![Гөлназ Асаева бәби көтәме? Гөлназ Асаева бәби көтәме?](https://i0.wp.com/tatar-duslyk.ru/wp-content/uploads/2020/11/c7974f79d8e728ba910f74970cb88f92.jpg?fit=720%2C406&ssl=1)
Җырчы бу мәсьәләгә үзе ачыклык кертте.
Яшь һәм талантлы җырчы Гөлназ Асаева бәби көтә дип уйлаучылар бар икән. “Сторисларны аз төшерә башладың. Йөзең дә нык үзгәрде, йөклегә охшагансың”, – дип язган аңа социаль челтәрдә язылучылары.
“Виль йортны төзеп бетерүгә, бәби алып кайтабыз. Әлегә юк. Мин әле әни булырга әзер түгел”, – дип җавап биргән Гөлназ.
shahrikazan