Домой Жизнь татар Татары в регионе Егерме яшьлек герой-десантчы

Егерме яшьлек герой-десантчы

0
Егерме яшьлек герой-десантчы

2020 елның 9 маенда Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үт­тек. Минем бабамның әтисе – Галләм Гыймади улы МОРЗА­ХАНОВ та Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм 20 яшендә Совет­лар Союзы Герое исеменә лаек булган. Аның батырлыгы ту­рында миңа әтием сөйләде һәм, гаилә альбомын ачып, фото­сурәтен күрсәтте.

“Минем бабам, Миләүшә әбиемнең әтисе Галләм Гыймади улы Морзаханов 1925 елның 27 мартында Татарстанның Яшел Үзән районы, Татар Наратлысы авылында туган, – дип башлады ул сүзен. – Авыл мәктәбен тәмамлагач, ул колхозда тракторчы булып эшли башлаган, ә 1943 елның язында 18 яшьлек егетне сугышка алалар. Ул Кызыл байраклы Днепр хәрби флотилиясенең 66 санлы төтен маскировкасы һәм дегазация отрядында строевой матрос буларак хезмәт итә башлый. Шулай итеп, әле дары исе дә иснәмәгән яшь диңгезче, лейтенант хезмәтен Николай Чалый командалык иткән махсус отрядта (бу төркемне “Морской спецназ Сталина” дип тә йөрткәннәр) башлап җибәрә.

Бервакыт бер төркем десантчыларга Припять елгасы аръягында тупланган немец позицияләрен, аларның штабын, ут нокталарын, дош­ман кулындагы күперне һәм кичүләрне күзәтү бурычы куела. Әйтергә кирәк, фашистлар елга ярларына да миналар куя булганнар, шуңа да аларның хәрби объектына үтеп керү бик тә читен мәсьәлә булган. Бу хәтәр заданиене үтәүчеләр арасында Галләм Морзаханов та булган. 

Разведчиклар караңгы төн­дә, көймәләргә утырып, сиз­дермичә генә, Припять елга­сын йөзеп чыгалар, кем дә белмә­гән сукмаклардан баралар. Махсус төркемнең иң яшь десантчысы булган Галләм немецларның хәрби объектына үтеп керә һәм, кирәкле мәгълүматларны – немец штабының кайда булуын, фашистлар санын, ничек кораллануын ачыклап, иптәшләре янына ашыга. Ә инде радист бу яшерен информацияне Днепр хәрби флотилиясе командованиесенә хә­бәр итә, һәм безнекеләр корабы кичекмәстән немецларның хәрби объектын утка тота. Снарядлар төшкән җирдә дошман танклары шартлый, немец солдатлары кырыла. Исән калганнары, аңнарына килеп, безнең десантчыларны камап алырга тырышалар. Моны күреп алган Галләм, танкларны якын китермәс өчен, гранаталар ата башлый. Шулай итеп, ул байтак кына дошман танкларын сафтан чыгара.

1944 елның июнь – июль айларында Галләм Морза­ханов Гомель һәм Брест өл­кәләрендәге Скрыгалово бис­тәсен, Петриков шәһәрен, Дорошевичи авылын немецлардан азат итү операцияләрендә катнаша. Сизелер-сизелмәс ке­нә таң ата башлаганда, Днепр хәрби флотилиясе дош­манның борын төбендә диярлек, сугышчы­ларны һәм хәрби техниканы Припять елгасы аша фашистларның алгы позицияләренә чыгара. Ә бу вакытта десантчылар (алар арасында Галләм дә),  кичүне утка тотып, баш күтәрергә ирек бирмичә, безнең солдатларны дошман утыннан саклаганнар. Дорошевичи авылында тупланган немец гаскәрләренә совет хәрби көчләре һөҗүм иткәндә, курку белмәс десантчылар дош­манның төп көчләрен үз­ләренең кечкенә отрядына җәлеп итәләр. Кызганыч, бу операциядә 33 десантчының дүртесе, шул исәптән 66нчы отряд командиры лейтенант Николай Поликарпович Чалый да, һәлак булалар, ә унбишесе яралана. Бу турыда рус язучысы Виктор Леонов “Морской спецназ Сталина” дигән китабында язган.

1944 елның 12 июлендә баш старшина Г.П.Попов җи­тәкчелек иткән ундүртенче десант отряды (арада минем курку белмәс Галләм бабам да була) Белоруссиянең Пинск шәһәре өчен барган сугышларда да каһарманлык үрнәге күрсәтә. Алар Припять елгасында 5 тапкыр төрле десант операцияләрендә катнашалар. 36 кешедән торган десант дошман ягындагы күперне һәм 300 машинадан торган автопаркны кулга төшерә, дошманның 5 ут ноктасын юк итә, күпчелеген әсирлеккә ала. 1944 елның 14 июлендә 61нче армиянең 397 санлы дивизиясе пехотачылары һәм Днепр хәрби флотилиясенең 1нче бригадасы Белоруссиянең Пинск шәһәрен немец илбасарларыннан азат итә. Бу десант операциясендә Галләм Морзаханов аеруча зур батырлык күрсәтә. Командованиенең мөһим бурычын үтәү өчен, Припять елгасы аркылы 5 тапкыр катерда йөзеп чыгарга туры килә. Пинскны азат итү өчен барган каты бәрелешләрдә ул шәхсән берүзе фашистларның 5 “дот”ын, 10 дошман  солдат-офицерларын юк итә, бер немец сугышчысын әсирлеккә ала. Бу мәхшәрдә үзе дә бик каты яраланган яшь десантчыга (аның ике аягына да снаряд кыйпылчыклары эләгә) һәм иптәшләренә 2 тәүлек буе немецларның берничә контрһөҗүмен кире кайтарырга туры килә. Десантчыларга ярдәмгә килгән сугышчылар яралы Галләмне аңын югалткан хәлдә табып алалар һәм хәрби госпитальгә озаталар. Анда егеткә хәрби хирурглар ампутация ясарга тәкъдим итәләр. Тик ул моңа риза булмый. Шуңа да бабама озак кына дәваланырга туры килә. Сәламәтлеге какшаган Морзахановны медкомиссия сугышка яраксыз дип таба. Хәрби госпитальдән соң ул үзенең туган авылына кайта. Әйтергә кирәк, бабамның бу яралары гомер буе әрнеп авырткан, ә кайвакыт аннан кан да саркып торган.

Белоруссияне немец баш­кисәрләреннән азат иткәндә, Галләм Гыймади улы Морзахановка, Скрыгалов, Конковичи, Петриков, Дорошевичи, Пинск десант операцияләрендә күрсәткән батырлыгы өчен, 1945 елның 7 мартында Советлар Союзы Герое исеме бирелә, “Алтын Йолдыз” медале һәм Ленин ордены тапшырыла (бабамның батырлыгына багышланган очеркны язучы Л.Ханинның “Герои Советского Союза – сыны Татарии” китабыннан укырга мөмкин).

Галләм бабай 1944 елдан бирле Татар Наратлысы авылында яши. Төрле елларда Яшел Үзән районы «Комсомолец» күмәк хуҗалыгы ревизия комиссиясе рәисе, парторг булып хезмәт итә. 1947 – 1955 елларда якташлары аны ТАССРның Югары Советы депутаты итеп сайлыйлар. 1985 елда илебез Галләм Морзахановны I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкли. Пенсиягә чыккач, ул гаиләсе белән Казанга күчеп килә, ләкин инде озак яшәми, 1990 елның 25 маенда 65 яшендә вафат була.

Бүген дә Белоруссиянең Пинск шәһәрендәге хәрби-диңгез училищесы Советлар Союзы Герое Галләм Морзахановның исемен йөртә. Бу училищеда сугыш чорындагы вакыйгаларга багышланган мемориал да бар. Анда эленгән хәтер такталарына 66 санлы хәрби махсус отрядның 33 сугышчысының да исем-фамилияләре язылган. Шулар арасында Галләм Морзахановны да күрергә була. Казанның Җиңү паркындагы Геройлар аллеясында да Галләм Морзаханов исеме язылган хәтер тактасы бар, Казан урамнарының берсе аның исемен йөртә, ә Яшел Үзән шәһәрендәге Җиңү паркының (Вокзал буе урамы) Каһарманнар аллеясында Галләм Морзахановка барельеф куелган.

Күп еллар буе Галләм бабамның 66 санлы хәрби отрядтагы хезмәте сер булып сакланган. Шуңа күрә аның үз балалары бу турыда күптән түгел генә белгәннәр”, – дип тәмамлады сүзен әтием.

Без – Галләм Морзаханов­ның күпсанлы оныклары һәм туруннары шундый батыр бабабыз белән горурланабыз. Һәр Җиңү көнендә Галләм Морзахановны хөрмәтләп искә алабыз һәм аның рухына дога кылабыз. Тыныч йокла, безнең курку белмәс карт бабаебыз…

Иделия Хәлиуллина,

“Яктылык”мәктәбенең

8нче сыйныф укучысы.

Бердэмлек