Домой Жизнь татар Физкультура укытучысы истәлегенә

Физкультура укытучысы истәлегенә

0
Физкультура укытучысы истәлегенә

Октябрь башында Камышлы районының Яңа Ярмәк авылында физкультура укытучысы булып эшләгән Ринат Минсәгыйть улы МӘРДАНОВ истәлегенә җиңел атлетика кроссы уздырылды. Чарада 1 – 3нче һәм 4 – 5нче сыйныф укучылары катнашты.

Стартка беренче булып кечкенәләр төркеме кызлары чыкты. Беренче булып килгән 3нче сыйныф укучысы Аврора Борзованың вакыты – 2 минут 17 секунд. Икенче урында – Илүзә Әхмәтова һәм өченче урында – Омина Жороева.

Малайлар арасында көрәш каты барды. Нәтиҗәдә, 1нче сыйныф укучысы Рахматулло Жороев 2 минут 20 секунд эчендә финишка килеп җитте һәм чемпион исеменә лаек булды. Икенче урында – Рәсим Хөсәенов, өченче урында – Саидабрур Азизов.

4 – 5нче сыйныф кызлары 500 метрга чаптылар. Бу турнирда 4нче сыйныф укучылары җиңеп чыкты: Алинә Шакирова – беренче, Осие Жороева – икенче, Алинә Фәрданова – өченче.

Малайлардан Иван Пауков, Степа Турдиев һәм Михаил Жилкин да яхшы нәтиҗә күрсәттеләр.

Кросс бик кызыклы узды, чөнки укучыларның барысы да бу ярышларда катнаштылар. Ахырда җиңүчеләр грамоталар һәм дипломнар белән бүләкләнделәр. Кроссның спонсоры – Эдуард Зәйдуллин. Аңа да, оештыручыларга да, бигрәк тә катнашучыларга рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Әсгать ГЫЙЛАҖЕВ.