Фермер берүзе генә уңышка ирешә алмый.

0
39

Ирек Гатиятович НУРИЕВ – туксанынчы еллар башында Куйбышевта татар хәрәкәте кузгалып киткән вакыйгаларда катнашкан, барысын да үз күзе белән күреп белгән кешеләрнең берсе. Үткән атнада ул үзенең 75 еллык юбилеен каршылады. Шул уңайдан газета хәбәрчесе, Ирек Гатият улы белән очрашып, артта калган болгавыр еллар турында әңгәмә корып утырды.

– Ирек Гатиятович, туксанынчы елларда Сезнең эшчәнлек турында “Бердәмлек” газетасында хә-бәрләр еш чыгып тора иде. Ләкин ул вакыттан бирле күп сулар акты. Сез безгә бөтен тормышыгызны да сөйләп бирсәгез, яхшырак булыр иде.

– Яшьлек чорым социализмга туры килгәнлектән, минем өчен бу иң бәхетле вакыт булгандыр. Камышлы районының Иске Ярмәк авылында тормыш гөрләп тора. Мәктәбебездә алты йөзләп бала укый. Рус теле һәм әдәбиятыннан тыш бөтен дәресләр дә татарча. Җәен малайлар ашлык җыю, ә кызлар яшелчә бакчаларын утауда катнаша. Зур пыдаука чиләк (пуд сүзеннән) белән ашлыкны кырда машиналарга төйибез, амбарга кайтаргач, бушатабыз. 4 – 5 ел шулай йөри торгач, күрәм, кулларым маймылныкы кебек озынайган. 40 – 50 яшьләремдә генә нормага кайттылар. Шулай да тормыш рәхәт иде: кино, кичке уен, танцы, малайлар белән Юкәле таудан шуу – барысы да булды. Мин бит тулы гаиләдә, авыл интеллигенциясе булып саналган әти-әни кочагында үстем.

– Мәктәптән соңгы тормышыгыз ничегрәк булды?

– Урта Азиягә туганнар янына китеп барып ялгышлык эшләдем. Ике елым әрәмгә китте. Мин анда техник училище тәмамлап, токарь һөнәре алып чыктым һәм бераздан туган якларыма кайтып, Кинель авыл хуҗалыгы институтын тәмамладым. Юллама буенча җибәрелгән Туймазы кошчылык фабрикасында да ошамады, кайтып Куйбышев план институтының фәнни-тикшеренү лабораториясенә урнаштым. Анда фәнни эш белән мавыгып киттем һәм аспирантурага кереп укый башладым. “Межхозяйственная кооперация в сельском хозяйстве” темасына язылган фәнни диссертациямне 1980 елда Краснодарда якладым.

Менә инде үзгәртеп кору еллары да килеп җитте. Гаиләм белән Куйбышевның Яшьләр йорты янындагы өйләрнең берсендә яшәп ятабыз. Карыйм, трамвай тукталышында белдерү элгәннәр: татар иҗтимагый җәмгыяте оештырылу уңаеннан милләттәшләребезне җыелышка чакырабыз, дигәннәр. Шулай итеп, миңа “Туган тел”не оештыру җыелышында катнашырга насыйп булды. Шуннан соң бөтен җыелышларга да килергә, нинди дә булса файда китерергә тырыша идем.

Шул ук вакытта тормышымда зур үзгәрешләр башланды. 1991 елда, колхозлар тарала башлагач, мин институттан киттем һәм диссертациямнең темасы буенча эшли башладым. Самара өлкәсендә Россиядә беренчеләрдән булып крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе оештырып җибәрдек. Ул елларда Куйбышев облисполкомы рәисе булып эшләгән Виктор Тархов фермерлыкны күтәрү өчен 5 миллион сум акча бүлеп бирде. Рәфгать Әһлиуллин аркылы өлкә газеталарына белдерүләр урнаштырып, фермер булырга теләк белдергән 30 – 40лап кешене тупладык. Шул акчага аларга тракторлар, комбайннар, йөк машиналары сатып алырга һәм эш башлап җибәрергә мөмкин булды. Гомумән, 1991 елда өлкәдә 2200 фермер теркәлгән иде.

Ләкин кооперациясез, аерым-аерым гына, фермерлар уңышка ирешә алмаганы аңа кадәр дә билгеле иде. 15 ел ассоциацияне җитәкләү дәверемдә, ягъни 2007 елга кадәр, мин һәр җыелышта кооперация кирәклеге турында сөйләп тордым. Берничә кооператив оештырып та караган идек. Ләкин халык аны аңламады. Дөресрәге, партнерларга ышанмады. Туксанынчы елларда авыл хуҗалыклары җитештергән продукцияне җыеп алып киткән намуссыз кешеләр фермерларны алдап, акчасын кайтарып бирмәгән очраклар бик күп иде. Әле дә күбесе ышанмыйлар. Ә менә Татарстан фермерлары, соңгы елларда, җитештергән продукция тармаклары буенча кооперативларга берләшеп, яхшы гына керем алып торалар. Мәсәлән, берничә крестьян хуҗалыгы җитештергән сөтне җыеп, май, каймак, катык, эремчек эшләп чыгаралар, аны үз кешеләре сата һәм цикл ахырында акчаны хезмәттәшләр арасында бүлешәләр. Шулай итеп, акча бер оешма эчендә әйләнә, ел ахырында алынган табыш пайлар санына карап бүленә. Димәк, без дә заманында дөрес юлдан барганбыз. Ләкин моның өчен җәмгыять әле әзер булмаган.

Ә тиздән инде кооперативлар да тарихта калырга мөмкин, чөнки агрохолдингларга алмашка Маркетплейс ише интернет- сату ысулы кертелә башлады. Җитештерелгән продукциянең сыйфат күрсәткечләрен, фотосурәтләрен Маркетплейс хуҗасына җибәрәсең дә сатып алучы сине интернет аша үзе эзләп таба һәм товарыңны өеңнән килеп ала. Дөрес, моның өчен дә тиешле процентларны түләргә туры киләчәк.

– Ирек Гатиятович, авыл хуҗалыгында эшләргә кеше калмады бит инде, авылларда олылар гына яши. Сезнеңчә ничек, крестьян-фермер хуҗалыклары гына авылны саклап кала аламы?

– Хәзерге техниканы кара син! Механизация һәм автоматизация кертелгән саен кул көче кими. Ләкин кооперация булганда, авыл халкы җитештергән сөт, ит, җиләк-җимеш, яшелчә кооперативка тапшырылганда, эш урыннары артачак.

Халык баеп китәчәк, һәм яшьләр дә авылларга кайтачак. Бу минем уйдырма түгел, бу Татарстанның инде тормышка ашырылган тәҗрибәсе.

– Авыллар үсеш алса, әйбәт булыр иде. Бәлки шулай татар телебез дә сакланып калыр?

– Мәгариф системасын үзгәртмичә булмас, дип уйлыйм. Бала өйдә генә татар телендә сөйләшсә, ул үз телендә иркен фикер йөртә алмаячак. Димәк, аңардан язучы да, шагыйрь дә чыкмаячак. Шуңа күрә советлар чорындагы милли телләр укыту системасын кайтармыйча, һәр өйгә татар телендә басма матбугат яздырып алмыйча, булмас, дип уйлыйм. Татар авылларын, татар телен саклап калыйк дисәк, ата-ана да, мәктәп тә эзлекле һәм аңлы рәвештә бу юнәлештә эшләргә тиеш.

– Эчтәлекле әңгәмәгез өчен рәхмәт, Ирек әфәнде. Сәламәтлек һәм бәхетле картлык телибез Сезгә.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here