Домой Поздравления Әлфия Исмаил кызы Кирасировага!

Әлфия Исмаил кызы Кирасировага!

0
Әлфия Исмаил кызы Кирасировага!

Сине чын күңелебездән туган көнең белән тәбриклибез. Туачак таңнарың, киләчәк көннәрең кояш кебек якты, нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Мәхәббәтең чишмә суыдай саф, бәхетең шомырт чәчәгедәй ак булсын. Һаман да шулай ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Кояш нурының җылысын, таң җилләренең иң назлысын, укуыңда, эшеңдә зурдан-зур уңышлар телибез.

Якын дустыбыз, синең туган көнгә.
 Буләк итәбез шигыръ юллары.
Гел шатлыкта гына узсаң иде
Сикәлтәле тормыш юлларың.

 Бу тормышның дустыбыз үз законы,
Таләпләре аның бик кырыс.
Табаласың икән бәхетеңне,
Югалтмаска аны син тырыш.

Тынычлыгың булсын күңелеңдә,
Эшләрең дә барсын, гөрләсен.
Гомер буе синең йөрәгеңдә
Яшәү дәрте сүнми дөрләсен.

 Кояшлы көн телибез сиңа, дустыбыз.
Болытларны куып таратып.
Яшик әле алда гомер барда,
Якын дуслар булып яратып. 

Иң изге теләкләр белән “Дуслык” оешмасыннан иптәшләрең.