Фәхретдин Канюкаев – сәламәтлек саклау отличныгы

0
72

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Бюросы әгъзасы, Самара өлкәсенең “Дуслык” татар иҗа­ди-иҗтимагый оешмасы җи­тәкчесе, “Алия” аптекалар чел­тәре хуҗасы, милләтпәрвәр Фәхретдин Бәдретдин улы Ка­нюкаев күпьеллык фидакарь хезмәте өчен Россия Феде­рациясе сәламәтлек саклау министрлыгының “Сәламәтлек сак­лау отличнигы” мактаулы күк­рәк билгесе белән бүләк­лән­де.
Без Фәхретдин Бәдретдин улын чын күңелдән котлыйбыз. Күпләр өчен Сез акыл, талант, мәрхәмәт, шәфкатьлелек өлгесе булып торасыз. Сәла­мәтлек, гаилә иминлеге, уңыш­лар юлдаш булсын.
Хөрмәт белән, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты.
* * *
Самара өлкәсе татарлары өчен күп яхшы гамәлләр башкаручы Фәхретдин Канюкаев “Бер­дәмлек” газетасына да даими рәвештә ярдәм күрсәтеп тора.
Безнең редакция коллективы Фәхретдин әфәнденең шушы шатлыгын уртаклашып, аңа укучыларыбыз һәм милләт­тәшләребезнең дә ихлас котлауларын җиткерә.

“Бердәмлек”

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here