Домой Жизнь татар Татары в России и в мире Әфганстанда беренче тапкыр әфган татарлары гаиләләрен исәпкә алу үткәреләчәк

Әфганстанда беренче тапкыр әфган татарлары гаиләләрен исәпкә алу үткәреләчәк

0
Әфганстанда беренче тапкыр әфган татарлары гаиләләрен исәпкә алу үткәреләчәк
"Татар-информ" архивы

Татар җәмгыятенә кергән һәр гаилә якынча җиде кешедән тора.

Россия мөселманнарының Татарстан Хәйрия патриотик фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин Татарстан гуманитар ярдәмен китереп җиткерү кысаларында Әфганстан татар җәмәгатьчелеге гаиләләре санын исәпкә алуны үткәрергә тәкъдим итте.

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Милләт җыены”ның пленар утырышында чыгыш ясаганда, республикадан читтә яшәүче татарлар белән, шул исәптән халык санын алу өлешендә дә эш алып бару бик мөһим, дип билгеләп үтте. Әфган татарлары җәмгыятенә гуманитар ярдәм китергән вакытта андагы гаиләләр санын да исәпкә алырга тәкъдим итәм», – диде Хәбибуллин.

Агентлык әңгәмәдәше әйтүенчә, хәзерге вакытта Әфганстанның 17 провинциясендә татар җәмгыятьләре саны турында якынча мәгълүматлар бар. Мәгълүматны әлеге провинция губернаторлары биргән.

Әфганстан барлыгы 34 провинциягә бүленгән. Татар җәмгыятенә кергән һәр гаилә якынча җиде кешедән тора.

Рөстәм Хәбибуллин Әфганстандагы татар гаиләләрен исәпкә алу тарихта беренче тапкыр үткәрелә, диде.