Домой Поздравления Елховка районы Тупли авылының Яңавыл мәчете имам- хатыйбы Туктаргали хәзрәт МОТАЛЛАПОВка – 60 яшь!

Елховка районы Тупли авылының Яңавыл мәчете имам- хатыйбы Туктаргали хәзрәт МОТАЛЛАПОВка – 60 яшь!

0

Хөрмәтле хәзрәт!

Тупли авылы – бай тарихы, тирә-якка даны таралган имамнары, борынгыдан эшләп килгән мәчетләре, ислам динен хөрмәт итеп яшәгән халкы белән танылган төбәк.
Авыл халкындагы уңай сыйфатлар -борынгыдан килгән гореф-гадәт­ләребезне, Аллаһы Тәгаләне хөрмәт итеп, ислам кануннарына таянып яшәү нәтиҗәсе.
Туплидагы борынгыдан килгән дин­лелек турыдан-туры мәчет имамна­рының эшчәнлегенә бәйле.
Сездәге динлелек нәселдән килә. Үз чорында әтиегез дә имам хезмәтен башкарган. Инде менә Сез дә аның эзеннән китеп, халыкка дин юлын күрсәтүче остаз булып хезмәт итәсез.
Алдагы көннәрегездә дә Сезгә исәнлек, зиһен байлыгы, түземлек һәм изге хезмәтегездә уңышлар телибез.

Самара Диния нәзарәте,

Самара Җәмигъ мәчете,

«Ислам-нур» газетасы редакциясе,

Сезне хөрмәт итүче дин кардәшләрегез.