Домой Поздравления Елховка районы,Тупли авылы Гөлфия Закир кызы ШӘРӘПОВАГА – 75 яшь!

Елховка районы,Тупли авылы Гөлфия Закир кызы ШӘРӘПОВАГА – 75 яшь!

0
Елховка районы,Тупли авылы Гөлфия Закир кызы ШӘРӘПОВАГА – 75 яшь!

Кадерле әниебез, әбиебез! Без сине чын күңелдән туган көнең белән кайнар котлыйбыз! Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрмичә, саулыкка туенып, бәхетләргә коенып, безгә терәк булып яшә! Киләчәктә дә матур гаилә булып яшик!

Үзебез әби-бабай, әти-әни булсак та, синең төпле ки­ңәшләрең, җылы сүзен безгә һәрвакыт кирәк. Син төп йортның олы терәге, зур гаиләне, ту­ганнарны берләштерүнең үзәге булып торасың, күңел җылысын һәркемгә өләшәсең, безнең өчен тырышып яшисең.

Балаларыңа, кияү-килен­нәреңә, оныкларыңа, онык­чык­ларыңа «яраткан әби», «кадерле әни» дип озак еллар эндәшергә насыйп булса иде.

Иң изге теләкләр белән кызларың Әлфия, Гөлсинә, кияүләрең Төфхәт, Исмәгыйль, улларың Юныс, Хәниф, ки­леннәрең Зөлфия, Нәфисә, оныкларың,  оныкчыкларың, сеңелең Фәимә, Рифкать һәм Хөмәйрә гаиләсе белән, кода-кодагыйларың.