Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез!
Без сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Киләчәк көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрмичә, һаман шулай безгә терәк булып яшәвеңне телибез. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт.
Безнең күңел һәрчак сиңа
Тели иң изге теләк.
Җир йөзендә синнән башка
Беркем юк кадерлерәк.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Гомәр, кызларың Роза, Руфия гаиләләре белән.