Кадерле әниебез, әбиебез! Без сине чын күңелдән туган көнең белән кайнар котлыйбыз! Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрмичә, саулыкка туенып, бәхетләргә коенып, безгә терәк булып яшә! Киләчәктә дә матур гаилә булып яшик!
Үзебез әби-бабай, әти-әни булсак та, синең төпле киңәшләрең, җылы сүзен безгә һәрвакыт кирәк. Син төп йортның олы терәге, зур гаиләне, туганнарны берләштерүнең үзәге булып торасың, күңел җылысын һәркемгә өләшәсең, безнең өчен тырышып яшисең.
Балаларыңа, кияү-киленнәреңә, оныкларыңа, оныкчыкларыңа «яраткан әби», «кадерле әни» дип озак еллар эндәшергә насыйп булса иде.
Иң изге теләкләр белән кызларың Әлфия, Гөлсинә, кияүләрең Төфхәт, Исмәгыйль, улларың Юныс, Хәниф, киленнәрең Зөлфия, Нәфисә, оныкларың, оныкчыкларың, сеңелең Фәимә, Рифкать һәм Хөмәйрә гаиләсе белән, кода-кодагыйларың.