Домой Поздравления Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаевны юбилее белән тәбриклибез!

Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаевны юбилее белән тәбриклибез!

0
Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаевны юбилее белән тәбриклибез!

Кадерле Фахретдин Бадретдинович!

Сезне чын күңелдән 55 яшьлек Юбилеегыз белән тәбрик итәбез!

Зур рәхмәтләребезне бүген белдерәбез Сезгә, татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү эшенә керткән өлешегез өчен!

Әйтеп тә бетерерлек түгелдер бу эшләрегез: Мәчәләйгә – туган авылыгызга ярдәм итеп торасыз, Самара өлкәсендә спорт бәйрәмнәре, шашка турнирлары уздырасыз, Бөтенроссия авыл Сабан-туйлары матур итеп Самара өлкәсендә уздырылды.

Киләчәктә дә энтузиазм һәм идеяларыгыз булып торсын, татар халык мәдәниятен үстерә торган яңа проектлар көтсен! Сез әлдә шундый яшь!

Безнең авылдаш шундый уңган эшкуар булуыгызга hәм татар дөньясында куренекле кеше булуыгызга без горурланып яшибез.

Сезнең эшегез алдагы көннәрдә дә чәчәк атсын, уңышлы булсын, үзегез сәламәт булыгыз, гаиләгездә зур бәхетләр телибез!

Иң изге теләклер белен авылдашларыгыз исеменнен Зөлфия Таштабанова