17 ел элек Татарстанның өлкән сыйныф укучылары, студентлар арасында оештырыла башлаган бу уен тора-бара офыгын киңәйтеп, регионара татар телен популярлаштыру чарасына әверелгән һәм Александр Масляков тарафыннан официаль рәвештә танылган. КВНны Яр Чаллы шәһәренең Яшьләр идарәсенең башкарма комитеты һәм “Шатлык” яшьләр үзәге оештыралар. Конкурсантлар уен башлану алдыннан өч көн “Росинка” лагеренда семинар-тренинг үтәләр. Аларга актерлык осталыгы, режиссерлык дәресләре бирелә, сценарийларны дөрес итеп язарга да алар шунда өйрәнәләр. Укулар тәмамлангач, регионара бәйге уза, һәм командалар алдан әзерләп килгән программаларын жюрига тәкъдим итәләр.

     Татар КВНы, Мәскәүнеке белән чагыштырганда, күпкә аерыла, диләр. Аның мәзәкләре дә, тамашачысы да үзгә. Милли КВНда уйнаучы яшьләрнең шаяруларында татар менталитеты чагыла. Аларның мәзәкләре милли тәрбия рухында, алкоголизм, наркомания темаларыннан ерак һәм «билдән аска» төшми. «Татар соусы» астындагы КВН күңел ачу гына түгел, ә тәрбияви чара да булып тора. Шулай яшьләр милли мәдәниятебезгә якынлашалар: үз телебездә уйларга һәм иҗат итәргә өйрәнәләр, татар яшьләре субкультурасына үз өлешләрен кертәләр.

      Дуслыклыларның сценарие маңкортлыкка каршы язылган. Чыгышлары тагын да кызыграк булсын өчен яшьләр Африка континентының Кения иленнән килеп Самараның Аэрокосмик университетенда белем алучы кара тәнле студент Миса Сирманы чакырганнар. Сюжетлары бик мәгънәле килеп чыккан: урыслашып баручы татар яшьләрен оялттырып, Миса үзендә татарлык күбрәк булуын расларга тырыша һәм Габдулла Тукай шигырьләрен укый, татар биюен башкара.

   Яшьләр заман үзгәрешләрен күзәтеп, яңалыклардан хәбардар булып торалар һәм көн кадагындагы яңалыкларга үзләренең комментарийларын биреп, эч катыргыч мәзәкләр китереп чыгаралар, кызыклы миниатюралар белән тамашачы кәефен күтәрәләр.

    Татарстаннан дәрт алып кайткан дуслыклылар, команда сафына тагын да күбрәк яшьләрне җыеп, эшне дәвам итәргә җыеналар.

      – Шаяннар һәм тапкырлар клубы – мегапозитив талантлы татар яшьләре берләшмәсе. Кем мәзәк-шаярулар ярата, юморны аңлый, үзенең һәм башкаларның кәефен күтәрергә омтыла? Кем шаян һәм шук егет-кызлар белән аралашырга, яңа дуслар табарга тели? Барыгызны да “Tatar style” төркеменә чакырабыз, – ди команда капитаны Галия Йосыпова, ана телебезне яхшы белүче яисә аны үзләштерергә теләүче яшьләрне үзләренә чакырып.

     – Бездә бары тик кәеф-көлке һәм күтәренке күңел хөкем сөрә, юмор ерләштерә!

     КВН илендә татарлар «артка» сүзен белмиләр, имеш. Александр Масляков алып барган бер уенда “Дүрт татар” командасыннан «назад» сүзе татарча ничек була дип сораганнар. Егетләр ике дә уйламыйча: “Бу төшенчәне аңлатыр өчен: «алга», аннан 180 градуска борыласың да, тагын «алга», дип әйтергә кирәк”, – дип җавап биргәннәр. Менә шуңа да,“Tatar style” командасы бу принципны бозмыйча, тик алга гына барырга бурычлы хәзер.

Римма НУРЕТДИНОВА

Бердэмлек № 50