Фәнзилә Җәүһәрова: Милли иҗатка рус фәне терминнары белән бәя бирү тиешле гамәлгә әверелә

0
24
Салават Камалетдинов/архив

«Нәтиҗәдә, татар мәдәнияте рус мәдәнияте тәэсирендә генә дөньяви үсеш кичерә алган, шактый түбән дәрәҗәле мәдәният буларак кабул ителүгә нигез салына», – диде галимә.

Татарстанның баш фольклорчысы, филология фәннәре кандидаты, «Татар ядкәрләре» шәхси оешмасы директоры Фәнзилә Җәүһәрова «Әйдә бас» проекты кысаларында милли иҗат терминнарының рус телендә дөрес бирелмәве турында сөйләде.

«Татар мәдәнияте, шул исәптән, әдәбиятының милли үзенчәлекләргә нигезләнгән үсешенә 1928 елларыннан башлап чикләр куела башлый. Меңнәрчә еллар дәвамында үз йөзен, үз закончалыкларын тапкан татар гуманитар фәненә, шул исәптән, мәдәнияткә, уку–укыту системасына «тиешле, дөрес калып» буларак рус мәдәнияте күренешләре, закончалыклары тәкъдим ителә башлый», – диде ул лекциядә.

Аның әйтүенчә, бу тәкъдим башында, милли әдәбиятыбыз, фәнебезнең күренекле шәхесләренең берсе – Галимҗан Ибраһимов тора. «Нәкъ менә шушы чорларда татар әдәбият белеме, фольклористика кебек фәннәренең закончалыклары рус мәдәнияте каланчасыннан торып бәяләнә башлый», – дип аңлатты ул.

«Нәтиҗәдә, татар мәдәнияте рус мәдәнияте тәэсирендә генә дөньяви үсеш кичерә алган, шактый түбән дәрәҗәле мәдәният буларак кабул ителүгә нигез салына. Милләтнең үзенә генә хас мәдәни үзенчәлекләрен, аларның үсешен тәэмин итүче кануннарын барлыйсы урынга, безнең әдәбияыбызга хас булмаган «бөек әдәбият» жанрларын эзләргә, булмаганнарын булдырырга тырышуга өстенлек бирелә», – диде галимә.

Фәнзилә Җәүһәрова мисалларны әллә каян, тарих төпкелләреннән эзләп интегәсе юк дип саный. «Мәсәлән, безнең мәдәнияткә нисбәт иткән фәнебездә «бию» яисә себер татарларыча әйтсәк, «аяк уен» дигән термин әле дә юк. Такмак белән «частушка» терминнарының тәңгәл эчтәлекле төшенчәләр түгеллеген дә яңа аңлый башладык. Ә менә җырның «песня» түгеллегенә төшенергә дә җыенмыйбыз кебек», – дип сөйләде ул.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here