Домой Жизнь татар Фәрит Гыйбатдиновның әнисе: «Улым түгел, мин китәргә тиеш идем»

Фәрит Гыйбатдиновның әнисе: «Улым түгел, мин китәргә тиеш идем»

0
Фәрит Гыйбатдиновның әнисе: «Улым түгел, мин китәргә тиеш идем»


Шушы көннәрдә туган ягында Татарстанның һәм Чувашиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Чувашия татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Фәрит Гыйбатдиновка багышланган чаралар узды. Чабаксарда «Гыйбатдинов укулары» конференциясе үткәрелде, Фәрит абый истәлегенә ике мемориаль такта ачылды, Корбан ашы уздырылды.

«Татарның көтүчесе» Фәрит Гыйбатдинов быел июль аенда вафат булды. Ул үзен шулай гади итеп, «көтүче» дип атады. Ә бит бу сүзгә күпме эчтәлек, мәгънә салынган. Ул татар халкын барлап, саклап яшәде. Фәрит Гыйбатдинов үз гомерен татар халкын, мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен бөтен дөньяга танытуга, үстерүгә багышлады. Якыннары хәтерендә ул бәхетле әти, бабай, тугры дус булып истә калды. Чувашиядә үткән чараларда Фәрит абыйны бары тик уңай шәхес буларак искә алдылар.

«Аның тискәре яклары булмагандыр да, ул һәркем өчен җан атып яшәде, беркемне дә авыр вакытларда киңәшсез калдырмады», — дип хатирәләре белән уртаклашты «Гыйбатдинов укулары»на җыелган кунаклар.


Фәрит Гыйбатдинов 7 июль көнне Чабаксар хастаханәсендә вафат булды. Берничә көн алдан аның коронавирус белән чирләве һәм үпкәсенең нык зарарлануы билгеле булган иде.

Бүген без Фәрит абый Гыйбатдинов турында якты хатирәләр белән уртаклашабыз.

«Мин бит карт кеше, миңа китәргә иде, Фәритемә түгел»


Минзәйнәп Гыйбатдинова, Фәрит Гыйбатдиновның әнисе:

25 яшемдә өч бала белән ирсез калдым. Ул вакытта Фәритемә өч яшь иде. Тормыш иптәшем: «Фәритемне яхшы кара», — дип соңгы сүзен әйтеп калдырды. Фәрит, чыннан да, бик тәртипле бала иде, бик йомшак булып үсте. Беркайчан да сүгенмәде, урамда малайлар белән сугышмады. Кечкенәдән дуслыкның кадерен белергә өйрәнде, тәртипле кешеләр белән генә дус булды.

Мәктәпкә 6 яшендә китте Фәритем. Анда да бер тапкыр да йөземә кызыллык китермәде. Мин колхозда көннәр-төннәр эшләдем. Өч баланы үстерергә, ашатырга кирәк бит… Нәрсә алып кайтсам, шуны ашадылар, нинди кием алсам, шуны киделәр. «Миңа бу ошамый», — дип тормадылар.

Гыйбатдиновлар гаиләсенең шәхси архивыннан


Мин эштә вакытта Фәрит идәннәрне юып, өйне җыештырып, ашарга пешереп куя иде. Гел булышты. Яшьтән ашарга пешерергә яратты. Элек әллә нәрсәләр пешереп булмаса да, булганыннан пешерде. Үзем дә рәхәтләнеп ашарга пешердем. Элек бит зур мич, төнлә эштән кайткач, камыр куеп җибәрәм дә, пәрәмәчләр пешерәм. Вәгыйзәгә өйләнгәч тә, шул пәрәмәчләрне яратып ашады. Бервакытта да: «Өйдә аш пешмәгән, чәегез кайнамаган», — дип кайтмады улым. «Әни, утырып тор әле, хәзер була», — дип барысын да үзе кайгыртты.

Балаларыма беркайчан да кул күтәргәнем булмады, кыйнамыйча, сукмыйча үстердем. Шуңа акыллы, тәртипле булып үскәннәрдер алар. Фәрит үзе дә балаларына кул күтәрмәде. Тормыш булгач, гел шома гына бармый, төрле чаклар булгандыр, ләкин балаларга сукканы булмады, өйдән сүзне беркайчан да чыгармадык.

Фәрит ике ел Грузиядә хезмәт итте, анда да хезмәттәшләренә пешереп ашата торган булган. Ул армиядән кайткач, «Улым, болай ярамый инде, өйләнергә кирәк», — дидем. Шулай Вәгыйзәне эзләп тапты. Күп тә йөрмичә өйләнештеләр. Беренче көннән үк Вәгыйзәне бик ошаттык. Бик матур тордылар, барысы да килгән иде. Тормышыбыз да тыныч, балалар да үсеп җитте, рәхәтләнеп яши идек. Күзләр генә тия күрмәсен, дип йөрдем. Күз тиде шул… Безне калдырып китте Фәритебез. Миңа хәзер 85нче яшь китте, мин бит карт кеше, миңа китәргә иде, Фәритемә түгел…

Күршеләр дә: «Фәрит киткәч, авыл буш калды, урамда ямь бетте», — диләр. Дошманнары юк иде баламның, беркемгә бер авыр сүз әйткәне булмады, бөтен кешене яратты. Кешедән алты тиенлек начар сүз дә ишеткәнем булмады. Армиягә киткәндә дә озату авыр булды, ә хәзер аны кире кайтарып булмый, бик авыр. Бик кызганыч, Фәритемне бик каты жәллим. Ходай Тәгалә шулай кушкандыр, китеп барды, кылган игелекләре калды…

«Яныма өч тапкыр гына килде, дүртенчесендә өйләнештек»


Вәгыйзә Гыйбатдинова, Фәрит абыйның тормыш иптәше:

Минем тормыш иптәшем Фәрит булуы — зур бәхет. Шундый кеше белән яшәгәнемә Аллаһы Тәгаләгә мең рәхмәтлемен. Ул искиткеч әти иде, балаларга йомшак булды. Аның яхшылыгын әйтеп бетермәслек. Минем өчен дә, әнием, балаларыбыз өчен дә бик кадерле булды, хөрмәт итеп, кадерләп яшәдек.

Без Фәрит белән бер авылдан бит. Ул вакытта клубта кино күрсәтәләр. Әти шунда клубны саклап кала иде. Ә Фәрит иртән клуб ачкычларын алырга безгә керә. Ул кергәндә мин бик каты ояла идем, ул миңа шул вакытта күз салган. Шуннан соң кайнанам Фәриткә: «Улым, шул урамда Вәгыйзә тора, әллә аңа сүз кушып карыйсыңмы?» — дигән. Моны миңа 38 ел үткәч кенә кайнанам әйтте.

Бервакыт Фәрит эштән кайта, мин суга барам, «Вәгыйзә, бүген клубта һинд киносы була, чыгасыңмы? Яшьлегеңне өйдә утырып үткәрәсең инде», — ди. Шуннан соң минем янга Фәрит өч тапкыр килеп йөрде дә, дүртенче килүгә өйләнештек. Моңа кадәр без Фәрит белән таныш идек, авыл кешеләре бит, монда бер-береңне беләсең. Фәритнең сәхнәдә биегәнен күреп гашыйк булдым.

Гыйбатдиновлар гаиләсенең шәхси архивыннан

1981 елның 25 ноябрендә өйләнештек. 38 ел бергә тордык, быел 39 ел буласы иде. Фәрит беркайчан да кычкырмады, кайда гына булса да, балаларга сумка тутырып бүләк алып кайтты. Зур кызыбыз Казанда яши, икенче кызым баласы белән янымда тора, төпчек балабыз — улыбыз Фәнил Казанда яши. Гел булышып торалар, Аллага шөкер. Балаларыбыз шәһәрдә яшәсә дә, без бер казанда ярдәмләшеп кайныйбыз.

«Вакыт үткән саен, әтиебез тагын да ныграк сагындыра»


Вәгыйзә һәм Фәрит Гыйбатдиновларның кызлары Динә һәм Рәзинә:

Салават Камалетдинов

Әтине гел хөрмәт иттек, аның сүзе безнең өчен закон булды. Аның белән әле дә горурланабыз. Вакыт үткән саен, әтиебез тагын да ныграк сагындыра. Видеоларын, фотоларын караганда күздән яшьләр ага. Сагыну артканнан-арта бара. Һәр чарадан соң әти кайта иде дә: «Фотоларны тизрәк интернетка куй, халык күрсен», — ди иде. Шул бергә утырып сөйләшүләр, бергә эшләүләр сагындыра. Авылга кайткач, аш бүлмәсендә җыелышып, сөйләшеп утыра идек. Әтиебез түр башына, яисә кухня ишегенә терәлеп безне тыңлап, кушылып сөйләшеп утыра иде. Хәзер шулар җитми.


Вәгыйзә һәм Фәрит Гыйбатдиновларның уллары Фәнил:

Әти кеше белән улының сүзе кыска була. Хәлләрне белешеп, киңәшләр бирешеп яшәдек. Киңәшләре җитми. Аның акыллы, кирәкле, дөрес фикерләре юк хәзер. «Әти ничек эшләр иде, нинди киңәш бирер иде икән?» — дип уйлыйм. Әтинең эшләгән эше җиргә тапталып калмады, юкка чыкмады. Шөкер, әти башлаган эшне дәвам итүчеләр бар. Әтиебез татар халкы өчен эшләде. Авылыбызда гына да күпме эшләр башкарылган. Зиратны гына алыйк, Урмай зираты начар хәлдә иде. Әтиебез инициативасы белән авылдашлар акча җыйды. Зиратны чүп-чардан, агач ботакларыннан чистарттылар, матурладылар.

«Фәрит абый һәрвакыт төшләремә керә»

Салават Камалетдинов


Хәйдәр Сафиуллин, Чувашия татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе:

Фәрит абыйны бер көнгә дә оныткан юк, һәрвакыт төшләремә керә. Без аның белән чын дуслар булдык. Бөтен эшне киңәшләшеп эшли идек. Хәзер аның эшен мин башкарам. Фәрит абыйсыз бик авыр. Хәзер ул үзе, аның киңәшләре җитми. Фәрит абыйга бөтен сереңне сөйләп, проблемалар белән уртаклашып була иде. Аңа һәрчакта да таянырга мөмкин иде. Гел элемтәдә булдык, ярдәм кулын һәрвакытта сузды.

Ркаил Зәйдулла, Татарстанның халык язучысы, Татарстан Дәүләт Советы депутаты:

Салават Камалетдинов


Фәрит Гыйбатдиновны Татарстан һәм Чувашиядә генә түгел, чит төбәкләрдә дә яхшы беләләр. Ул татар һәм чуваш халкы арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга, үстерүгә зур өлеш кертте. Һичшиксез, Фәрит Гыйбатдинов үз милләтенең патриоты иде, шул ук вакытта башка милләтләрне дә хөрмәт итте. Фәрит сәнгать кешесе иде, әмма анда сәнгать кешеләрендә булмаган башка сыйфатлар да булды. Ул чын лидер, оештыручы иде. Бу сыйфатлары аның эшчәнлегенең нигезе булды.

Гөлназ Шәйхи, Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте җитәкчесе:

Салават Камалетдинов


Фәрит гел минем күңелдә. Без ике дистә елдан артык эшләдек, дус булдык. Шушы вакыт эчендә ул бары тик игелекле гамәлләр генә кылган шәхес. Аның һәр эше татар халкы тарихында матур хатирә булып уелып калды. Ул оештырган «Урмай зәлидә», «Урмай моңы», «ART-MADHIA» фестивальләре, «Мишәр» ансамбле генә ни тора. Фәритнең безнең арада булмавына әле дә ышанмыйм. Кайдандыр: «Әйдәгез, килдегезме?» — дип килеп чыгар, кочагын җәеп каршы алыр кебек. Ул җанын, тәнен кызганмыйча, тормышын милләткә хезмәт итүгә багышлады. Ул бөтен гаиләсе белән эшләде. Барысы да татар халкына хезмәт итеп яшәделәр һәм бу эш әле дә дәвам итә. Урыны оҗмахтадыр Фәритнең.


Фәрит Гыйбатдинов, һичшиксез, кабатланмас шәхес булды. Үзеннән соң башкалар өчен якты киләчәк калдырырга тырышып яшәде. Милләтебезнең тугры улының урыны Җәннәт түрләрендә булсын!

Гадел Әхмәтҗанов

intertat.tatar