Гөлназ Асаева: «Татар-башкорт халкына сәхнәдә тыйнаклык җитми»

0
77
"Татар-информ" архивыннан

«Татарстан-24» телеканалында татар һәм башкорт эстрадасы җырчысы Гөлназ Асаева белән алып баручы Гөлүсә Сөнгатуллина «моң» төшенчәсе, иҗат һәм тел турында сөйләште.

«Кешене берничек тә моңга өйрәтеп булмый»

– Әти дә, әни дә җыр өлкәсендә эшлиләр. Шулай булгач, мин үз юлымны җырдан башка күз алдына китерә алмадым. Ул – минем булмышым, ул минем каныма сеңгән.

 Гөлназ, тавышыгыз табигатьтән моңлы. Укытучылар, кешене җырларга өйрәтеп була, дип әйтә. Укытып булса да, кешенең тавышына моң өстәп була микән?

– Вокалистлар арасында укыган, кызыл дипломга тәмамлаган кешеләр күп. Әмма моңга килгәндә, кешене моңга берничек тә өйрәтеп булмый. Моң йә бар, йә юк. Моң төрлечә була. Мәсәлән, татар-башкорт моңы үзенчә аерылып тора. Татар җырларында бер төрлерәк мелизмнар куллансак, башкорт халык җырларында ул мелизмнар аерылып тора. Татар һәм башкорт халкының мелизмнары төрле.

 Халык бүгенге көндә моңлы җырларга тартыламы?

– Төрле буын бар. Апалар-абыйлар моңлы җырлар тыңларга тели. Әмма бөтенесе хәзер Көнчыгыш стиленә охшарга тырыша. Минемчә, без татар-башкорт моңын югалтырга тиеш түгел, бу юнәлештә эшләргә тиеш. Без, җырчылар, халыкны тәрбияләргә тиеш.

 Үзенчәлегебез моңда, дидек. Шул моңны дөнья күләмендә популяр итеп булыр микән?

– Янәшәңдә дөрес юл күрсәтүче булса, булыр.

 Халыкны ничек итеп үзебезнең җырларны тыңларга өйрәтергә икән?

– Халык бөтенләй тыңламый дип әйтә алмыйм, ул әле моңны тыңларга киләчәк. Җан тартмаса да, кан тарта, диләр. Яшьләр җиңел музыка тыңласа да, үскәч, үзебезнең моңга тартылыр, дип уйлыйм. Вакыт кына кирәк.

 Татар эстрадасында сай фикерле, җиңел җырлар да ишетергә туры килә. Андый җырлар булырга тиешме? Бу – безнең сәнгать байлыгыбызны түбәнгә тартмый микән?

– Җиңел җырлар да кирәк. Аларның темасы яхшы бусын. Килделе-киттеле сүзләр белән, бернәрсәгә өйрәтми торган җыр булса, түбәнгә төшерә. Радиода да, телевидениедә дә худсовет булырга тиеш, дип уйлыйм. Мотлак рәвештә алар һәр җырның темасын, җырчының башкаруын тикшереп кертсәләр, бик яхшы булыр иде. Әмма андый әйбер булмас инде ул. Сайлап алу булырга тиеш.

 Соңгы вакытта «моң» сүзе белән бәйле фестивальләр, бәйгеләр барлыкка килә. Алар моңлы җырчыларыбызны халыкка танытамы?

– Монда иллегә – илле. Халык алдында танылу алу өчен финанс булырга тиеш. Конкурсларда гына җырлап йөреп халыкка танылып булмый. Телевидение, радиога берсе дә болай гына кертми.

«Һәр җырчының үз җыры булсын»

 Эстрадабызга тагын бер яңалык керде: элекке җырларны заманчалаштыру. Моңа да карашыгызны белеп үтәсе килә.

– Җырны бозмасалар – урынлы. Әмма, халык җырларын җырлап, алга китеп булмас, дип уйлыйм. Ретро-җырларны җырларга тиешбез, әмма аны репертуарда күп итеп тупларга ярамый. Бер-ике ретро җыр булырга мөмкин, болай һәр җырчының үз җыры булырга тиеш, дип саныйм.

«Татар-башкорт халкына сәхнәдә тыйнаклык җитми»

 Татар җырчысы нинди булырга тиеш? Кемнәрне үрнәк итеп китерә аласыз?

– Исем китеп Зәйнәп апа Фәрхетдинованы тыңлыйм. Ул бөтен тәне, җаны, булмышы белән башкара, чын халык җырчысы. Чын татар җырчысы Әлфия апа, Хәмдүнә апабыз кебек булырга тиеш, дип уйлыйм.

Гомумән, ничек тиеш булганын хәзер әйтеп тә булмый. Татар-башкорт халкына сәхнәдә тыйнаклык җитми. Сәхнәгә теләсә нинди киемнәр киеп чыгалар, теләсә нинди сүзләр сөйлиләр. Ул бер дә дөрес түгел. Безнең халыкка хас әйбер түгел ул.

 Бүгенге көндә композиторлардан канәгатьме Сез? Лаеклылары бармы?

– Бар. Фирзәр Мортазин, Альфред Якшимбетов, Наил Шәймарданов, Урал Рәшитовлар бар. Яңа буынга килгәндә, хәзер «штамп»лау модага керде. Ул артистлар арасында да бар. Син минем кебек җыр яздыргансың икән, диләр. Хәзерге композиторлар арасыннан, менә шул яхшы җырлар яза, дип аерып әйтә алмыйм.

 «Сары матбугат»ка карашыгыз нинди?

– Нормаль. Һәрберсен игътибарга ала башласаң, яшәве дә кыенрак булыр иде. Ул барыбер булырга тиеш. Җырчы кеше аңа әзер булырга тиеш. Җырчы буласың икән, андый әйберләргә җиңел карарга кирәк.

«Әни белән җырлавы күңелгә нурлы хисләр өсти»

 Әниегез Лилия Биктимерова белән җырлау дулкынландырамы яисә тынычлык бирәме?

– Әлбәттә, тынычлык бирә. Мин кечкенәдән үк әни белән җырлап сәхнәгә чыктым. Шунлыктан әни белән җырлавы күпкә җиңелрәк һәм рәхәтрәк. Без аның белән сулышыбызны да сизәбез, күз карашыбыздан да бөтен әйберне аңлыйбыз. Соңгы арада әни белән җырлаган юк, чөнки үстем, гомер буе аның белән җырлап йөреп булмас. Әни белән җырлавы күңелгә нурлы хисләр өсти.

 Шул ук вакытта әтиегез белән дә җырлыйсыз. Күңелегез тулмыймы?

– Күңел тула, әмма сәхнәдә елап басып торып булмый. Күңел тулганны җыр аша халыкка җиткерергә тырышам.

«Моңыбыз аша телебезне җиткерә белә торган җырчылар булса, телебез дә яшәячәк»

 Татар халкының рус телендә сөйләшүе борчыймы?

– Өендә, балалары белән сөйләшсә – дөрес түгел, дип уйлыйм. Баламның да татар, башкорт телләрен үзләштерүен теләр идем. Рус теленә ул болай да өйрәнәчәк.

 Телебез яшәрме?

– Телне яшәтә торган кешеләр булса, телне онытмасалар, җырларыбыз, моңыбыз аша телебезне җиткерә белә торган җырчылар булса, телебез дә яшәячәк. Бөтен әйбер үзебездән тора.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here