Домой Поздравления Эльмира Хәсән кызы КАНЮКАЕВАның туган көне!

Эльмира Хәсән кызы КАНЮКАЕВАның туган көне!

0
Эльмира Хәсән кызы КАНЮКАЕВАның туган көне!

          Кадерле туганыбыз! Син кояш нурлары ак карларны, пакь җаннарны җылыткан көндә якты дөньяга килгән иң олуг бәйрәмең – туган көнең белән тәбриклибез һәм матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай.

Кайчан килсәк, өеңдә нур бөрки,

Каршылыйсың якты йөз белән.

Кайгы-хәсрәт җиңеләеп китә

Синең әйткән йомшак сүзеңнән.

Озын гомер бирсен Хак Тәгалә,

Тыныч булсын һәрчак җаннарың,

Кочак-кочак бетмәс куанычлар,

Төяп килсен туар таңнарың.

Иң матур теләкләр белән туганнарың Фәхретдин тормыш иптәше

Лилия һәм кызлары Алия, Дания, Әминә белән.