Домой Жизнь татар Татары в России и в мире Рамил Гайнуллин: «Татарча онлайн мәктәп»тә уңышларын дәлилләгән укытучылар катнаша»

Рамил Гайнуллин: «Татарча онлайн мәктәп»тә уңышларын дәлилләгән укытучылар катнаша»

0
Рамил Гайнуллин: «Татарча онлайн мәктәп»тә уңышларын дәлилләгән укытучылар катнаша»
Рамил Гайнуллин Фото: Салават Камалетдинов

Интернетта «Татарча онлайн мәктәп» дигән платформа барлыкка килде. Биредә мәктәптә укытыла торган төп фәннәр буенча видеодәресләр карарга мөмкин. «Интертат» хәбәрчесе яңа ресурс белән танышты.

Интернетта татар теленең кулланышы артканнан арта бара. Татарча яңа проектлар барлыкка килүе милли җанлы кешенең күңеленә сары май булып ята. Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе башлап җибәргән «Татарча онлайн мәктәп» проекты да күпләр өчен сөенечле яңалык булачак.

Интернетта «Татарча онлайн мәктәп» дигән платформа барлыкка килде. Биредә мәктәптә укытыла торган төп фәннәр буенча видеодәресләр карарга мөмкин. Дәресләр татар телендә җиңел аңлаешлы итеп төшерелгән. Караучыны ялыктырмас өчен, алар уртача 7-10 минут дәвам итә. Предметлар буенча һәр сыйныфтан 16 төп тема алынган. Темаларны гимназиянең тәҗрибәле укытучылары сайлаган. «Татарча онлайн мәктәп» ярдәмендә мәктәп укучылары онытылып киткән теманы искә төшерә алса, укытучылар – дәрес конспектын, тема презентациясен йөкләп, үз дәресендә куллана һәм хезмәттәшенең тәҗрибәсе белән таныша ала. Ул ата-аналар өчен дә мәктәп материалын хәтердә яңартып җибәрү өчен файдалы булырга мөмкин.

«Ютуб» чикләнгән мәктәпләр өчен видодәресләр «Гугл диск»та саклана. Сайтта бирелгән сылтама аша кирәкле видеоны бернинди чикләүләрсез компьютерга йөкләргә була. «Татарча онлайн мәктәп» платформасыннан куллану тулысынча бушлай. Теркәлү дә соралмый.

«Татарча онлайн мәктәп»нең эчтәлеге 5 юнәлешкә бүленгән:

  • Мәктәпкәчә тәрбия һәм белем;
  • Башлангыч мәктәп (1-4 класслар);
  • Төп мәктәп (5-9 класслар);
  • БДИга әзерлек (10-11 класслар);
  • Өстәмә белем бирү – инженер дәресләре.

«Яшь укытучылар өчен бик файдалы чыганак булачак»

«Татарча онлайн мәктәп» белән якыннанрак танышу өчен, мин Казанның 2нче татар гимназиясе директоры Рамил Рәшит улы Гайнуллин белән әңгәмә кордым.

– Башка татар мәктәпләрендә бердәм дәүләт имтиханнарына, гадәттә, рус телендә әзерләнәләр. Татар телле материалларга ихтыяҗ булырмы?

– Имтиханнар рус телендә булгач, әлбәттә, русча да өйрәнмичә булмый, ләкин татар телендә белем алган бала профильле математиканы туган телендә җиңелрәк үзләштерә. Гомумән, фәнне 2 телдә белгән баланың фикерләү дәрәҗәсе көчлерәк, киләчәктә аның мөмкинлекләре зуррак була.

 Фото: © Видеодан скриншот

Мисал өчен, Равил Ниязович Алишевның профильле математикадан бердәм дәүләт имтиханына әзерләү дәресләренә игътибар итегез. Материал дәреслекләрдәгечә түгел, ә максималь аңлаешлы һәм җиңел форматта бирелә. Укытучының тәҗрибәсе бик зур. Ул үзе мәктәптә укыганда математикадан бик сәләтле укучы булган һәм Россия күләм бәйгеләрдә уңышларга ирешкән. Хәзер исә аның укучылары имтиханнарны даими рәвештә 90-100 балларга бирә. Аның дәресләре татар телендә белем бирә торган укытучыларга да методик ярдәм була ала. Һәркайсы аны күзәтеп, шул форматта үз укучыларына аңлата ала. Равил Ниязовичның дәресләренә үзебезнең укытучылар да кергәләп утырды.

– Ул сездә укытмыймы?

– Без Равил Ниязович белән өстәмә белем бирү форматында хезмәттәшлек иттек. Бүгенге көндә аның белән «Татарча онлайн мәктәп» проектында эшлибез. Аның төп эш урыны – Казанның Халыкара мәктәбендә.

– Димәк, сез үз укытучыларыгыз белән генә чикләнмисез.

– Әйе, башка җирләрдән дә «топовый» укытучыларны җәлеп итәбез. Югары уку йортларында бирелә торган математиканы югары дәрәҗәдә татар телендә укыта алырлык белгечләр сирәк. Аларда булган базаны туплап, ә ул дәреслекләрдә юк, башка укытучыларга да күрсәтәсе һәм киләсе буыннарга тапшырасы иде.

БДИга әзерлек – ул 7-11 сыйныф материалларын кабатлау. Шуңа күрә бу видеодәресләр 7нче сыйныф укучысына да, имтиханга әзерләнүчегә дә файдалы булачак. Комментарийларга игътибар итсәк, «бик җиңел аңлатасыз» дип язалар. Моны укытучылар калдыра торгандыр. Авыл мәктәпләренә чыккаладым. Кайтавазлар уңай булды. Авыл укытучылары бу ресурстан файдалана.

– Укытучылар арасында көнчелек юк түгелдер. Алар бер-берсенең материалын карарга, кулланырга теләрме?

– «Мин болай да барысын да беләм» дигән принцип белән кемнәрдер карамаска да мөмкин, ләкин монда күп нәрсә исәпкә алынды. Беренчедән, бөтен дәресләр дә – авторлык материаллары. Бүгенгә барлыгы 400ләп дәрес төшерелде. Һәр укытучы үз тәҗрибәсеннән чыгып дәрес биргәнен исәпкә алсак, материалларның барысын да уникаль дип атый алабыз. Башка укытучының эш алымы белән кызыксыну беркемгә дә комачауламый.

Әлеге ресурста дәрескә презентацияләр һәм дәрес планнары да беркетелә. Аларны да эштә кулланырга мөмкин. Икенчедән, бу дәресләрне урамнан килеп кергән кеше алып бармый. Монда уңышларын дәлилләгән укытучылар катнаша. Аларның күбесе – укучыларны олимпиадаларга, чыгарылыш имтиханнарына уңышлы әзерләп, югары нәтиҗәләргә ирешкән шәхесләр. Мәсәлән, Лилия Котдусовна Халиуллина – химия буенча имтихан эксперты, республикада иң көчле укытучыларның берсе.

Бу проект белән мин Свердловск, Чиләбе, Самара, Оренбург өлкәләрендә, Башкортстан Республикасында чыгыш ясаганда, укытучылар, мәктәп директорлары тарафыннан зур кызыксыну уянды. Самараның «Яктылык» мәктәбе бу ресурсны инде куллана башлады.

Күптән түгел безгә Чечнядан, Чабаксардан, Уфадан делегацияләр килеп, «Татарча онлайн мәктәп»не өйрәнеп киттеләр. Хәзер әлеге милләт вәкилләре шушындый проектны үз телләрендә булдырырга җыена.

– «Татарча онлайн мәктәп» идеясе ничек туды?

– Татар халкының революциягә кадәр булган бик бай гыйльми мирасы я югалган, я гарәп графикасында сакланганга күрә, әлегә кадәр тиешенчә өйрәнелмәгән. Бүген татар тормышында фәнне татарча бирә ала торган белгечләребез бар. Ул буын олыгаеп, эштән китсә, киләчәктә нәрсә буласын беребез дә белми, ә Интернетка эләккән әйбер юкка чыкмый, дигән гыйбарә бар. Гимназиягә килгәч, укытучыларының бай тәҗрибәсен видео форматка әйләндереп, архивлаштырып, киләсе буыннарга тапшыру теләге уянды. Физиканы да, биологияне дә, химияне дә татарча укытып була, дигән фикер алга таба да яшәсен иде.

Яңа гына университет тәмамлаган яшь белгеч физика укытырга килде, ди. Ул мәктәптә татарча укыган булса да, университетта русча белем алгач, аңа татар телендә дәрес алып бару кыен булачак. Интернетта рус телендә материаллар бик күп, ә татар телендә – юк дәрәҗәсендә. Укытучы татар телендә булмаган видеоларны, презентацияләрне, план-конспектларны каян алсын? «Татарча онлайн мәктәп» – ул яшь укытучылар өчен бик файдалы чыганак булачак.

– Бу идеяне тормышка ашырырга Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе дә ярдәм итте, дип беләм.

– Әйе. Комиссиягә рәхмәт. Шәхсән Марат Әхмәтовка зур рәхмәт белдерәм. Марат Готыф улына бу проектны тәкъдим иткәч, ул безгә ышанды.

– Ялгышмасам, «Татарча онлайн мәктәп» проектына дәүләт ярдәменнән башка тотынган идегез.

– Үзебезнең инициатива белән башладык. Грант откач, зуррак мөмкинлекләр ачылды. Онлайн дәресләр үткәрү өчен студия булдырдык. Без киләчәктә бүтән мәктәпләрдә эшләүче укытучылар белән дә хезмәттәшлек итәргә телибез. Әгәр педагог үз фәнен кызыклы һәм үтемле итеп бирә белсә, без аның дәресен видеога төшереп, яки үзе төшергәнне безгә җибәреп, «Онлайн мәктәп» сайтына урнаштыра алабыз. Бер килгәндә, берничә тема төшерергә мөмкин. Дәрес өчен гонорар түләнәчәк.

– Видеодәресләр уртача 10 минут бара, дип карадым. 10 минутлык продукт чыгарыр өчен, укытучы камера алдында күпме вакыт эшли?

– Дәресләрнең төрлесе – 40 минутлыклары да бар. Күпчелеге, чыннан да, 10ар минут тирәсе. Башлангыч чорда бер дәрес төшерү берәр сәгатькә сузыла иде. Укытучыларның камерага сөйләү осталыгы арткач, 20 минутка да сыеша башладылар. Монда актерлык осталыгы да кирәк. Тәҗрибә белән ул арта. Бу проектта катнашкан укытучылар иҗади яктан үсә. Алар бу турыда үзләре дә әйтә.

 Фото: © Рамил Гайнуллинның шәхси архивыннан

– Кайбер дәресләрнең караулары аз. Бу нәрсә белән бәйле?

– Аудитория «Татарча онлайн мәктәп» турында әле яңа белә башлады. Дәресләр күләмен бүгенге дәрәҗәгә җиткергәнче, без аны танытырга теләмәдек тә. Аның турында әле яңа сөйли башладык. Күптән түгел бездә кунакта журналист, алып баручы Зөлфәт Зиннуров булып китте. Ул да аңарчы бу проект турында белмәгән. Танышып чыккач, югары бәяләде һәм үз аудиториясен дә таныштырырга булды. Аннан соң, безнең алда бөтен кешене дә онлайн мәктәпкә җәлеп итү бурычы тормый. Безгә үзе теләп килүчеләр кызыграк, чөнки аның файдасы, беренче чиратта, ихтыяҗы булган кешеләргә тиячәк.

2024 елга мәктәпкәчә белем бирү модуле планлаштырылган иде, ә без аны гыйнвар аеннан башлап җибәрдек. Бүген иң күп карауларны шушы модуль җыя. Күрәсең, социаль челтәрләрдә безнең сәхифәләргә язылучыларның күбесе – мәктәпкәчә яшьтә баласы булган ата-аналар. Кечкенә балаларга кагылышлы видеоларны күпләп карыйлар. Инглиз теле дәресләре дә зур кызыксыну уята. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар телендә белем бирә торган һәм шул ук вакытта кызыклы видеолар Интернетта юк дәрәҗәсендә иде. Шуңа күрә безнең видеоларга кызыксыну арткандыр да. Монда сүз татар теле дәресләре турында түгел, ә туган телдә белем бирү турында бара. Татар теле фәне буенча кызыклы проектлар моңарчы да бар иде.

– Татар теле дәресләрен дә видеога төшерәчәксезме? Алар чит төбәкләрдә яшәүче татарларга кызыклы булыр кебек.

Татар теле дәресләрен башлап җибәрдек. Татар телен өйрәнергә теләгән рус телле аудиториягә дә дәресләр яздыру планы бар.

Сайтка керүчеләрнең статистикасын карагач, «Татарча онлайн мәктәп» читтә яшәүче татарларга, чыннан да, кызыклы икән, дигән фикергә килдем. Бирегә Россиядән тыш, Төркиядән керүчеләр дә сизелерлек күренә. Шулай ук Германия, АКШ, Канададан керүчеләр дә бар.

«Татарча онлайн мәктәп»нең «Телеграм» каналын булдырдык. Сайттан кала иң зур аудитория шунда. Безгә кушылучылар 1000гә җитеп килә. Без анда барлык яңалыклар белән таныштырып, яңа видеоларны куеп барабыз. «Телеграм» каналдагы аудитория яңа дәресләрне беренчеләрдән булып күрә. Абунәчеләр шулай ук дәрес турында фикерләре белән уртаклаша ала, күрергә теләгән темаларны сорый ала. Без аудитория сораган юнәлешләр буенча да эш алып барырга тырышабыз.

«Татарча онлайн мәктәп»нең тагын бер яңалыгы белән бүлешәсем килә. Үзебез уйлап тапкан татар телендәге интеллектуаль уеннарны тәкъдим итә башладык. Шушы көннәрдә сайтта «Уеннар һәм кушымталар» дигән яңа бүлек барлыкка килде, һәм без анда үзебезнең уеннарны йөкләп барачакбыз. Алар СССР чорыннан килгән уеннарга нигезләнеп, заманча форматта ясалган. Татар теле укытучылары бу уеннарга зур бәя бирде.

«Балалар белән эшләү җиңелрәк»

Директор белән әңгәмәне төгәлләгәч, минем «Татарча онлайн мәктәп» өчен дәрес яздырган берәр укытучының тәэсирләрен беләсем килде. Дәресен бүлдермәс өчен, тиз генә, математика укытучысы Алсинә Хәлимовна Сабирова белән сөйләшеп алдык.

 Фото: © Видеодан скриншот

– Алсинә Хәлимовна, видеокамерага сөйләү класста дәрес бирүдән аерыламы? Кайсы катлаулырак?

– Әлбәттә, аерыла. Балалар белән эшләү җиңелрәк, чөнки аудиторияне тоеп эшлисең. Монда үз-үзеңә сөйләнеп басып торасың. Беренчедән, камера каушата, икенчедән, ялгыш әйткән очракта, яңадан төшерергә туры килә.

– 10 минутлык дәрес төшерү күпме вакытыгызны ала?

– 45 минут тирәсе буладыр. Былтыр тагы да озагракка сузыла иде. Хәзер дубльләр саны кимеде. Остарабыз.

– Бу проект Сезнең өчен өстәмә эштер инде. Файдасы да тияме?

– Кайвакыт балалар алдарак үткән теманы онытып җибәрә. Шундый очракларда видеодәресне карарга кушам. Онытылган тема исләренә төшә. Авырып, мәктәпкә килмәүчеләр видеодәрестән теманы үзләре үзләштерә ала. Ул яктан уңайлы.

– Шушы проектта катнаша башлагач, тормышыгызда үзгәрешләр булдымы?

– Эш артты (көлә). Телевидениегә интервьюлар бирергә туры килде. Бергә укыган кызлар «горурланып карыйбыз» дип язып җибәрәләр. Анысы күңелле инде.

– Бик зур рәхмәт!