Домой Жизнь татар Известные, выдающиеся татары Гөлназ Сәфәрова: «Артистлар – дусларым-хезмәттәшләрем, ләкин җан дусларым түгел»

Гөлназ Сәфәрова: «Артистлар – дусларым-хезмәттәшләрем, ләкин җан дусларым түгел»

0
Гөлназ Сәфәрова: «Артистлар – дусларым-хезмәттәшләрем, ләкин җан дусларым түгел»

Интервью мәшһүр кешеләргә булган карашларымны үзгәртте. 2 атна элек планлаштырылган әңгәмә 1 сәгатьтән утыз минутка калды. Интервью алдан килештерелсә дә, Гөлназның ихтирамсызлыгына гаҗәпләндем. Җитди кешенең әңгәмә барышында үзен шулай тотканын күргән юк иде: иреннәрен дә буйый, телефоннан «голосовойлар» җибәрә.

«Күлмәкләрне дәрәҗәне саклап калу өчен алыштырам» 

– Гөлназ, бүген күпләр сине көчле шәхес итеп таный. Моның белән килешәсеңме?

Мин үземә бәя бирмим. Бәяне кеше бирә. Син алай уйлыйсың икән — рәхмәт. Үземнең көчле якларымны, дәрәҗәмне беләм, ләкин бу масаю түгел. Беләм һәм эшләвемне дәвам итәм.

Иҗат юлыңны үзең теләп сайладыңмы?

– Әйе, иҗат юлымны үзем теләп сайладым. Хәтта бу үзеннән-үзе килеп чыккан нәрсә. Барысы да табигый рәвештә үсеп китте: радиога эләгү, телевидениедә эшләү, шоу-бизнес һәм журналистика өлкәсенә кереп китү. Бер урында тукталып калган очраклар булмады.

Эшеңнән туймадыңмы соң әле?

– Юк, туймадым.

Инстаграм битеңдә 160 меңнән артык укучың бар. Мондый популярлыкка ирешү өчен нәрсә эшләргә кирәк?

– Бернәрсә дә эшләргә кирәкми. Моның өчен ихлас булу һәм чын тормышыңны күрсәтү җиткән. Мине кайберәүләр блогер дип тә йөртә. Ләкин үземне блогер дип санамыйм. Инстаграм битемдә бары тик нәрсә эшләгәнемне һәм ничек яшәгәнемне күрсәтәм, хис-кичерешләрем белән бүлешәм.

Күптән түгел син туган көнеңә багышланган концертны үз иҗатыңның бер баскычы дип әйттең. Киләчәктә нишләргә җыенасың?

– Белмим, бу — иң авыр сорауларның берсе. Дәрәҗәне саклар өчен һәрвакыт үсештә булырга, нәрсәдер эшләргә кирәк. Менә мин концерт куйдым да шуның белән бетте түгел, башкалардан аерылып торыр өчен һәрвакыт алга барырга кирәк. Үземә планка куелган инде, әлегә бүлешәсем генә килми.

Концерттан канәгать калдыңмы?

– Әлбәттә, әмма җитешсезлекләр дә булды һәм мин аларны беләм. Кайбер чакларда: «Ни өчен шулай?!» — дип, тавыш та куптарганым булды, чөнки миңа барысы да йөз процент булырга тиеш. Ләкин булган җитешсезлекләрне мин һәм минем төркемем генә күрде, башкалар ул турыда белмәде дә. Иң мөһиме – тамашачылар фикере. Алар «әйбәт булды» дип әйтәләр икән, димәк, мин дә канәгать калдым дип әйтә алам.

Тагын шундый масштаблы вакыйгалар көтеләме?

– Иң масштаблы чаралардан «Татар җыры» фестивале көтелә. Ләкин беләсеңме, без бит хәзер бик авыр һәм куркыныч заманда яшибез. Кызганыч, бернәрсәне дә планлаштырып булмый. Әйе, бүген QR-код белән кертәләр, концерт заллары да ачык, әмма ул да үзгәрергә мөмкин. Иртәгә нәрсә булачагын бер кеше дә белми.

Үзең кемнең концертларына ешрак йөрисең? Кыен чакларда кем белән күбрәк аралашасың?

– Кыен чакларда мин артистлар белән аралашмыйм. Алар минем дусларым һәм хезмәттәшләрем, ләкин җан дусларым түгел. Әгәр дә ниндидер проблемалар килеп чыга икән, мин, әлбәттә, гаиләм белән бүлешәм.

Концертларга сирәк йөрим, ләкин шулай да карарга яратам. Энергетикасы, көче, ир-ат эгосы буенча Фирдүс Тямаев концертлары ошый. Филүс Каһировның тавышы искиткеч. Раяз Фасиховның концертлары мәгънәле. Салават Зәкиевичка бармыйча булмый, гаилә белән ел да барып карыйбыз. Шулай ук Айдар Галимов: «Гөлназ, мин февральдә концертлар белән киләм», − дип һәрчак чакыра. Гүзәл Уразова белән дә соңгы берничә елда тыгыз элемтәдә торабыз, эшлибез. Һәрберсе белән дуслык еллар дәвамына сузылган, аларга бармыйча мөмкин түгел.

Инстаграм битеңдә син узган концерт турында шактый күп сөйләдең. Ул көнне ничә күлмәктә чыгыш ясадың?

Хәзер, дөресен әйткәндә, үзем дә белмим. Хәтерем ялгышмаса, алты булды. Беләсеңме, ул теләсә ничек кенә киеп чыгу түгел. Алар барысы да образга, сөйләмгә һәм тематикага туры килергә тиеш иде. Мин бик озак уйландым. Әле бер күлмәк тегелеп бетмәс дип курыккан идем. Тегүче: «Мин өлгерергә тырышам», − дип әйтте, әмма тырышу — ул өлгерү дигән сүз түгел бит әле. Бу уңайдан тагын берне сатып алдым. Әмма тегесе дә өлгерде, монысы да матур булып чыкты. Шуңа күрә минем образларым концертта бераз күбрәк тә булды.

Күлмәкләрнең иң кыйммәтлесе ничә сумга төште?

– «Күлмәкләрнең кайсы кыйммәтрәк?» – дигән сораштыру уздырсак, беркем дә дөрес җавап бирмәячәк, чөнки иң гади тоелганы кыйбатлы булып чыкты.

– Күпме торды соң?

– Әйтәсем килми.

«Сәхнә кешесе үзен нык карарга тиеш», — дип әйткәнең бар. Үзеңне карау өчен күпме акча һәм вакыт сарыф итәсең?

Тышкы кыяфәтемә һәм киемнәремә бик күп акча тотам. Бу — минем үз-үземә акча кертү. Миңа кайберәүләр: «Гөлназ болай, тегеләй киенә», — дип әйтәләр. Ә ни өчен киенмәскә? Мин һәрвакыт яңача бизәнәм, чәч ясатам, күлмәкләрне алмаштырып торам. Ул бит рәхәттән һәм акчаның күп булуыннан түгел, ә үзеңнең дәрәҗәңне саклап калу максатыннан эшләнә.

«Барысын да төптән уйлаган кеше күп бала таба алмыйдыр»

Бүген кайбер хатын-кызлар иреннәрен дә ясаталар…

– Менә мин кайбер артистларны аңламыйм. Алар «абау, ямьсез» дип әйтәләр. Әгәр дә хатын-кызның үзенә ошый икән, нигә аны гаепләргә? Мин беркемне дә кимсетү ягында түгел. Үзем ясатмасам да, моны гадәти күренеш дип саныйм. Мәсәлән, син иреннәреңне кабарткан булсаң, мин «окей» гына дип кабул итәр идем. Үземнең чәчләремне, керфекләремне үстерткәнем бар.

Гөлназ, бервакыт син «бер генә бала алып кайтам», дип әйткән идең. Ни өчен бер генә, ичмасам икәү түгел?

– Барысын да төптән уйлаган кеше күп бала таба алмыйдыр. Гадәттә, андый хатын-кызлар барысын да кайгырталар, чөнки бала табып кына аларның эше бетми: аңа әле тәрбия бирергә, үстерергә кирәк. Бала — ул банк. Яхшы нәтиҗә алыр өчен аңа белемне дә, зәвыкны да, акчаны да “тыгарга” кирәк.

Бүген гади кеше пиар өчен акча түләмичә һәм ниндидер элемтәләр кулланмыйча гына популярлыкка ирешә аламы?

– Чып-чын талант булса, башкалардан аерылып торса, ирешә ала. Элвин Грей – моның ачык мисалы.

Сине дә әтиең ярдәме белән генә уңышка ирешкән дип әйтәләр… Бу турыда нәрсә уйлыйсың?

– Мин бернәрсә дә уйламыйм. Барысын да үзем булдыра алганымны эшем белән исбатладым дип саныйм.

Бер интервьюда син: «Әти миңа ярдәм итмәде», — дип әйткән идең. Бу сүзләргә укучыларның берсе сиңа җавап язды: «Әтиеңнең булуы — үзе ярдәм». Синең өчен әтиеңнең булуы ярдәм түгелме?

– Дөрес, ярдәм. Миннән һәрвакыт: «Әтиең булыштымы?» — дип сорыйлар иде, ә мин: «Юк, үзем тырыштым һәм эшләдем», — дип елый-елый җавап бирә идем. Соңыннан гына үземнең талантым турында уйлана башладым.

Миңа бер бик акыллы кеше мондый сүзләр әйтте: «Гөлназ, син еламаска, ә шатланырга тиеш. Синең талантың һәм шундый әти-әниең бар». Һәм ул чыннан да, Аллага шөкер, шулай. Бу ике фактор да минем бүгенге формалашуыма йогынты ясады.

«Кешеләрнең илле проценты беренче мәхәббәтен сагына икән»

Ә тәнкыйтькә ничек карыйсың?

– Элек, әлбәттә, икенче төрле карашта идем, ә хәзер тыныч кабул итәм. Әйткәнемчә, бүген үземнең кем икәнемне беләм һәм кешеләр дә моны белә. Тәнкыйтьне чын профессионаллардан һәм нәрсәгә дә булса ирешкән кешеләрдән генә кабул итәм, ә калганнардан… Гафу итегез!

Әтиләр көнен кабул итүгә ничек карыйсың? Үзеңнең Инстаграм битендә әтиең белән бергә төшкән матур фотосурәтне куйгансың. Бу көнне әтиең белән уздырдыңмы?

– Бездә ниндидер бәйрәм уздыру гадәте юк. Әйе, мин һәрвакыт әти-әни янына барам һәм без, гомумән, гаилә җанлы кешеләр. Ләкин бәйрәмнәр мәсьәләсенә килгәндә, бәйрәм көннәрендә генә котлашу-очрашу дигән нәрсә юк. Без болай да гел бергә җыелышабыз.

Яхшы, синең ТикТогың бармы?

– ТикТогым юк, әмма Айдан анда нәрсәдер маташкан булды. Әлегә минем аның белән шөгыльләнәсем килми, ләкин киләчәктә кирәк булыр дип уйлыйм. ТикТок — ул заман таләбе.

Журналист булу авырмы?

– Журналист эше җаваплылык таләп итә. Тормышыбыз буталчык булганга күрә, журналистлар һәрвакыт ачыклык кертергә һәм халыкны дөрес юлга бастырырга тиеш. Бигрәк тә хәзерге заманда, кешеләрнең нәрсә эшләргә һәм кая барырга белмәгән чакларында дөреслекне язу һәм сөйләү бик мөһим. Ул — журналистларның төп эше.

Көннең егерме дүрт сәгатен эштә үткәрү гаилә эчендә кыенлыклар тудырмыймы?

– Мин эштә егерме дүрт сәгать үткәрмим, вакытымны дөрес бүләм һәм гаиләгә дә калдырам. Бернинди өлкәгә дә зыян китермим.

Бер дә ирең белән бергә төшкән фотосурәтләрне Инстаграм битеңдә куйганың юк. Ул һәрчак күләгәдә кала.

– Минем ирем каршы. Ул — бик җитди кеше. Инстаграмны яратмый.

Ленар сине кайсы ягы белән җәлеп итте соң?

– Ул — тыныч һәм бик гаилә җанлы. Ленар булганда, мин үземне чын дивар артында сыман тоям.

Күптән түгел Инстаграм битеңдә беренче мәхәббәт турында сораштыру үткәрдең. Ни өчен бу теманы күтәрергә булдың?

– Машинада, бер җыр тыңлап кайтканда уйланып куйдым: татар эстрадасында җырларның кырык проценты сагыну, аерылышу, беренче мәхәббәтне искә төшерү турында. Әгәр дә болай җырлыйлар икән, димәк, кеше чыннан да сагына дигән сүз бит. Сораштыруны уздыргач, мин шаккаттым. Кешеләрнең илле проценты беренче мәхәббәте турында уйлый икән.

Артистларның күбесе социаль челтәрләрдә төрле товарларга реклама бирә һәм аларның сыйфатлы булуына кешеләрне ышандыра. Синең дә Инстаграм битеңдә реклама еш очрый. Күрсәтелгән товарларның барысы да сыйфатлымы? Реклама өчен акча аласыңмы?

– Әлбәттә, акча алам. Бүген беркем дә бушка эшләми. Ләкин шунысы бар: барысына да реклама ясамыйм. Менә кайбер хезмәттәшләремә бик аптырыйм инде. Алар әллә нинди тылсымлы даруларга яисә бик сыйфатсыз күлмәкләргә реклама ясыйлар. Минемчә, артист кеше алай эшләргә тиеш түгел, чөнки аңа ышана торган кешеләр, аудитория бар. Мәсәлән, мин бары тик үзем йөз процент кулланып караган һәм миңа ошаган әйберләрне генә кешеләргә тәкъдим итәм. Шулай да ант итә алам, мин күп нәрсәгә акча да алмыйм. Әгәр дә миннән нинди витамин эчүемне сорыйлар икән, мин аны чын күңелемнән алам да күрсәтәм.

Гөлназ, сөйләмеңә һаман бәйләнәләрме?

– Хәзер бәйләнмиләр, ул күптән булган хәл бит инде.Эштән тыш сине дөнья проблемалары борчыймы? Әйтик, бүген кешеләрне кырып бара торган куркыныч авырулар?

– Борчый гынамы соң инде… Планнар төзеп булмый. Кайвакыт төшенкелеккә дә биреләсең. Әти-әни, туганнар өчен бик борчылам.

Хәзер нинди китап укыйсың?

– Дэниелның Киз «Цветы для Элджернона» китабын. Аны миңа Инстаграмдагы укучыларым тәкъдим итте.

Автор: Рената Садыйкова