Домой Жизнь татар Гөлнара Зиннәтуллина: «Өметләрен өзмик без аларның»

Гөлнара Зиннәтуллина: «Өметләрен өзмик без аларның»

0
Гөлнара Зиннәтуллина: «Өметләрен өзмик без аларның»

Танылган журналист Гөлнара Зиннәтуллинаның безнең арадан китеп баруына һаман да күңел ышанмый. Тиз генә ышанмас та әле ул. Казандагы фатирына баргач, бүлмәдән килеп чыгар да, гадәттәгечә, кухнясына дәшәр кебек. Соңгы баруда кабартмалар белән сыйлап җибәрде. Үзе сыйлый, үзе сөйли, тик утыруны белми, теле телгә йокмый. Койган да куйган журналист та, артист та иде ул. Аның киенү рәвешендә – Сара Садыйкова, елмаюлы карашында – Вера Минкина, җил-җил атлап йөрешендә Рауза Хәйретдинова чалымнары сизелә иде. Хәзер инде сагынып кына искә аласы. Бу атнада аны соңгы юлга озаттык.  

Авыр чакта да елмая белде  

Авылдашым Гөлнара апа турында җылы хатирәләр мәктәп елларыннан башлана. Ул беркайчан да авыл белән элемтәсен өзмәде. Телевидениедә эшләгәндә, Хәербигә дистәләрчә кешедән торган бригада белән еш кайтып төшә иде. «Карга боткасы», «Каз өмәсе» һәм башка тапшыруларны безнең авылда әзерләделәр. Аларны көннәр буе кат-кат төшерәләр иде. Ару-талуны белмәс Гөлнара апабыз ул минутларда бик шат, бәхетле иде. Хәер, аның йөзеннән беркайчан да елмаю чаткысы китмәде. Хәтта яман чир белән көрәшкәндә дә.  

Гөлнара апа 5 сыйныфка кадәр авыл мәктәбендә белем алган, аннары Казандагы 10 нчы физика-математика интернат-мәктәбендә укыган. 12 яшендә күрше йортта урнашкан Казан телестудиясенә шигырь сөйләргә генә дип кергән кыз шунда эшкә кала һәм 47 ел гомере бер эздән дәвам итә. Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Татарстан телевидениесендә дистәләгән тапшырулар, авторлык программалары эшли, турыдан-туры эфирда тапшырулар алып бара ул. Аның программалары тәэсирендә меңәрләгән бала тәрбияләнә. Муса Маликов, Чулпан Әхмәтҗанова, Венера Шәмиева исемле йолдызчыклар үсеп, сәнгать өлкәсенә эшкә китә.  

– Гөлнараның үзенчәлекле ягы шул: ул үзе укыган мәктәбен бик хөрмәт итә иде. Нинди генә сорау белән шалтыратсаң да, тиз арада булышу җаен карады. Ул – ярдәмчел, җиңел сөякле, очып кына йөри иде. Иң горурлана торган укучыларыбызның берсе. Авырган чакта да үзен батырларча тотты, башкаларга үрнәк булды, – ди Казандагы 2 нче гимназиягә озак еллар җитәкчелек иткән Камәрия Хәмидуллина.

«Күңелнең бер кылы өзелде»  

Гөлнара апаны соңгы юлга озатучылар арасында интернат мәктәптәге сыйныфташлары да бар иде. Алар да аның иртә китүен авыр кичерә. «Аны 6 нчы сыйныфтан беләм, ире Ренат белән дә бергә укыдык, – ди Лаеш районының Олы Кабан авылында яшәүче Хәмит Хәлиуллин. – Аларның мәктәп елларындагы дуслыгы тора-бара мәхәббәттә әверелде һәм өйләнешеп тә куйдылар. Гөлнара безне берләштереп, оештырып торучы олы йөрәкле кеше иде. Кыен чакта да беркайчан сер бирмәде. Соңгы көнгә кадәр аралашып, бер-беребезгә булышып яшәдек. Ул китеп баргач, күңелнең бер кылы өзелеп төшкәндәй булды».  

Хәербидәге сыйныфташы Габделәхәт Абдуллин да аны яратып, зур хөрмәт белән искә алды.  

– Бергә мәктәптә укыдык, дуслар идек, күңелле иде Гөлнара белән, – ди Габделәхәт абый. – Ул авылдан киткәч, интернатта укыганда да, телестудиядә эшләгәндә дә очрашкаладык. Аннары гаиләләр белән йөрештек. Соңгы арада эш сәфәренә чыгып кителде, күрешеп булмады, шуңа күңелдә аз гына үкенеч калды. Бүген менә җирләп кайттык. Ул ярата торган розалар алып бардым. Каберенә бик күп чәчәк салдылар. Гөлнараның кабере – авылдагы яңа зиратта, юл өстендә генә, әллә каян күренеп тора. Мәктәптә укыганда Гөлнараны яратып йөрдем. Күңелдә балаларча саф тойгылар иде. Аңа хисләремне белгертергә өлгермәдем, Ренатка кияүгә чыкты. Үлү хәбәрен ишеткәч, оекчан чыгып йөгерердәй булдым…

«Елап торма әле, хәзер үзем өйрәтәм»  

Гөлнара апалар гаиләдә алты бала үсте, Ринат абый белән Булат абый да иртә китеп барды.  

– Бакчаларыбыз янәшәдә генә. Ял көнне янына кереп чыккан идем, – ди сеңлесе Гөлшат апа. – Тозлаган кыяр банкалары тезелеп тора. «Кем тозлады боларны?» – дигәч: «Үзем инде, сезгә дип тә тозладым. Ятып торгач, хәл керде», – дип җавап бирде. Бер дә китеп барыр кебек түгел иде.  

Туганнан-туган сеңлесе Алсу Насыйбуллина да: «Уйламаганда, көтмәгәндә, йөреп торган җирдән өзелде», – ди. Гөлнара апа ире Ренат абыйны берничә көн элек кенә санаторийга озаткан, үзе Лаеш районы, Травкино авылындагы бакча йортыннан Казандагы фатирына кайтып киткән.  

– 29 нчы августта Гөлшат апалар белән машинада авылга кайтканда, безгә дә кереп чыкты, – ди Алсу. – Бакчаны карады, алмагач төбеннән ике алма алып юды. «Ник коелганны ашыйсың, агач тулы алма ич», – дигәч: «Шунысы тәмле дә инде, күзем шуңа төште, – ди. – Бакчагызда тәртип икән», – дип китте. Безнең бакча аныкы кебек идеаль түгел икәнне белсәк тә, каршы сүз әйтмәдек. Соңгы күрешүебез булган. Ул китеп баргач, фатирындагы сәгатьләр дә туктап калган. Йоклаган җирдән киткән ул. Казанга килгәч, институтта укыганда, ике ел аларда тордым. Беренче курста КПСС тарихы, политология фәннәре бик авыр бирелде, имтиханда начар билге алырмын дип борчылдым. Гөлнара апа «больничный»да иде. «Елап торма әле, хәзер үзем өйрәтәм», – дип, мине имтиханга әзерли башлады. Сорауларны укый да, җавабын аңлата. Бик катлаулы тоелган терминнар турында да җиңел итеп сөйли иде. Ике имтиханны да, аның сөйләве буенча тапшырып, «бишле» алдым. Гөлнара апаның елаганын беркайчан күрмәдем. Үзенә бер төрле кеше иде. Аны юатасы урынга, ул безне юатты. Авырлыкларны кырыйга селтәп аткандай тоелды. Яшьрәк чакта эш дип яшәде, иртүк китте, кич кенә кайтып керде. Олыгайгач, бакча мәшәкатенә күмелде. Җанын-тәнен биреп эшләгәнгә бөтен нәрсәсе уңды. Быел иркенләп җыя гына алмады… Бер туганы Роза апа әйтүенчә, Гөлнара апа соңгы елларда көчле авырудан, химия дәвасыннан, дарулар эчүдән нык алҗыган. Тиздән күзенә операция ясатырга сөйләшкән, ә үзе: «Кирәкме икән соң инде аны ясату?» – дигән. Күңеле нидер сизенгәндер, күрәсең…  

Яшәү – үзе ямь икән  

Хәер, ул – якыннары белән әллә ничә бәхилләшергә өлгергән һәм яңадан торып баскан кеше. «Тәртип» радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева белән дә бер генә хушлашмаган. «Мин үлсәм, ул хакта беркая да язма, – дигән аңа. – Минеке шикелле диагнозлы кешеләр бик күп, социаль челтәрләрдә аралашып торабыз. Кара әле, бу һаман яши, бирешми, дип уйласыннар. Өметләрен өзмик без аларның», – дигән. Ул соңгы көнгә кадәр башкаларны кайгыртып яшәде. Радиодан тамашачылар өчен «Яшәү яме» тапшырулары әзерләмәкче булган. Берчакны драматург Туфан ага Миңнуллин аннан: «Гөлнара, әйт әле, яшәү яме нәрсәдә?» – дип сорап куйган. «Авырып киткәч, әлеге сорауга бик тиз җавап табылды. Яшәү – үзе ямь икән ич», – дигән иде Гөлнара апа. Ул хәтта кишер үстерүдән дә ямь, тәм таба белә иде.  

– Аның белән бер чор китеп барган кебек. Журналистикада ничә буынны тәрбияләгән Гөлнара Зиннәтуллинаның исеме онытылмасын иде, – ди «Татарстан – Яңа Гасыр» телекомпаниясенең әдәби-музыкаль тапшырулар редакциясе баш мөхәррире Фәридә Төхфәтуллина-Вәлиәхмәтова. – Бик кешелекле иде. Кечкенә генә яхшылык эшләсәң дә, рәхмәтле булды. Аның уңай энергетикасы экран аша тамашачыга күчте. Тапшыру вакытында янындагы геройны ача белүе, әңгәмә коруы сокландырды. Татар җанлы, гыйлемле иде, милли тапшырулар өчен җан атты. Әдәбиятны, сәнгатьне тирәнтен белмәгән кеше «Яшәсен театр!» тапшыруы циклын ничә еллар дәвамында шул дәрәҗәдә алып бара алмас иде. Аны аяклы энциклопедия дисәң дә була. Нинди генә шәхес булса да, адәм баласы бүген бар, иртәгә – юк. Исемен мәңгеләштерү өчен телевидение журналистлары арасында премия булдырылса, журналист Гөлнара Зиннәтуллина укулары оештырылса, бик сөенер идек. Ә бүген менә көн үзгәреп китте. Гөлнара апаны озатканда, табигать тә елый сыман…  

Фәния АРСЛАНОВА

Ватаным Татарстан

matbugat