Домой Пресса ЕЛМАЕГЫЗ, ХӨРМӘТЛЕ ХАТЫН-КЫЗЛАР!

ЕЛМАЕГЫЗ, ХӨРМӘТЛЕ ХАТЫН-КЫЗЛАР!

0
ЕЛМАЕГЫЗ, ХӨРМӘТЛЕ ХАТЫН-КЫЗЛАР!


Уңышлы җитәкче, бәхетле әни булу сере нәрсәдә?

Каләм ияләре хатын-кызларны «җиргә төшкән фәрештә», «җавапсыз табышмак», «сүнмәс кояш» кебек сүзтезмәләр белән чагыштыралар. Бүгенге кырыс заманда хатын-кызларга гүзәллек алиһәсе генә түгел, ә көчле зат та булырга туры килә шул. Асыл затларыбыз арасында җитәкче вазыйфасын үтәүчеләр дә бихисап. Алар өйләрендә – оста хуҗабикә, иренә – сөекле хатын, балаларына – игелекле ана, оныкларына – яратучан әби була белү өстенә, эшләрендә дә мең төрле эш эшләргә өлгерәләр. Җитәкче эшенә алынгансың икән, җитди проектларны гамәлгә ашыру, бүлекчәләр эшчәнлеген оештыру, коллективта уңайлы микроклимат булдыру һәм тагын әллә никадәр йөкләмәне берьюлы үтәргә кирәк.

Якынлашып килүче 8 Март бәйрәме алдыннан укучыларыбызны булдыклы һәм гүзәл милләттәшебез Румия Сафина Румия Сафина белән таныштырып үтәсебез килә. Хәзерге вакытта Румия ханым «Самара округы буенча халыкны социаль яклау идарәсе»нең Железндорожный, Ленинский һәм Самарский районнары бүлекчәләрен җитәкли. Румия Надим кызы җитәкчелегендәге идарә дәүләт керткән пилот проектларны уңышлы гына гамәлгә ашырып килә. Социаль яклау өлкәсендә 30 ел эшләп, җитәкче дәрәҗәсенә күтәрелгән героебызның эш тәҗрибәсе, профессиональлеге һәм җаваплылыгы идарә белгечләренең эшен дөрес оештырырга һәм шулай югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә.

Әлбәттә, мондый хезмәт алдынгысын өлкә хөкүмәте дә игътибарсыз калдырмый. Румия ханымның күпсанлы бүләкләре моңа дәлил булып тора. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп үтү урынлы булыр – Румия Сафина 2014 елда ук, өлкәдә беренчеләрдән булып, яңа гына кертелгән «Самара өлкәсе халкын социаль яктан яклау буенча атказанган хезмәткәр» дигән мактаулы исемгә лаек булган, ә ул җитәкләгән идарә ел нәтиҗәләре буенча «2023 ел лидеры» статусын алган һәм кубок белән бүләкләнгән. Бүләкләр һәм җиңүләр турында сүз чыккач, тагын бер мөһим нәрсә турында да әйтеп үтмичә булмас. Күптән түгел генә Румия Надимовна «2023 елгы Самара өлкәсе хатын-кызы» дигән иҗтимагый акциядә җиңү яулаган.

– Карьерагызда шундый зур уңышларга ирешүегезнең сере нәрсәдә? – дип кызыксынам танышымнан.

– Ниндидер аерым формула юк. Үземә йөкләнгән бурычларны уңышлы башкаруда хезмәттәшләремнең теләктәшлеге дә, кечкенәдән әти-әнием тәрбияләгән сыйфатлар да роль уйныйдыр, дип уйлыйм. Без сеңелем белән бик тату гаиләдә, әти-әни җылысына, игътибарына төренеп үстек. Әтиебез – отставкадагы офицер, озак еллар Эчке эшләр министрлыгы органнарында хезмәт итте. Әниебез – югары белемле хисапчы, гомер буе заводның туклану идарәсендә баш бухгалтер булып эшләде. Әти-әниебез балаларында кечкенәдән рәхим-шәфкатьлелек хисләре тәрбияләргә тырыштылар, үзләре дә беркайчан да кешеләр проблемасына битараф булмадылар, әле дә кемгә ярдәм кирәк, шунда ашыгалар, без дә алардан калышмыйбыз.
Безнең гаилә театр-концертларга, күргәзмәләргә йөрергә, яхшы әдәби китаплар укырга ярата. Бәлки шуңадыр да, без сеңелем белән мәктәпне дә, югары уку йортларын да медальләр һәм кызыл дипломнар белән тәмамладык. Мин кызымны һәм оныгымны да китап сөючеләр булырга өйрәттем. Оныгым инде лицейда укый. Ә мин әлегә кадәр белемемне арттырам, җае чыккан саен төрле курсларда укыйм. Тырышлык һәм хезмәт сөючәнлек – бөтен серебез шунда, – дип елмая Румия ханым.

– Безнең заманда хатын-кызга җитәкче булырга җиңел түгелдер?

– Әлбәттә, җитәкче вазыйфасы зур җаваплылык таләп итә. Сүз коллективта тәртип һәм бердәмлек урнаштыру, бер-береңә карата ихтирамлы мохит булдыру турында бара. Мин эшемне гади белгеч булып башлаган идем. Шуңа күрә хезмәткәрләрем белән уртак тел табуы миңа кыен түгел. Минем кул астында күптән формалашкан тату коллектив эшли, шуңа күрә югары күрсәткечләргә ирешәбез.

– Шундый киеренке график буенча эшлисез. Ял итеп алырга вакыт каламы?

– Һичшиксез, ял итәргә кирәк. Чөнки әйбәтләп ял итә белгән кешенең эш нәтиҗәсе дә әйбәт булачак. Отпуск ялларын мин данлы шәһәрләрдә, ерак илләрдә уздырырга яратам. Һәр сәфәр миңа яңа ачышлар, яңа белем бүләк итә. Ә атна арасындагы ял көннәрен, бәйрәмнәрне, шул исәптән дини бәйрәмнәрне дә мин гаиләм, туганнарым, әти-әнием белән үткәрәм. Без бергәләшеп милли ризыкларыбызны пешерәбез, тәмләп чәй эчеп, аралашып утырабыз. Бу мизгелләрдә минем күңелем ял итә, уңай энергия туплый.

– Сез гүзәл газета укучыларыбызга зифа буй-сыныгыз серләрен ачмассызмы икән?

– Моның сере бик гади: иң мөһиме – ялкауланмаска, үзең өчен вакыт таба белергә. Мин бик иртә торам, сулыш гимнастикасы ясыйм, аннары яхшы кәеф белән яраткан эшемә барам. Күбрәк елмаерга, юк кына нәрсәгә дә куана белергә кирәк. Тормышны яратыгыз, хөрмәтле хатын-кызлар! Барыгызны да язның гүзәл бәйрәме белән котлыйм, гаилә бәхете, аяз күк йөзе, ныклы сәламәтлек телим, – дип йомгаклады сүзен Румия Сафина.

– Әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт сезгә, Румия ханым! Бөтен асыл затларыбызны да Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез!

автор: Эльмира Сайфуллина

“Бердэмлек”