Домой Жизнь татар Татары в регионе Гәүһәрия апаның ике бәйрәме

Гәүһәрия апаның ике бәйрәме

Гәүһәрия апаның ике бәйрәме

Башкортостанның Иске Кулатка районы Кирюшкино авылында (Киреавыл) туып-үскән Гәүһәрия Абдулла кызы Гафурова өчен дә 8 март икеләтә бәйрәм – Халыкара хатын-кыз­лар көне һәм туган көне. Быел ул 85 яшьлек юбилеен бәй­рәм итә. Сугыш чоры баласы буларак, тормышның ачысын күреп үскән Гәүһәрия апа ихтирамга лаек кешеләрнең берсе.

Иске Кулатка районының “Су­гыш чоры балалары” китабында Гәүһәрия Абдулла кызының да исеме бар.  Дәһшәтле сугыш елларында ул колхоз кырларында прицепчы, тракторчы булып эшләп, Бөек Җиңүне якынайтуга өлеш кертә. Тырыш кыз бала сугыштан соң колхозда сыер савучы булып эшләгәндә, авылдашы Яхъя Гафуров белән гаилә корып җибәрәләр, Самара өлкәсенең Шигоны районына барып урнашалар. Матур гына тормыш корып, өч улларын үстерә башлыйлар.

Гәүһәрия апа озак еллар  “Пионер” совхозында сыер савучы булып эшләгән, тырыш хезмәте һәм югары күр­сәткечләре өчен бихисап Мактау кәгазьләренә һәм бү­ләкләргә лаек булган.

Кызганычка, Гәүһәрия өле­шенә кайгы да күп төшә. Тормыш иптәше Яхъя, уллары Ринат белән Марат вакытсыз бакыйлыкка күчәләр. Аңа төпчек улы Абделхак һәм килене бу авыр югалтуны кичерергә ярдәм итәләр, әниләренә кадер-хөрмәт күрсәтеп, кадерләп карыйлар.

Бүген Гәүһәрия апаның 4 оныгы бар инде, оныкчыклары да үсеп киләләр.

– Алар минем шатлыгым, тая­нычым, яшәү өметем, – дип сөенеп туя алмый Гәүһәрия апа.

8 мартта, икеләтә бәйрәм көнендә, юбиляр әнә шул бала­ларның, туганнарының игътибар үзәгендә булыр да инде.

Әминә Шиһапова.

“Бердәмлек”