Күңел төшенкелеге түгел! Эмоциональ «яну» турында сөйләгәндә, белгечләр шулай ди. Соңгы арада психологларга нәкъ менә шушы халәттән зарланып килүчеләр саны арткан. Эмоциональ «яну» нәрсәсе белән куркыныч? Аны ничек чамаларга? Ничек сакланырга? Педагог-психолог, балалар психологы Регина Фәхрисламова белән шул хакта сөйләштек.
– Эмоциональ «яну» ни дәрәҗәдә куркыныч?
Эмоциональ «яну» синдромы көннән-көн арта барган эмоциональ һәм физик арудан гыйбарәт. Ул, гадәттә, кешеләр белән эшләгәндә эмоцияләргә чамадан тыш бирелүгә җавап рәвешендә барлыкка килә. Кешенең мондый халәте хәтта халыкара авырулар классификациясенә дә кертелгән. Бу синдромның нинди җитди авыру икәне шуннан аңлашыла инде.
– Андый чакта кеше ничек үзгәрә?
– Авыру башланып кына килгән мәлдә кеше ярсучан, явызга әйләнә. Никадәр генә йокласа да, йокысы туймый, арыганлыгы бетми, тынгысыз йоклый. Мондый «яну»га дучар булган кеше фикерләрен туплый алмый тилмерә, аның хәтере дә начарлана. Үз бәяңне төшерү, үз-үзеңне бар нәрсәдә гаепле итеп тою, апатия шулай ук кешедә әлеге синдромның башланып килүе турында кисәтергә мөмкин. Бу халәт озаккарак сузылган саен, кешенең тормышында да тискәре үзгәрешләр артканнан-арта бара. Ул эшенә салкын карый башлый, үзенең һәм хезмәттәшләренең хезмәтен түбәнсетә, үз эченә йомыла, кешеләр белән аралашудан кача. Эмоциональ «яну» синдромы яхшы ук тамыр җәйсә, кеше сәбәпле-сәбәпсез эш калдыра, бик еш «больничный»га чыга. Андый кеше еш кына баш авыртудан зарлана, аның кан әйләнеше системасы, калкансыман биз эшчәнлегендә хилафлыклар башлана. Алда телгә алынган билгеләрнең берсе генә күзәтелсә дә, кичекмәстән табибка, психологка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
– Эмоциональ «яну» куркынычы бигрәк тә кемнәргә яный?
– Җәмгыятьтә киеренкелек, стресска бирелерлек шартлар арткан саен, эмоциональ «яну»чылар да күбәя. Соңгы арада безгә ярдәм сорап килүчеләр арасында да андыйлар шактый. Бу халәткә табиб, психолог, укытучы, социаль хезмәткәр, коткаручы кебек булышучы һөнәр ияләре тизрәк һәм ешрак бирешә. Җаваплы урыннардагы җитәкче, администратор кебек кешлеләрнең, хуҗабикә һәм күп бала аналарының да баш бәласе ул. Күпсанлы тикшеренүләр нәтиҗәләренә ышансаң, хатын-кызлар арасында эмоциональ «яну» очраклары ир-атларга караганда ешрак очрый. Ул кешенең холык үзенчәлекләренә дә бәйле булырга мөмкин. Әйтик, перфекционист яки артык нык хискә бирелүче, кешеләргә «юк» дип әйтә белмәүчеләр арасында да бу күренеш еш очрый.
– Гадәти арудан аны ничек аерырга?
– Арыган кеше, бераз ял итеп алуга, шундук рәткә килә, көче, энергиясе арта. Моның өчен аңа тәмле ашап, туйганчы йоклау да җитә. Эмоциональ яктан янган кешегә бу гына җитми. Үз хәленә кайтырга аңа бик күп көч һәм вакыт таләп ителә.
– Бу халәтне күңел төшенкелеге белән бутаучылар да шактый…
– Күңел төшенкелегенә бирелгән кеше тормышының бөтен өлкәләрендә яшәү ямен, тәмен югалта. Ул тормышында нидер үзгәртүне мәгънәсез дип саный. Эмоциональ «яну» кеше тормышының бер генә өлкәсендә, гадәттә, эше белән бәйле рәвештә барлыкка килә. Ул еш кына шушы тармакта салкынлык һәм ваемсызлык күрсәтә.
Эмоциональ «яну»дан саклану өчен белгеч киңәшләре
— Үз-үзегезгә, теләк-ихтыяҗларыгызга, максат-хыялларыгызга һәрчак игътибарлы булыгыз. Теге яки бу авыру пәйда булса, вакытында чарасын күрегез.
— Үз өстегезгә артык зур бурычлар, чамадан тыш күп эш алмагыз. Кешеләргә «юк» дип әйтергә өйрәнегез.
— Эш белән ял арасында һәрчак баланс саклансын.
— Кайчак ялгызың калып, үзең генә ял итү, уй-фикерләреңне тәртипкә китерү дә файдалы.
Динә Гыйлаҗиева