Домой Жизнь татар Татары в регионе Эше барның – ашы бар

Эше барның – ашы бар

0
Эше барның – ашы бар

Халыкара хатын-кызлар көне, Әниләр көне – барыбызга да таныш һәм якын бәйрәмнәр. Ә Халыкара авыл хатын-кызлары көне турында ишеткәнегез бармы? Бу – авылда яшәүче һәм эшләүче асыл затларыбыз бәйрәме. Ул ел саен 15 октябрьдә билгеләп үтелә.

Әлеге бәйрәм идеясе 1995 елда Пекинда узган хатын-кызлар конференциясендә туган һәм бары тик 2008 елда гына рәсми статус алган. Ул авыл хезмәткәрләренең авыр эшен күрсәтү һәм азык-төлек индустриясе, сәнәгать үсешенә керткән зур өлешләрен тиешле бәяләү максатыннан булдырылган. Монда игенчелек һәм терлекчелек өлкәләрендә эшләүче хатын-кызлар гына түгел, авылда яшәүче укытучылар, табиблар, мәдәният хезмәткәрләре һәм башка һөнәр ияләре дә күздә тотыла. 

Авылга караганда, шәһәрдә яшәве һәм эшләве уңайрак бит инде. Шуңа күрә, күпләр туган авылларын ташлап, шәһәр тормышын сайлыйлар. Әмма, шәһәр авылдан башка яши алмый, без барыбыз да моны яхшы аңлыйбыз. Нәкъ менә иртә таңнан караңгы төнгә кадәр басу-кырларда иген игүче, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерүче, кошчылык һәм терлекчелек өлкәсендә хезмәт итүче авыл халкы илебезне азык-төлек белән тәэмин итә. Хәтта авыр сугыш елларында да авыл хатыннары илне һәм фронтны тукландырган, ир-ат эше хатын-кызлар җилкәсенә төшкән. Һәм алар сынатмаганнар. Бүген дә җир җимертеп дөньяны алып баралар. Хатын-кыз – гаилә тоткасы, димәк, авылны бар итеп торучы да ул.

Шушы матур бәйрәм уңаеннан Похвистнево районы, Яңа Мансур авылында туып-үскән һәм шунда гомер иткән Вәлимә апа Садриева белән сөйләшеп алдык.

Ул күп балалы гаиләдә бишенче бала булып туган. Алар алтысы да кечкенәдән эшкә өйрәнеп, тәртипле, ярдәмчел, әдәпле балалар булып үскәннәр.

– Әти-әни, абый-апалар кырда эшләсә, өй эшләре, маллар карау без – кечкенәрәкләр өстендә иде, – дип искә ала Вәлимә апа.

Әңгәмәдәшем урта мәктәпне тәмамлап, шәһәргә укырга китәргә җыенып йөргән вакытта кинәт кенә әниләре авырып китә. Йорт эчендәге бөтен эш, хуҗалык мәшәкатьләре Вәлимәгә кала. Шулай итеп, кыз авылда калырга мәҗбүр була, төрле колхоз эшләрендә эшли башлый. Бераздан шәһәрдә яшәүче олы абыйсы гаиләсен алып, әнисен карарга кайта. Ә Вәлимә 1979 елда Миргазиян исемле авылдашына кияүгә чыга. Тормыш иптәшенең гаиләсе тагын да зуррак – алар унбер бала үскәннәр.

Ул заманнарда чит республикаларга бәхет эзләп китүчеләр күп булган. Вәлимә белән Миргазиян да Урта Азиягә китәләр. Анда ике уллары Рафаэль һәм Руслан туа. 13 ел Ленинобад шәһәрендә яшәгәннән соң, Садриевлар авылга күченеп кайталар. Чөнки Миргазиянның әтисе вафат була, ә васыятендә улының туган нигезенә кайтуын язып калдырган…

– Менә шул вакыттан бирле без җан-тәнебез белән авыл тормышына бирелгән кешеләр, – дип елмая Вәлимә ханым. – Кайту белән колхозда эшли башладык, колхоз таралгач, шәхси хуҗалыклар барлыкка килә башлады. Безнең гаиләләр гомер буе терлекчелек белән шөгыльләнгәнгә, без дә ирем белән шул юнәлешне сайладык. Бүгенге көндә 30 – 35 баш малыбыз бар, шуларның унысы – савым сыеры.

– Шулкадәр сыерны савып, сөтләрен урнаштыру кыендыр инде?

– Эшнең кайсысы да җиңел түгел. Сыерларны саву аппаратлары сава. Сөттән каймак, май, катык, корт, ике төрле сыр ясыйм. Аларны һәр чәршәмбедә район үзәгенә илтеп сатабыз. Мактанып әйтүем түгел, безнең продукцияне чират торып алалар. Күптәнге һәм даими клиентларым да шактый. Авылдашлар мин ясаган кортны бик яраталар. Хәтта Самараның Җәмигъ мәчетендә мәҗлесләр уздырганда килеп кортны миннән алалар. Мине бала чактан эшкә өйрәтеп үстергәннәре өчен әнием Бәдриҗамал белән әтием Гайзуллага чиксез рәхмәтлемен. Урыннары оҗмахта булсын мәрхүмкәйләремнең.

– Вәлимә апа, ун сыер биргән 150 – 200 литр сөтне эшкәртүе ай-һай кыен. Күпме вакытны ала, барысына да ничек өлгерәсез? Бәлки берәр сере бардыр?

– Әйе, эше күп инде. Сере дә бар – йокларга соңрак ятасың, иртән иртәрәк торасың. Тәүлектә егерме дүрт сәгать түгел, күбрәк булса әйбәтрәк булыр иде, – дип шаярта танышым. – Элек сыерларыбыз күбрәк тә иде, бераз киметергә туры килде. Алар ел әйләнәсе саудыралар, шуңа күрә без ял көне, отпуск дигән нәрсәләрне белмибез дә. Кайвакыт атнаның кайсы көне икәнен дә онытып җибәрәбез. Шәһәрдә заводларда, төрле фирмаларда эшләүчеләр биш көн эшлиләр дә ике көн законлы рәвештә ял итәләр. Ә безгә андый нәрсә турында хыялланырга да юк.

Бервакыт авырып киткәч, сыер савучы ялларга туры килде. Күпмедер вакыт эшләгәннән соң, эш авыр дип, ул да китте. Урта яшьләрдә иде ул, ә яшьләр ялланып эшләү түгел, үзләре өчен дә сыер, мал тотарга теләмиләр. Кибеттән бер литр сөт сатып алсак, безгә җитә, диләр. Күбесе тавык асрарга да авырсыналар. Ә минем өчен тавыклар кеткелдәве, әтәчләр кычкыруы ишетелмәсә, дөньяның яме юк сыман.

– Әле бакчагыз да зурдыр? Яшелчә дә үстерәсезме?

– Зур, барысын да үстерәбез. Тормыш иптәшем белән икәү алып барабыз инде хуҗалыкны. Рафаэль улыбыз да авылда яши, ул нык ярдәм итә. Җае чыккан саен Русланыбыз кайтып булыша. Алланың рәхмәте яусын аларга. Миргазиян белән кулга-кул тотынышып, бер юлдан атлый башлаганыбызга кырык өч ел була. Ул һәрвакыт минем ышанычлы терәгем, ярдәмчем, киңәшчем булды. Ирем бик матур итеп гармунда уйный, җырлый. Авылда узган бер генә чара да бездән башка узмады дисәм дә, ялгыш булмас. Эш күп булса да, мәдәни тормыштан читтә калмаска тырышабыз. Мин үзем дә җырларга яратам. Җыр-моң белән арыганлык та сизелми, күңелсез уйлар да китеп югала, дөньяда яшәве дә җиңелрәк кебек тоела башлый.

Җиләк, гөмбә җыярга яратабыз. Хәзер әле менә нәкъ гөмбә вакыты. Күп итеп гөмбә җыябыз.

– Аның да эше күп бит!

– Булса ни? Эше барның – ашы бар, диләр. Эшсез берни дә булмый. Аның каравы, кыш буе рәхәтләнеп гөмбә ашыйбыз, – ди, канәгать елмаеп, Вәлимә апа. – Авыл җирендә яшәп, яшелчәләрне, урман байлыкларын кешедән сатып алу дөрес түгел инде ул. Без үзебезне тәэмин итәрлек тә, якыннарыбыз белән бүлешерлек итеп тә әзерләргә күнеккән. Аллага шөкер, барын да бүлешәбез, авырлык килсә дә, куанычлы вакыйгалар булса да, бергә кичерәбез. Бөтен туганнарыбыз белән дә бик тату яшибез, – ди әңгәмәдәшем.

Авыл халкы Вәлимә апаны уңган хуҗабикә, оста пешекче, ярдәмчел күрше, киң күңелле, юмарт кеше дип бәялиләр. Ә мин әңгәмә барышында аны йомшак күңелле, хайваннарны, табигатьне, авыл тормышын чын күңелдән яратучы кеше буларак та таныдым. Яше алтмыштан узган булса да, арыдым, малларны бетерергә инде, эшләгәнебез җиткән дими. Киресенчә, эшсез торуны күз алдына да китәрә алмый.

– Иртән торып йортка чыккач, сызылып аткан таң белән сокланам, яңа көнгә куанам, сыерларым белән исәнләшеп, сыйпап алам үзләрен. Матур сүзләр әйтеп, мактап куям. Ирем кайвакыт, сыерларыңа миннән дә күбрәк игътибар бирәсең, дип шаярта. Ничек аларны яратмыйсың ди инде?! Алар бит җан ияләре, тукландыручыларыбыз…

Әйе, авылда яшәү җиңел түгел. Шәһәрдә туып үсүчеләрнең төшенә дә кермәгән көндәлек авырлыкларны бары тик көчле рухлы авыл хатын-кызлары гына җиңә ала, минемчә. Сәламәт булыгыз, һәрвакыт нәфис зат булып калыгыз, йөзләрегездә шатлыклы елмаю балкысын. Рәхмәт сезгә, авыл хатын-кызлары!

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.