Фермер Фәридә Яруллина хатын-кызларга: «Ирләрегез булдыра алмый икән, үзегез эшләгез»

0
119


Чистайда яшәүче Фәридә Яруллина ат фермасында йөзгә якын хайван тота. Аның фикеренчә, атларга мәхәббәт — ул авыру. Бүгенге көндә кайбер балалар өчен ат астыннан тирес чыгару да зур бәхет икән, ә ат урлау күренеше хәзер дә бар. Атлар тотучы ханым татар хатын-кызларына нинди киңәшләр бирә?

Ферманың без карават, телевизор булган җылы бүлмәсендә сөйләшеп утырдык. Кара йомгак кебек иркә песи баласы да үзенә игьтибар сорап, итәккә үрмәләде. Фәридә ханымның нәселендә ат тотучылар булмаган, атларга мәхәббәт анда барлыкка килгән.

«Атларга мәхәббәт — ул авыру»


«Атларга мәхәббәт — ул авыру. Без, ат тотучылар, үзара сөйләшкәндә дә шулай дибез, без атлардан башка яши алмыйбыз. Мин — биш яшемнән ат өстендә үскән кеше. Безнең күршедә ат асраучы абый яши иде. Минемчә, атларга мәхәббәт — татар халкының канына сеңгән күренеш.

Үземнең ат фермасын булдыру теләге гомер буе минем белән бергә атлады. Ун ел элек улым бер тай алуны сорады һәм мин, уйлап та тормыйча, тай алып кайттым. Яшь тайга күңелсез булгач, икенче көнгә үк тагын берне алып кайттым. Күпмедер вакыт үткәч өченчесен, дүртенчесен, бишенчесен… Шулай итеп, атлар санын ун башка җиткердем. Атлар күп булгач, аларга торак кирәк иде, шуннан ферманы төзергә ниятләдем. Аның мәйданы бер мең квадрат метр булды, анда ат саны күбрәк кирәк иде, шуңа күрә баш санын арттырдым.

Ат фермасын тоту авыр түгел. Билгеле, техника, азык үстерү өчен җирләр булу кирәк. Ул сорауга килгәндә, безнең шәһәр башлыгы Дмитрий Алексеевич Иванов бик ярдәм итә. Ферманы төзеп чыккач, җир сорап, аңа мөрәҗәгать иттем. Ул мине бик җылы кабул итте. Дәүләтнең резерв фондыннан миңа җир бирделәр. Бүген җирем, техникам бар, үзебез чәчәбез, үстерәбез, авырлыклар бик сизмим. Минем ике эшчем бар, ә иң зур терәгем — 15 яшьлек улым, ул ярдәм итә», — дип сөйләде ханым.

Аның фикеренчә, сыерга караганда, ат тоту җиңелрәк. Печән бирсәң, атка бүтән берни кирәкми. Көз җиткәч бер чистартып аласы була, ә калган вакытта ул үзен-үзе карый. Иң зур эшне айгыр башкара, фермада алар икәү. Айгыр атларны алып китә, кичен алып кайта. Ноябрьдән майга кадәр алар абзарда тора, печән, солы гына бирәсе.

«Мин алып кайткан беренче тай чабыш аты иде. Чабыш атларын карау авыррак, чөнки алар көйсезрәк. Беренче елларда тоткан атлар чабышларда да катнашты, хәзер инде күбрәк ит өчен йөк атларын тотам. 

Чабыш атлары өчен атта йөрүчеләр, кыйммәтле тренажерлар, киендерү әсбапларын тотарга кирәк. Кызганыч, бүгенге көндә чабыш атларына ихтыяҗ зур түгел. Ит алырлык атлар күбрәк кирәк», — ди ханым.

Чабыш атларын Фәридә ханым Азнакайда тота, аның сүзләренчә, ул якларда спорт атлары белән күбрәк кызыксыналар. Ат яраткан кеше өчен иң авыры — атны сугымга җибәрү һәм сату. Ферма хуҗасы да атларны кызгануы турында сөйләде.

«Сату алдыннан ат үпкәләп йөри, елый»


«Кызганыч, атларны суярга кирәк булган вакытлар да була. Минем өчен ул бик авыр, мин кызганам малларны. Ат фермасында эшләүчеләр өчен беренче көннән үк шундый шарт куелды: атларга акыру, кул күтәрү юк, бары тик яратып карау. Кайбер кешеләр атлар тибә яки тешли дип курка, менә миндә андый атлар юк, чөнки алар кешедән начарлык көтми, яхшылыкны гына беләләр. Минем атларның кешегә мөнәсәбәте бик йомшак.

Ул хайваннар бөтен әйберне сизә. Атларны сату минем өчен бик кызганыч күренеш. Атлар сатасы көнне мин үзем килмим. Алар аны үзләре дә сизә, кичтән үк үпкәләп йөриләр, елыйлар.

Йөк атлары кыйммәт, биш-алты айлык тайлар кимендә 70-80 мең тора. Ул тайларны миннән алып киткәндә аңлыйм: алардан 200 кг ит чыкмый әле, аны иткә түгел, ә үрчетү өчен алалар. Иткә алучылар да була. «Алдагыз, тик иткә алганны әйтмәгез», — дип әйтәм сатып алучыларга.

Атларны иң акыллы хайван дип уйлыйм. Алар сүз белән әйтмәсәләр дә, сөйләшәләр. Һәр ат үзенең хуҗасын аңлый. Мин монда һәркөнне булганга, алар мине хуҗа дип кабул итәләр. Шуңа бәйле рәвештә, минем атлар күбрәк хатын-кызларны ярата. Ат барысын да аңлый.

Бер спорт атым кайтуга, мин аны җигеп чыгып киттем. Ат көтүе бездән бер-ике чакрым ераклыкта калды. Ул мине бәреп төшерде дә китеп барды. Аягыма яхшы эләкте, ә көтүдәге икенче ат минем янга чабып килде. «Әйдә, утыр», — дигән кебек яныма килеп басты. Шуннан ерактан күреп алган иде», — дип сөйләде әңгәмәдәшем.

«Һәр татар канында ат ярату хисе бар, тик без атларга кире кайта алмабыз»


Фәридә Яруллина берничә тапкыр татарларның атны яратуына басым ясады. Әйе, элек һәр йортта ат тотканнар, тик хәзер авылларда ат тотучылар юк диярлек. Фәридә ханым ул күренешне атларга булган бәя һәм техника үсеше белән бәйли.

«Һәр татар канында ат ярату хисе бар, тик без аларга кире кайта алмабыз, атлар бетәр дип уйлыйм. Элек аларны бөтен эштә диярлек кулланганнар, хәзер техника заманы, атка ит дип кенә карыйлар. Авылларда ат тотучылар бик аз. Безнең кебек ат яратучылар гына калып килә.

Хәзер ат тотучылар өчен бик күп субсидияләр, грантлар бар. Мин үзем дә грант откан кеше. Хөкүмәтебез тарафыннан булдырылган ярдәм итү программаларының булуы бик яхшы күренеш, әлбәттә. Курыкмасаң, көчле, җаваплы булсаң, аны алып була. Ә менә авыллардагы гади фермерларга грантка кер дип әйтеп кара әле. «У-у-у анда кәгазь эше, анда отчет, юк, кирәкми», — диләр. Дөресен генә әйткәндә, ул отчетлар чыннан да бик күп, ай саен сорыйлар. Шул әйбер киртә булып тора. Ул системаны бераз гадиләштерергә кирәк. Шул отчет бирүдән куркып, кешеләр грантка бармый. Җитез фермерлар керә ул программага, ә гади авыл кешесе анда керүдән курка. Шуңа күрә дә күпме авыллар юкка чыга, чөнки терлекчелек бетеп килә», — ди Фәридә ханым.

«Кайбер балалар өчен ат астыннан тирес чыгару — зур бәхет»


Ат фермасына мәктәпләрдән, бакчалардан балалар килә. Фәридә ханым ял көннәрендә гаиләләр белән килүчеләргә дә каршы килми.

«Әти-әниләр балаларын көч-хәл белән алып китәләр. Балаларның атта йөрисе, сыйпап карыйсы, ашатасы килә. Кайбер балалар өчен ат астыннан тирес чыгару — зур бәхет. Андыйларга карап торам да, аларның ни дәрәҗәдә техникадан аруын күрәм, аларга аралашу кирәк. Монда үзләрен иркен хис итәләр, табигатьне тоялар, хуҗа булып йөриләр», — ди Фәридә апа.

Ат фермасында ат спорт мәктәбен ясау мәсьәләсе күп тапкыр күтәрелгән. Җитәкче ханым сүзләренчә, район җитәкчесе дә ул идея белән янып йөри, тик аның өчен бик күп инвестицияләр кирәк. 

«Җилле көндә, мәсәлән, балалар урамда шөгыльләнә алмый, шуңа күрә ябык манеж булырга тиеш. Ул унар миллион тора, бик кыйммәт. Мин аны үземә куйсам да, аның хакы беркайчан да капланмаячак.

Президент гранты бар, әмма анда бик кечкенә суммалар бирелә һәм ул шундый глобаль сорауларны чишүгә җитми. Ул грант хисабына әйбер төзергә ярамый. Спорт мәктәбе булган очракта без күпме баланы компьютердан чыгарыр идек! Ул мәктәп булып кына калмас иде, аның янына төрле аттракционнар ясап була.

Хөкүмәт тарафыннан шундый социаль программалар ахырына кадәр эшләнмәгән. Кызганыч, бездә авыл хуҗалыгын популярлаштыру юк. Интернетта «Кем ул колхозчы?» соравы белән ролик чыккан. Ул сораштыруның кайсы шәһәрдә узганын белмим, 5-6 сыйныфтагы мәктәп балалары шул сорауга җавап бирә. Колхозчылар алар өчен «пычраклык», «тәрбиясезлек», «теге заман». Шундый начар сүзләр яңгырый.

Шул ук вакытта мин дә авыл хуҗалыгында эшлим, ә монда килгән балаларның кире китәсе килми. Җәмгыятьтә авыл хуҗалыгына карашны үзгәртергә кирәк. Нигәдер бездә авыл хуҗалыгы туризмы юк. Белоруссиягә чыксак, һәр авылда берничә туристик хуҗалык бар, кешеләр анда ял итү өчен килә. Тавык астыннан алып, бер йомырканы кыздырып ашау да рәхәт алар өчен. Бездә юк ул. Лениногорск ягында ат фермасы гына бар, ә аны бик зур, кызык итеп ясарга була», — ди фермер.

«Ике көн атлар янында булмасам, ул көннәр әрәмгә киткән кебек була»


Без атлар янына чыктык. Фәридә ханым иң яраткан ике атын – Ньюмон һәм Жасминны  урамга чыгармаган иде. Җиде яшьлек Америка юртагы Ньюмон киләсе язда әни булачак, ул ярышларда катнашкан ат. Ат өчен җиде яшь – кеше өчен 30 яшь кебек ул. Без атлар янына чыккач, аларның икесе дә хуҗалары янына килеп бастылар. Фәридә апа миңа атка утырырга ярдәм итте, иярсез генә ферма эчендә йөрдек. Аннан соң ат үзенең «бүлмәсенә» кереп чыгарга уйлады, ишек башыннан тимер торба уза, ярый ла башны иеп өлгердем. Кечкенә вакытта гына атта йөргән бар иде, икенче көнгә көч-хәл белән аякка бастым.

Һава торышы әйбәт булганда, хуҗабикә һәр иртәне 10-15 км ераклыкка атта чабып кайта. Ул сәламәтлек өчен дә бик файдалы. Фәридә Яруллинаның ярышларда катнашканы булмаган. Аның фикеренчә, ул хатын-кыз эше түгел.

Ул атларына исемне үзе куша: Лайма, Пасека, Купава, Синди, Мадонна, Анабель…

«Атлар мине озаграк күрми торсалар, сагыналар. Мине күрүгә койма янына килеп басалар. Ике көн атлар янында булмасам, ул көннәр әрәмгә киткән кебек була», — ди әңгәмәдәшем.

Кояшлы һәм бик зәһәр җилле көн иде. Калган атлар урамда йөри. Ат – салкынга чыдам хайван. Аларга эссене кичерү авыррак, шуңа атларны җәен коендыралар. Элек ат тизәген җыю бар иде. «Хәзер беркемгә кирәкми ул», — ди хуҗа ханым. Ул янына килгән һәр атка исеме белән эндәшә. «Өшемисеңме, ашадыңмы?» — дип хәлләрен сораша. Көтүдә быел гына туган тайлар да бар. Игезәк тайлар туганы булмаган. Фәридә ханым игезәкләр тууның начар күренеш булуын аңлатты. Андый очракта тайларның икесе дә үлә яки берсе генә көч-хәл белән исән кала икән.

«Биш-ун минутка соңга калсам, тайны югалта идем»


«Агроном, ветеринар, тракторчы, механизатор, икътисадчы, бухгалтер, җитәкче — барысы да үзем. Ветеринария өлкәсендә белемем булмаса да, ярдәм күрсәтергә туры килә. Жасмин быел тай китерә алмады. Тай дөрес урнашмаган иде. Мин ат карынындагы тайны үзем бордым, дүрт сәгать җәфаладым. Үлгән тайны чыгарып, атны коткарып калдым, юкса суярга туры килер иде. Авыртудан ауды атым, чиләкләп системалар куйдык.

Тайларга бер-ике сәгать кала ат сиздерә башлый. Ул ашамый, эчен чистарта. Ат бик тиз тайлый. Кайвакыт тайны өстерәп чыгарырга туры килә», — дип сөйләде ханым.

Фермада күп җирдә камералар урнаштырылган, аннан кала дүрт эт сакта тора. Элеккеге кебек ат урлау күренеше хәзер дә бар икән, бәхеткә, бу фермада андый хәл булмаган.

Тайлау бүлмәсендәге камера бер тайның гомерен саклап калуда ярдәм иткән. Фермадагы камералар Фәридә ханымның телефонына да тоташтырылган.

«Атлар төнлә тайлый. Кичке унберенче ярты иде, йокларга яттым. Бер ат тайларга тиеш иде, шуңа камераны карап алырга булдым. Карасам, тайның башы салынып чыккан, ә күкрәк өлеше чыга алмый. Биш-алты минут карап утырдым, ул вакыт эчендә инде бәбиен төртеп чыгарырга тиеш иде. Машинада очып килдем, кислород җитмәүдән тайның иреннәре соры төскә кергән иде инде. Икенче көчәнүен көтеп тордым да, үзем тартып чыгардым тайны. Биш-ун минутка соңга калсам, тайны югалта идем», — дип сөйләде хуҗабикә.

«Ир-атларыгыз булдыра алмый икән, үз кулыгызга алыгыз да рәхәтләндереп эшләгез»


Фәридә Яруллина фикеренчә, күп кешенең эшләү теләге зур, әмма курку баскан.

«Өйдә утырып торып, дөньяны алып барып булмый. Күктән бернәрсә дә төшми. Хәзерге заманда без, хатын-кызлар, ир-атлар белән иңне-иңгә куеп эшлибез. Ир-атларыгыз булдыра алмый икән, үз кулыгызга алыгыз да рәхәтләндереп эшләгез. Без, хатын-кызлар, барыбер көчле халык.

Район җитәкчелегендә яки министрлыкта булган җыелышларда: «Сорауларыгыз бармы?» — дип сорагач, беркем дә җавап бирми. Беркем берни дәшми, куркалар, ә сораулар күп. Мин сорарга курыкмыйм. Сорау биргән өчен бернәрсәне дә тартып алмыйлар бит.

Эш башлап җибәргәндә дә, хатын-кызлар җитәкчеләр янына: «Менә-ә, сыерлар тотасым килә, җир булмасмы икән?» — дип киләләр. Булмый, әлбәттә. «Мин сыерлар тотарга телим!» — дип үз позицияңне аңлат! Алар хуплаячак. Җитәкчеләргә дә кыю кешеләр кирәк.

Ничек кенә булмасын, тик бүген мин хөкүмәтне әрләмим. Миңа беркем дә эшләргә комачауламый, кая барсам да, ярдәм итәләр. Әйе, салымнар бар, сүз дә юк, тик баш эшли икән, эшләп була. Алма пеш, авызыма төш дип көтеп утырмаска гына кирәк.

Җәй көне атларны карарга кирәкми диярлек, шул вакытта мин ял итәргә дә барып кайтам. Мине, мәсәлән, Казан кызыктырмый. Анда тавыш, роботлар кебек кешеләр. Ә монда урман, җәй көне барысы да ямь-яшел, кошлар сайрый, айгыр көтүне ияртеп кайта, артларыннан тузан күтәрелә.

Кеше үз гомерендә шундый ноктага килеп җитә: матди байлык түгел, ә җан тынычлыгы кирәклеген аңлый. Атларымны 250 башка җиткерсәм, башка әйбер кирәкми», — ди Фәридә Яруллина.

Гөлүзә Ибраһимова

intertat.tatar

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here