Эшләсәк, бәһасе бәяләп бетергесез булыр

0
154

1 – 2 августта Татарстанда, «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә, Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды узды. Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасының беренче президенты, дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты, Россия Федерациясе президенты Владимир Путинның котлавы җиткерелде.

Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды белән Төркмәнстан президенты Сердар Бердымухамедовның, Россия Федерациясе хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллинның котлавы укылды. Чарада чит илләрдән һәм Россия төбәкләреннән килгән 995 делегат һәм 505 шәрәфле кунак катнашты. Чараны 150 массакүләм матбугат вәкилләре яктыртып барды. Самара өлкәсеннән 28 делегат һәм массакүләм матбугат чаралары хезмәткәрләре катнашты.  

Пленар утырышта Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев отчет-сайлау доклады белән чыгыш ясады. Киләсе биш еллыкка да аны сайлап куйдылар. Аның кандидатурасын җәмәгатьчелеккә Россия Герое Дамир Йосыпов тәкъдим итте.

Дәүләт Советы депутаты, Милли Шура әгъзасы, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, татар балаларының киләчәген кайгыртып, төбәкләрдә хосусый мәктәпләр ачарга тәкъдим итте. «Татар теле һәм әдәбияты 10 – 11 сыйныфларда бөтенләй укытылмый. Димәк, безнең балалар әлеге фәннәр буенча урта белем дә ала алмый! Быел бөтен Татарстанга татар теленнән Бердәм дәүләт имтиханын бердәнбер кыз бала бирде! Шатландык, әлбәттә. Тик утырып еларга гына оныттык», – диде ул.

Үзбәкстан Республикасының татар һәм башкорт Аксакаллар Шурасы рәисе Рим Гыйниятуллинның да чыгышы һәрвакыттагыча кискен һәм гайрәтле булды:

– Без татарлар «нигә алай, нигә болай» дияргә яратабыз, ә шуларны төзәтү өчен нишләргә кирәк – монысын беркем әйтми. Россия – йортыбыз, Казан – үзәгебез, учагыбыз. Әгәр Казанда мәгърифәт, мәдәният, сәнгать сүнсә, милләт үзе дә сүнеп барганын сизми калачак. Сөйләшкәндә кемнеңдер ярты сүзе русча, кемнекедер үзбәк телендә булырга мөмкин – шуны ничек туктатырга икәнлеген беркем әйтә алмый.

Дәүләт Думасында ничә татар бар? Бер Гыйльметдинов, урманда адашкан кеше кебек, кычкырынган, сөйләгән була. Безне анда беркем дә ишетми бит. Дәүләт Думасында тавышыбыз юк.

Россиядә генә 5,3 млн. татар бар, бөтен Думада бичара 3 – 4 татар, аларны да һичкем ишетергә теләми. Партия аша юл табып керергә кирәк. Партия аша шул кешеләрне үстерергә. Татар телен саклауның, яклауның бүтән юлы күренми, – диде Рим әфәнде.

Ул Татар көнен булдыру тәкъдиме белән дә чыкты.

– Конгрессны төзегәндә, бер нәрсәне исәпкә алмадык – Татар көнен билгеләмәдек. Песи көне бар, Бабай көне дә бар, ә 8 – 10 млн. татарның көне юк. 19 июнь – конгрессны төзегән көнебез – Сабантуйга да туры килә. Шул көнне Татар көне дип кабул итик әле, – дип тәкъдим итте Үзбәкстан вәкиле.

Татар көне булгач, байрагы да кирәк, яңа гимны да, дигән фикердә Рим Гыйниятуллин. Ул әле тагын бер идея бирде, Казанның берәр урамына Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев исемен бирергә кирәк, дигән тәкъдим белән чыкты.

Казахстан татарлары һәм башкортлары конгрессы рәисе урынбасары Гриф Хәйруллин милләт өчен эшнең нигезендә үзаң торырга тиешлегенә басым ясады.

– Эшләребез бара төсле, кайвакыт барысы да ал да гөл булып күренә. Әмма эшебездә нәрсәдер җитми кебек. Татарча сөйләшсәк, җырласак, биесәк, «без – татар» дип кычкырсак, безгә җитә кебек. Әмма эшебезнең асылында милли үзаң торырга тиеш. Бу – үз халкыңны югары күтәрү, телен, тарихын, милли үзенчәлекләрен ихтирам итү һәм киләсе буыннарга җиткерү.

Соңгы вакытта «Без, татарлар, тарихта эзлебез» дип мактанырга яратабыз. Дөрес, ата-бабалар үз эзләрен калдырган, ә без нәрсә? Гөрләтеп татарча укыта торган татар мәктәпләре челтәрен булдырдыкмы? Я булмаса, татарча университет ачтыкмы? Юк бит! Баланы бәләкәй чагында ук укытмагач, үскәч тә укытмагач, ул нинди татар була? – ди Гриф әфәнде.

Ул шулай ук татар һәм башка милләт кешеләре гаилә коргач туган балаларның күбесе татар телен белмәвен ассызыклады.

Съездда шулай ук Луганск Халык Республикасы Алчевск шәһәренең «Таң» татар мәдәният үзәге» иҗтимагый берләшмәсе рәисе Флюр Карачурин, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, конгрессның Башкортостандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин чыгыш ясадылар.

Республиканың беренче президенты, дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, конгрессның 30 еллыгы белән тәбрикләп:

– 30 ел элек без, татарлар, үз тарихыбызда беренче тапкыр тарихи ватаныбызга җыелдык. Очраштык, күрештек – онытыла торган хәл түгел ул, татарның милләт буларак исәнлегенә бер-беребезгә карап ышандык. Ул чакта рухи бердәмлегебезне раслау бик мөһим иде. Беренче корылтай, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитетын оештырып, үз бурычын үтәде. Аның беренче җитәкчесе Индус Таһиров безнең өметләрне аклады. Халкыбыз тарихын барыбыздан да яхшырак белә торган күренекле галим милләт каршында җаваплылыгын тоеп эшләде. Моңарчы күрелмәгән гаять җитди гамәлне башлап җибәрү, җайга салуны гыйлемле, булдыклы, көчле кеше генә башкара ала иде. Татарларны берләштерү җиңел булмады. Боларны ерып чыгып, вазифаңны лаеклы үтәдең. Барыбыз исеменнән дә рәхмәт сиңа! – Шәймиевнең шушы рәхмәт сүзләренә зал алкышлар белән кушылды.

Индус Таһировның эшен Ринат Закиров, Васил Шәйхразыев, Данис Шакиров уңышлы дәвам иттеләр.

Минтимер Шәймиев, тарихи һәм мәдәни мирас һәйкәлләрен торгызып, аларны ЮНЕСКО исемлегенә кертүнең мөһимлеге турында да сөйләде. Болгар, ислам динен рәсми рәвештә кабул итүнең 1100 еллыгы турында Россия төбәкләреннән җәйге ялга килүче балаларга да сөйләргә, яңа лагерьлар оештырырга кирәклеген әйтте. «Эшләсәк, моның бәһасе бәяләп бетергесез», – диде Шәймиев.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов әле башкарасы эшләр бихисап булуын искәртте. «Без тәнкыйтьне кабул итәбез, эшебездән канәгать үк түгел. Әле эшләргә кирәк», – диде. Ул Милли Шура рәисе итеп янә сайланган Васил Шәйхразыевка да башкарасы эшләрнең күп булуына ишарәләде. «Васил Гаязовичны мактадылар бүген, ләкин моннан бүген «без булдырабыз» дигән хыяллар белән генә китәргә түгел. Телебез, динебез, гореф-гадәтләребезне саклап калган хезмәтегез өчен рәхмәт. Үзегезне саклагыз. Бергә булырга насыйп булсын. Глобализация чорында үзебезне ничек саклап калырга икәнлекне күрәбез. Беренчедән, телебез, гаилә, икенчедән, динебез, һәр мәчет намаз укый торган урын гына түгел, гореф-гадәтләрне саклау урыны да булырга тиеш», – диде Миңнеханов.

Съездда Милли Шура рәисе урынбасарлары сайланды. Алдынгы милләттәшләребез президент кулыннан дәүләт бүләкләре алды. Утырыш «Туган тел» гимнын күмәк башкару белән тәмамланды.

Эльмира Шәвәлиева

(Татарстан сайтларына таянып язылды)

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here