Домой Жизнь татар «Фәридә-Алсу» дуэты солисты: «Улыбыз укыган сыйныфка килеп кергән. Пуля кыйпылчыгы эләккән, хәзер хастаханәдә»

«Фәридә-Алсу» дуэты солисты: «Улыбыз укыган сыйныфка килеп кергән. Пуля кыйпылчыгы эләккән, хәзер хастаханәдә»

0
«Фәридә-Алсу» дуэты солисты: «Улыбыз укыган сыйныфка килеп кергән. Пуля кыйпылчыгы эләккән, хәзер хастаханәдә»

«Фәридә-Алсу» дуэты солисты: «Һөҗүм итүче улыбыз укыган сыйныфка килеп кергән. Пуля кыйпылчыгы эләккән, хәзер хастаханәдә» Казанның 175 мәктәбендә булган фаҗигадә “Фәридә-Алсу” дуэты солисткасының улы зыян күргән.

– Улыбызның хәле уртача. Ул ДРКБ да ята. Сөйләшә, аңында, – ди Алсу. – Һөҗүм итүче улыбыз укыган сыйныфка килеп кергән. Ата башлаган. Улым дусты белән соңгы партада утыра. Ата башлагач, парта астына качканнар. Аңа пуля кыйпылчыгы эләккән. Җәрәхәт алган. Ату башланганда аларда инглиз теле дәресе булган. Ул фәнне сыйныф җитәкчеләре укыта иде. Хәле ничектер,берни әйтә алмыйм.  

Алсу әле дә шок хәлендә мин, ди.  

– Елаудан туктаганым юк. Сабыйлар кызганыч. Баласыз калган әниләрне уйлыйм. Нинди зур хәсрәт, – ди Алсу.

Ватаным Татарстан

matbugat