Эчсәң чәй – җанда җәй: ни өчен татарда чәй популяр?

0
168

Татарлар озаклап, өрә-өрә кайнар чәй эчәргә ярата. Чәйне без каймак, сөт, бал белән эчәбез. Шул нигездә күп кенә шаяртулар, җырлар, әйтемнәр туып тора. «Интертат» журналисты: «Ни өчен татар халкында чәй милли эчемлеккә әйләнгән?» — дигән сорауга җавап эзләде.

«Такта чәйгә сөтне кашык белән сала идек»

Казан шәһәре һәм Татарстан отельерлары һәм рестораторлары ассоциациясе идарә рәисе Зөфәр Гаязов:

«Чәй — татарларның милли эчемлеге, безнең горурлык. Безгә кадәр булган буыннар чәйнең тәмен баеткан. Безнең бабайлар яшәгән җирлектәге үләннәрне кулланган. Белгәнемчә, агач кайрысыннан һәм бөреләрдән дә чәйләр ясаганнар. Безнең республика киңлекләрендә чәйгә кушып эчәрлек күп үләннәр бар: сары мәтрүшкә, зәңгәр мәтрүшкә, җиләк, карлыган яфраклары, юкә чәчәге.Рамил Гали

Элек чәй тәмле булсын өчен чәйнең карасын кызганма диләр иде. Хәзер алай әйтеп булмый, чөнки кешеләр дөрес тукланырга тырыша һәм чәйгә төрле үләннәр куша яки бөтенләй үләннәр төнәтмәсен генә эчәләр.

Татарлар чәйне сөтләп эчә. Үземнең әби белән бабайны искә төшерәм. Чәй әзерләгәндә өстәлдә бер савыт белән сөт тора иде, аның янында агач кашык. Чәйгә сөтне шул агач кашык белән сала идек. Ул вакытта такта чәе генә иде. Сөтле чәй бик тәмле һәм туклыклы була иде. Хәзер дә карлыган яфраклары, кура җиләге, алма белән чәй эчәргә яратам. Үләнле чәйләр кан юлларын чистарта.

Татарларның төп сыйфаты — кунакчыллык. Чәй кунакчыллыкның аерылгысыз бер элементы булып тора. Татар чәе, милли эчемлек буларак, буыннар арасындагы бәйләнешне саклый».

«Төркиядә татарларны сөтләп чәй эчүләреннән танып була»

Татарстаннан чит илгә күчеп киткән татарлар да татар чәен эчү гадәтенә тугры кала. Төркиядә яшәп иҗат итүче милләттәшебез, журналист Айзирәк Гәрәева – Акчура да бу хакта фикерен әйтте.

«Өйдә мәтрүшкә, кара карлыган, җиләк яфрагын төнәтеп чәй ясыйм да: «Татар чәен эчәм әле», — дип рәхәтләнеп утырам. Үләннәрне Татарстаннан үзебез алып киләбез яки күчтәнәч итеп китерәләр. Монда килгәч, безнең чәй минем өчен татар чәенә әйләнде. Казанда алай әйтеп тормыйбыз бит.

Безнең әби-бабайлар үләннәрнең шифасын яхшы белгәннәр, дарулар булмаган вакытта да, чәйдән файда күргәннәр. Шуннан татарда чәй эчү кереп калгандыр. Без чәйне сөт белән эчәбез. Төрекләр гомумән сөт белән чәй эчми. Алар сөтләп чәй эчүгә бик аптырап карыйлар. Төркиядә яшәүче татарларны шуннан да танып була.

Төрекләр дә үлән чәйләренә игътибар бирәләр. Шалфей, фенхель, ромашка, яңа чыккан кычыткан, юкә чәен эчәләр. Базарларда сары мәтрүшкә, гөлҗимеш саталар.

Кукмарадан килгән таныш татарлар урманнан җиләк үсентеләре алып килеп утыртканнар. Мин дә үсентеләрен алып утырттым да, ул каен җиләге булып чыкты, яфракларын киптердем. Мондагы татар авылларында карлыганнар үстергәннәр. Карлыган үсентесен алып утырттык. Шуны әйтергә кирәк: үзебезнең җирлектә булган үләннәрне татарлар бу тарафка да алып килеп, рәхәтләнеп яшиләр.

Татарларның чәй эчүгә игътибары мөһаҗирләрдә дә күренгән. Алар үзләре белән самавырлар, йомрылар алып килгәннәр һәм гаиләләре аларны бүгенге көнгә кадәр саклап килә».Төркиянең Искешәһәрендә яшәүче гаиләдә сакланган йомыырларАйзирәк Гәрәева-Акчура

«Кунак йортта беренче тапкыр икән, ике чынаяк чәй эчә»

Танылган фольклорчы, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова фикеренчә, татарда чәй эчү сәбәпләре күп.

«Чәй эчү традицияләренә килгәндә, һәр халыкның үз гадәте бар. Ул гадәт халыкның менталитеты, этник психологиясе һәм яшәү тирәлеге белән бәйле. Татарларда кунак кабул итү, бәйрәм чәйләре, көнкүрештә чәй эчү бар. Татарларда чәйне әзерләү, табынга бирү, эчү тәртибенең һәм чәй табынын әзерләүнең электән килгән этикет нормалары яшәп килә.Султан Исхаков

Этикет нормалары безнең этник психологиягә һәм борынгы мифологик күзаллауга бәйле. Ишекне кем генә ачып кермәсен, татар кешесе акылы өчен аны чәй эчермичә чыгарырга ярамый. Кергән кеше таныш булмаса да, ул Хозер Ильяс булырга мөмкин. Хозер Ильясны чәй эчертеп чыгарсаң, йортка бәрәкәт һәм иминлек килә. «Татарга килеп керсәң, үлгәнче чәй эчертә», — дип юкка гына әйтмиләр. Татар акылында «коры чәй» дигән төшенчә бар. Коры чәй эчмәс өчен, татар кешесе табынның күркен булдырырга омтыла.

XIX гасырның икенче яртысында базар мөнәсәбәтләре барлыкка килгәч, авылларга да чәйләр килә башлый. Аңа кадәр гөлҗимеш тамырын, сары, зәңгәр мәтрүшкә, бөтнек әзерләгәннәр. Татар чәе дигәч тә, табынның күрке булган как, киптерелгән өрек, караҗимеш, төрле-төрле баллы эчле бәлешләр, майда кыздырылган татлы ризыклар күз алдына килә.

Чәй эчү сәбәпләре татар акылы өчен искиткеч күп. Бездә көндәлек эчә торган чәй бар. Хуҗабикә йортта булган барлык кешегә чәй ясый. Чынаякның зурлыгына карап чәйгә кашыклап сөт салына. Сөтле чәй ясауның да үз тәртибе бар. Башта чынаякка кашык белән сөт, аннан чәй салына, соңыннан гына кайнар су коела. Сөтле чәйнең төсен дә чыгара белергә кирәк, ул шактый куе булырга тиеш, күбрәк каһвәгә якын тора.

Әгәр берәр кунак йортта беренче тапкыр чәй эчә икән, ул пар чынаяклы чәй эчү дип атала. Бер чынаяк чәй эчү йорт хуҗаларын санламау була. Гаиләнең дөньясы пар булсын дип, хөрмәт йөзеннән пар чынаяк чәй эчә.

«Чәй артында киңәшләр бирелә, борчулар, серләр сөйләнә»

Төрле йолаларга бәйле чәй эчүләр күп татарда.

Килен чәе. Туйның икенче көнендә хуҗабикә буласы киленне чәй аркылы сыныйлар. Мәсәлән, мишәрләрдә ул йола «запун бәйләү» дип атала. Запун алъяпкыч дигәнне аңлата. Ул көнне килен әни сүзен әйтергә өйрәнә. «Алъяпкычны кем бәйләде?» — дигән сорауга килен: «Әни бәйләде», — дип җавап кайтара. Ул үзе әзерләгән коймак белән күрше-тирәдәге әбиләрне чәй эчертә. Һәр әби киленнең ни дәрәҗәдә хуҗабикә булуын, итагатьлелеген, чәйне дөрес ясавын, чәйне дөрес тәкъдим итүен, кыстый белүен күзәтеп тора.

Бәби чәе. Бәби туганнан соң, гаиләне котлап, күрше-күлән, туганнар бәби чәенә киләләр. Бәбигә һәм чәй табынына күчтәнәчләр алып киләләр. Мул табын әзерләнә. Бездә чәй табынына күчтәнәч алып килү йортка бәрәкәт һәм иминлек теләүне аңлата. Шул ук вакытта әзрәк кенә булса да, татарга хас масаеп кую да чагыла. 

Мамык чәе. Каз өмәсендә берничә казның мае алынгач, шул майда тиз генә коймак пешереп, мамык чәен эчәргә керәләр.Владимир Васильев

Аулак чәй. Аулак чәй дигәндә хатын-кызларның үзара җыелып чәй эчүе күз алдында тотыла. Хуҗабикәнең ире берәр эш буенча чыгып киткән вакытта, ул үзенең дус хатыннарын чәйгә җыйган.

Һәр хуҗабикәнең «тәмле чәй» ясау серләре бар. Ул мәтрүшкә, җир җиләге, карлыган яфрагы яки башка үләннәр кушылып ясалган чәй була. Һәр хуҗабикәнең мул табыны булырга тиеш. «Чәй эчәргә әйберем юк», — дигән очракта да, табында җиде-сигез төрле ризык була.

 «Чәй эчеп тормыйм», — дигәнне татар акылы кабул итми, димәк, кыстау җитми, тагын да кыстарга кирәк. Без чәйне санап эчкәнне дә кабул итмибез. Кунакның никадәр эчәсе килә, ул шулкадәр эчәргә тиеш, синең вазыйфа – никадәр эчертә аласың, шуның кадәр кыстарга кирәк. «Бергәләшеп чәй эчик самавырны сыкканчы», — дигән сүз дә юктан гына чыкмаган. Татарлар — чәйле халык. Чәй артында киңәшләр бирелә, борчулар, серләр сөйләнә», – дип сөйләде Фәнзилә Җәүһәрова.

«Татар романнарында чәй эчү күренеше булмаса, ул бик сәер яңгырый»

Язучы-сатирик Камил Кәримов зур күләмле кулъязмаларның барысында да чәй эчү күренеше булуын әйтте:

«Чәй үзенә күрә наркотик, ләкин зыянлы түгел. Иртән гади кайнаган су эчсәң, бернинди тәэсире, кызыгы юк, көч тә бирми. Иртән тиз генә маен, балын кабып чәй эчсәк, төшке ашка кадәр рәхәтләнеп йөрибез. Чәй — ашауның бер төре.

Чәйнең яше чикләнмәгән, ул — гомерлек эчемлек. Сөтне өлкәннәргә бик күтәреп эчәргә кушмыйлар, балаларга гына ярый. Яңа туган бала күкрәк сөтеннән аерылуга чәй эчә башлый һәм үлгәнче чәй эчә.Султан Исхаков

Үзем чәйне бары тик сөтләп кенә эчәм, шуннан соң яшиселәр килеп китә. Әгәр татар романнарында чәй эчеп утырган күренеш булмаса, ул бик сәер яңгырый. 40 ел кулъязмалар белән эшлим, зур күләмле әсәрләрдә һичшиксез әби белән бабай яки яшьләр чәй әзерли, самавыр кайната. Анысын әзерләде, бәлеш пешерде, нидер турады дип тасвирлау укучыга кызык булмаска мөмкин. «Самавыр куйды, чәй артында сөйләштеләр», — диелсә, самавыр тирәсендә бөтен ризыклар булуы күз алдында тотыла.

Су буенча Аллага шөкер генә белгеч буларак шуны әйтергә кирәк: кеше чәйгә каты су кулланырга бик курка, чәй чыкмый, өстенә элпә утыра диләр, ләкин иң файдалысы — каты су. Ул тере су дип атала. Чишмәләрдән һәм тирән токымнар арасыннан чыккан каты су бик тәмле һәм файдалы. Йомшак су тере түгел. Ул бары тик эчке сулардан җыела. Яңгыр суы һәм пычрак сулар туфрак аша үтеп чистара да, селтеле су була.

Самавыр куйгач, ул рәхәтләнеп җырлап утыра иде, и матур көйгә җырлый иде. Аңа бармак кадәр юшкын утырган, өч литрлы самавырга бер литр гына су сыя башлый, әкрен генә кырып ала идек аны. Кечкенәдән сеңеп калган шулар».

«Татар чәен кимендә дүрт чынаяк эчәргә кирәк»

Күренекле табиб һәм тарихчы Карл Фукс үзенең «Казан татарлары» дип исемләнгән китабында татарларның кунакчыл халык булуын һәм бик күп чәй эчүләрен ассызыклый.С.В.Неустроев “Рәхим итегез” (1969)

«Татар халкының иң матур сыйфаты — кунакчыллык. Татарда төп сый — чәй, аны кимендә дүрт чынаяк эчәргә кирәк. Аннан табынга каймак, кура җиләгеннән как, майда кызган юка куела. Боларның барысын да, һичшиксез, ашарга кирәк, тик моның белән генә бетми. Таныш булмаган ике-өч татар кунакка чакыра. Баш тартырга ярамый. Баш тартып үпкәләтергә мөмкин».

Татарларда чәйгә кагылышлы бик күп мәкаль-әйтемнәр кулланыла. Берничәсен искә алып үтик:

  • Ачык чырай — такта чәй
  • Эчсәң чәй — җанда җәй.
  • Чәй көлдерер, кесәне бөлдерер.
  • Чәй карын туйдырмас, күңелне ачар, сусынны басар.
  • Чәйне чәйнисе юк.
  • Чәй шикәрне таптыра.

Роберт абый Миңнуллинның сүзләренә язылган «Кайнар чәй» җырында да чәйгә карата кайнар хисләр чагыла.

Чәеңнең кайнарлыгыннан

Чәеңнең хуш исеннән

Әллә нишлим, эреп китәм

Әллә нишлим, исерәм.

Кушымта:

Яндыр мине, яндыр кайнар

Мәхәббәт учагында.

Кайнар синең чәйләрең дә,

Кайнардыр кочагың да.

Карашыңның кайнарлыгы

Өтеп ала җанымны.

Чәең кайнар, үзең кайнар,

Кыздырасың канымны.

Чәең кайнар, үзең кайнар

Чәй эчәм өрә-өрә.

Мәхәббәттә ничә кабат,

Авыз пешкәнгә күрә.

Яңа вазгыять чәйгә карата да төрле юмористик караш уята. Бу көннәрдә генә социаль челтәрдә бер кызык язмага тап булдым: «Татарстан галимнәре коронавируска каршы дару җитештерә, тик һәрвакыт сөтле чәй килеп чыга». Һәр шаяртуда дөреслек өлеше бар, диләр.

Гөлүзә Ибраһимова

internat.tatar

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here